Алдауны ничек аңларга?
Ялларны ничек үткәрдегез? Спорт белән шөгыльләндегезме? Берәр театрга бардыгызмы? Күңелегездә соңыннан искә алырлык хатирәләр калдымы? Әлеге сорауларга җавап бирү мәҗбүри түгел, әлбәттә. Шул сорауларга булган беренче тәэсирегезне исегезгә төшерегез әле. Ничек кенә булмасын, сез аларны игътибарсыз калдырмадыгыз, димәк, үзегез дә сизмәстән, хәйләле йогынтыга, алдауга бирелдегез.
Тормыш мисалы
Күпләргә таныш бер мисал китерәбез. Төзүчеләргә хезмәт хакы түләүне тоткарлый башлаганнар. Башта 2-3 көнгә, аннары бер атнага, ә соңыннан берничә айга тоткарлаганнар. Җитәкче 20 мең урынына 2 мең тәңкә, 40 мең урынына 4 мең тәңкә түләп торган. Ул моны тәэминатчы тарафыннан килешүнең өзелүенә сылтап, якын арада бар хезмәт хакын түләргә вәгъдә иткән. Әмма акча һаман да түләнмәгән. Эшчеләрнең ачуы чыккан, ләкин эшләүләрен дәвам иткәннәр! Аларның 15 кеше булуын һәм хезмәт хакының 1/10 өлешенә ярты ел намуслы тир түгүләрен исәпкә алсак, алдакчы-җитәкче букчасының никадәр калынаюын санап чыгару кыен түгел.
Серле алымнар
Башта эш белән тәэмин итүче хезмәт хакын вакытында түләп бара һәм шуның белән эшчеләрнең ышанычын яулый. Аннары берничә көнгә тоткарлый - эшчеләрнең моңа карата җавабы нинди булуын тикшерә. Эшчеләр дәшми, чөнки алар җитәкченең намуслы кеше икәнен беләләр. Эштә тоткарлык килеп чыккан, шул гына, дип фикер йөртә алар!
Әмма, эш белән тәэмин итүче аларны кабат тикшереп карарга була һәм хезмәт хакын озаграк вакытка тоткарлый. Аннары бүлгәләп бирә башлый. Шуннан боларның эш сыйфатында һәм күләмендә бернинди дә чагылыш тапмавын аңлый. Ни өчен? Чөнки эшчеләр аңына җитәкченең ышанычлы кеше булуы сеңгән.
Бик әз хезмәт хакы алучы эшчеләр шулай да түләүләр белән кыюсыз гына кызыксынып торалар. «Тиздән акча булачак! - ди тулы ышаныч белән җитәкче эшчеләрнең чарасызлык хисендә уйнап. - Өч көннән соң мөһим очрашу көтелә, шунда барысы да хәл ителәчәк». Ә нәрсә хәл ителәчәген ул төгәл генә аңлатмый. Эшчеләр шуңа шатланып, тагын да тырышыбрак эшләргә керешәләр.
Җитәкченең: «Тиздән мөһим очрашу була», - дигән сүзенә ышанып, эшчеләр ял көннәрендә дә эшкә чыгарга ризалаша.
Вәгъдә ителгән көндә хезмәт хакын түләмичә, эш белән тәэмин итүче эшчеләр алдында гасабыйланган булып кылана: янәсе ул үзе дә, эшчеләр кебек үк, намуссыз эш бирүче тарафыннан алданган, һәм бераз тынычлангач «гадел» җитәкче: «Борчылмагыз, һәрберегез дә барлык акчаны берьюлы алуны күз алдыгызга китерегез!» - дип юата. Һәрберсе дә күз алдына китерә: алынмый калган акчаларны саный һәм аңа нәрсә сатып алырга теләве турында хыяллана!..
Әлеге вакыйга эшчеләр җитәкчегә карата ышанычларын югалтып, бер тиен дә алмыйча, икенче эшкә күчкәнче дәвам итәргә мөмкин.
Мондый хәйләле алдауның максаты бик гади - кешеләрнең аек акыл белән фикерли алуын киметү, игътибарын башка нәрсәгә юнәлтү һәм табыш алу максаты белән кешеләрнең хисләрендә уйнау. Әйтик, әгәр җитәкче эшчеләргә: «Ярты ел дәвамында 2 мең тәңкәгә эшләргә кирәк», - дип әйткән булса, беркем дә ризалашмаган булыр иде. Үз акылында һәм сәламәт булган нинди генә кеше шундый шартларга ризалашсын, ди! Хәйләкәр алдакчы моны аңлый. Шуңа күрә ул эшчеләрне күрәләтә алдый.
Алдау ысуллары
Бәлки күп кешеләрнең шундый хәл белән очрашканнары бардыр: эш күләме арта, ә хезмәт хакы шулай ук кала. Аның ничек килеп чыкканын исегезгә төшерегез. Эшегез кинәт кенә артып киттеме яки яңа вазифалар әкренләп кенә барлыкка килдеме? Сезне эш белән тәэмин итүче йөкләмәләрегезнең артуын ничек аңлатты, уяулыгыгызны киметеп нинди сүзләр сөйләде һәм нинди гамәлләр кылды? Өстәмә вазифаларга ризалашырга сезне нәрсә мәҗбүр итте?
Үткәннәрне аңлау, хәзерге көндә дөрес юл табу җиңелрәк булсын һәм киләчәктә ялгышлыктан саклану өчен берничә төрле киң таралган алдау ысулларын тәкъдим итәбез.
Хәйләле юл белән мавыктыру
Җитәкче хезмәткәргә ярарга тырышып: «Сез үзегезне югары сыйфатлы белгеч итеп күрсәттегез һәм яңа өлкәне уңышлы гына үзләштердегез. Сез моның турында нәрсә уйлыйсыз?» - ди. Шул сүзләр белән хезмәткәргә яңа йөкләмәләр тапшырыла һәм ул шуңа кагылышлы төпле фикерләрен белдерә, аларны аңлата, өстәмәләр кертә... Үзе дә аңламыйча, әкренләп яңа эш белән шөгыльләнә башлый. Хезмәт хакын күтәрү турында бер сүз дә булмады бит, җитәкче бары тик сорау гына бирде, бөтен эшне дә хезмәткәр үзенә үзе йөкләде!
Кызыксындыру юлы белән җәлеп итү
Җитәкче хезмәткәргә: «Гаять кызыклы фикер бар. Ул сезгә бик тә ошар дип ышанам, ләкин сез ул мәсьәләдә җитәрлек дәрәҗәдә хәбәрдар түгел», - ди. Шуннан соң хезмәткәр үзенең мөмкинлекләрен исбатларга тырыша башлый. Нәтиҗәдә максатына ирешә һәм өстәмә йөкләмәгә ия була, ә хезмәт хакын күтәрү турында сүздә чыкмый.
Саклану юлы белән котырту
Җитәкче хезмәткәрне «Эшегезне нигә начар башкардыгыз?» - дип кисәтә. Сез эшегезнең бик әйбәт башкарылган булуын белсәгез дә, сакланырга мәҗбүр буласыз. Әлеге очракта җитәкченең максаты - ышанычыгызны киметү һәм «начар башкарылган эш»не яхшырту бәрабәренә сезгә яңа бурычлар йөкләү.
Авыр килешү
«Сез хезмәт хакын күтәрү турында сораган идегез. Үтенечегезне җитәкчелеккә аңлату бер дә җиңел булмады, шулай да мәсьәлә уңай якка хәл ителер дип уйлыйм. Ләкин сез үзегез дә ышанычны акларга тиешсез. Бер уңайдан...» - ди җитәкче һәм шунда хезмәткәргә яңа йөкләмә тапшырыла.
Тик хезмәт хакы күтәрелмәде бит әле, ул мәсьәләне карау вәгъдә генә ителде.
Материал «Юлдаш» газетасыннан туплап әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев