Якты юл
  • Рус Тат
  • Алдыйлар

    Хокук саклау органнарының массакүләм мәгълүмат чаралары аша даими кисәтеп торуларына карамастан, халык мошенниклар кармагына эләгүен дәвам итә, ышанучан гражданнар һаман кала бирә. Район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тукайлыларга сак булырга кирәклеген тагын бер мәртәбә искәртә.

    Алдауның иң киң таралган ысулы – «Улыгыз, кызыгыз, туганыгыз, якыныгыз транспорт һәлакәтенә эләкте, проблеманы хәл итү, «җинаять эше ачудан качу» өчен акча кирәк», – дигән шалтыратулар. 
    Бүген мошенниклыкның дистәләгән төре «эшли». Алдакчылар өйләргә социаль һәм медицина хезмәткәрләре, газ хезмәте эшчеләре рәвешендә дә килергә мөмкин. Кемнәрдер «очсызга гына» товарлар, дарулар тәкъдим итә. Телефон, Интернет аша акча эшләүчеләр дә аз түгел.
    Мошенниклыкның тагын бер төре – алдакчылар телефон аша радиостанция хезмәткәрләре булып шалтырата, сез зур приз оттыгыз, аны алу өчен салым түләргә кирәк, диләр һәм счет номерын әйтәләр. Мисал өчен, күптән түгел К. исемле кешегә аның телефон номеры призлар отуда катнашуын һәм ноутбук отуын хәбәр итәләр. Ләкин бу бүләкне алу өчен түләү терминалы аша 3000 сум акча кертергә, шул вакытта килгән парольне күрсәтелгән абонент номерына җибәрергә кушалар. Әлеге гражданин шулай итә һәм картасындагы акчаларны югалта. 
    Олы яшьтәгеләрне бозым чыгарам дип алдаучылар да еш очрый. Моның өчен бик күп акча сорыйлар һәм, кулларына әлеге сумма кергәч, мошенниклар эзләрен суыталар. 
    Тагын бер очрак – полиция бүлегенә элек паспортын югалткан бер гражданин мөрәҗәгать итә. Аның телефонына шалтыратып паспортының табылуы турында хәбәр иткәннәр икән. Алу өчен банк экспресс түләве ярдәмендә акча күчерергә кирәк, дигәннәр. Бу эшләрне башкаргач кына әлеге гражданин алданганын аңлаган, ләкин инде акчалары картадан юкка чыккан булган. 
    Практикадан күренгәнчә, гадәттә мошенниклык гамәлләрен төрмәдә утыручылар кыла. 
    Истә тотыгыз: таныш булмаган кешегә беркайчан да акча чыгарып бирмәгез, чит абонентларга акча күчермәгез, приз оту-отмауны әлеге компаниянең сайты аша кереп карарга яки стационар телефоннан тикшерергә була. Беркайчан да очраклы танышларга ышанмагыз, аларга акчагыз булуы турында әйтмәгез. Бу мәгълүмат үзегезгә бәла булып әйләнеп кайтырга мөмкин. СМС-хәбәрләргә җавап бирмәгез, шикле номерларга кабат шалтыратмагыз. Иң мөһиме, каушап калмагыз, киңәш яки ярдәм сорап якыннарыгызга, балаларыгызга шалтыратудан читенсенмәгез, дип белдерәләр район Эчке эшләр бүлегендә. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: