Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Алма белән кыздырылган куян ите

1 куян ите, 2 суган, 4 алма, 400 мл алма сидры, 2 аш кашыгы үсемлек мае, он, тоз, борыч. Куян итен юып, артык зур булмаган кисәкләргә бүлгәләгез, һәр кисәкне онда әвәләгез, ә артык онны селеккәләп төшерегез. Куян итен алтынсу төскә кергәнче, һәрьяклап 5әр минут майлы табада кыздырыгыз. Аннары микродулкынлы мичтә...

1 куян ите, 2 суган, 4 алма, 400 мл алма сидры, 2 аш кашыгы үсемлек мае, он, тоз, борыч.

Куян итен юып, артык зур булмаган кисәкләргә бүлгәләгез, һәр кисәкне онда әвәләгез, ә артык онны селеккәләп төшерегез. Куян итен алтынсу төскә кергәнче, һәрьяклап 5әр минут майлы табада кыздырыгыз. Аннары микродулкынлы мичтә пешерү өчен чыгарылган махсус савытка бушатыгыз.

Алмаларның кабыгын әрчеп, артык зур итмичә телемләп турагыз, үзәкләрен алыгыз. Суганны чистартып ваклагыз.

Аннары куян итен кыздырылган табага салып, 6 минут болгаткалап кыздырыгыз. Соңыннан алма телемнәре кушып, тагын 4 минут кыздырып алыгыз.

Алма һәм суганны куян ите салынган савытка бушатып, тәменчә тоз һәм борыч сибегез. Барысын да яхшылап туглаганнан сон сидр кушыгыз. Савытны 30 минутка микродулкынлы мичкә куегыз. Бу вакытта мич бар көченә эшләргә тиеш. Әзер ризыкны табынга дөге яки пешкән бәрәңге белән чыгарыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев