Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Алма тутырылган үрдәк (Рецепт)

Тиздән - православие динен тотучыларның Раштуа бәйрәме. Игътибарыгызга бәйрәм табынына тутырылган үрдәк рецептын тәкъдим итәбез. Кирәкле продуктлар: Үрдәк, 500 г алма, 50 г (3 аш кашыгы) мүк җиләге, 10 яфрак бөтнек, 3 аш кашыгы бал, тоз, борыч. Бөтнек яфракларын вак итеп турарга. Алманың үзәген алырга, шакмаклап турарга. Алма янына мүк...

Тиздән - православие динен тотучыларның Раштуа бәйрәме. Игътибарыгызга бәйрәм табынына тутырылган үрдәк рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле продуктлар:

Үрдәк, 500 г алма, 50 г (3 аш кашыгы) мүк җиләге, 10 яфрак бөтнек, 3 аш кашыгы бал, тоз, борыч.

Бөтнек яфракларын вак итеп турарга. Алманың үзәген алырга, шакмаклап турарга. Алма янына мүк җиләге, бөтнекне кушарга. Болгатырга. Үрдәкне юарга. Эчен һәм тышын тоз, борыч белән ышкырга. Эченә алма белән мүк җиләге тутырырга, коелмасын өчен тегеп куярга. Үрдәкне бал белән ышкырга һәм махсус пешерү пакетына тыгып, табага салырга.

180 градус температурада 2-2.5 сәгатҗ пешерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев