Якты юл
  • Рус Тат
  • Алма желесы

    Алма желесы

    Ваклап туралган 2 килограмм алмага 1 килограмм шикәр комы, 1 стакан су өстәп, берәр сәгатьләп кайнатабыз. Аннан соң, дуршлагка салып, согын агызабыз. Алманы изәргә ярамый. Әлеге сокка тагын бер килограмм шикәр комы өстәп, яхшылап болгатабыз. Үтә күренмәле, бик матур желе килеп чыга.

    Ландыш Файзелхакова, 
    Сосновый Бор поселогы, хуҗабикә

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: