Алма повидлосы
Алма повидлосы
1кг алманы юып чистартырга, ваклап турарга һәм 400 грамм шикәр комы салып болгатырга. Алманың суты (согы) чыгачак. Болгаткалап торырга. Шикәр комы тәмам эреп беткәч изелә башлаганчы пешерергә. Шунда ук блендер белән измә ясарга. Алма измәсендә бик күп булып куыкчыклар барлыкка килә. Ул «ата» башлый. Болгаткалап, повидло хәленә килгәнче кайнатырга. Кайнар килеш стериль банкаларга тутырырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев