Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Адашкан жан

Язмыш... Нәрсә соң ул язмыш?

Язылганны сызып, теләгәнне язып булмый. Менә шул ягы белән кызыклы да инде ул язмыш. Ярый да бит кеше язмышында йөрәк әрнеткеч шаярулар булмаса! Юк шул, гел без дигәнчә генә бармый, һаман да тегесе-монысы килеп чыга тора. Кыенлыкларны җиңеп, якты, мул тормышта яшисең килсә дә, булдырып булмый шул. Шушы көрәш кенә дә бит күпме көч таләп итә. Иң беренче чиратта үзеңнең ихтыяр көчеңне сыныйсың, аннан соң инде акылыңны, физик көчеңне эшкә җигәсең. Ләкин хәзерге заманда болар гына да җитми шул. Барлык бәлаләрнең дә сәбәбе акчаң булмауга кайтып кала. Акча... Һаман да шул кәгазь кисәге кеше тормышына тыгылуын дәвам итә. Ул гына да түгел икән, фаҗигаләрнең сәбәпләре күптөрле – бер-береңне аңламау, яла ягу, менә дигән гаиләңнең кадерен белмичә, ташлап качу, һәм дә инде туганнарны өнәмәү. 
Шушы уйларны баштан кичереп, тукталышта автобус көтеп торганда, урта яшьләрдәге бер абзый килеп вакыт сорады. Шуннан сөйләшеп тә киттек. Минем татар кызы икәнемне белгәнгәме, бу үзенең күңелендә тау кебек өелгән моң-зарын бушатасы итте. Үзең белмәгән чит кешенең сүзләрен тыңлап тору сәер тоелса да, мин нигәдер абзый янында туктап калдым. 
Аның бераз сәер булуының сәбәбе дә бар икән. 
...Тап-таза, сәламәт, чибәр егет көз башында армия хезмәтеннән кайта. Авыл җирендә исә армиядән кайткан солдатка хөрмәт аеруча зурдан була. Егет бер атна ял иткәннән соң район үзәгенә эш белешергә китеп бара. Алда нәрсә көткәнен белгән булса, Сәрия апа, әнисе, җибәрмәгән дә булыр иде бит. Күңеле начарны сизгәндәй, ул улына: «Әллә берәр ай булса да ял итәсеңме соң?» – дип әйтеп тә караган бит югыйсә. Энергиясе ташып торган егет ял итеп, вакытын бушка уздырып торамы соң инде!
Таң әтәчләре белән бергә уянып, әнисенең иртәнге чәйгә дип пешергән тәмле коймакларын авыз итеп, район үзәгенә юл тота ул. Ә Шамилне монда эш түгел, язмышның кырыс шаяруы көткән икән. Эт тә күренмәгән юл аркылы чыгып барганда, Шамилне зур тизлек белән килүче машина бәрдереп китә...
Егет аңына килгәндә инде салкын кыш җиткән була. Чөнки Шамил дүрт ай аңсыз яткан икән. Шулай итеп, ул шактый гына вакыт хастаханәдә ятып дәваланып чыга. Әлбәттә инде, мондый фаҗига сәламәтлеккә йогынты ясамый калмый. Ләкин егеттә яшәү теләгенең көчле булуы аңа кабаттан элек вәгъдә куешкан кызның күңелен яулап алырга ярдәм итә. Күп тә үтми, алар өйләнешеп, тормыш корып җибәрәләр. Гөлүсәне авыл тормышы бик канәгатьләндереп бетермәгәнлектән, алар шәһәргә күчеп китәләр, Шамилне дә тәҗрибәле белгечләргә күрсәтеп тору кирәк, янәсе. 
...Шуннан соң шактый гына вакыт уза. Ә гомер узган саен Шамил белән булган фаҗиганең нәтиҗәсе үзен сиздерә башлый. Әлбәттә инде, шәһәр шартларында яшәве дә җиңел булмый. Фатирына, суына, телефонына түлә, хатыныңны киендер, ашарга да җиткер. Ел саен үткәрелгән дәвалану курсларына акча җиткереп кара син! Җитмәсә, саулыгы бетә башлаган ир-атны хатыны аңламый башлый. Нишлисең, түзәргә генә кала. Яме бетеп килгән тормыштан канәгатьлек таба алмыйча, Гөлүсәсе фатирны сатып сөяркәсе янына күчеп киткәч, яшәүнең, тырышып-тырмашып көн күрүнең мәгънәсе бөтенләй дә калмый. Фатир акчасының яртысы кулда, тик ул аңа бүген кирәкме соң? Гомер буе әни игътибарында үсеп, аралашып яшәргә өйрәнгән кешене акча гына коткармый шул. Ялгызлык аның өчен үлемгә тиң. Ялгыз калган, кая барып сугылырга белмәгән җан туган нигезенә юл тота. Ярый әле туган авылда өйләнгән бертуган энекәше яшәп ята. Бәлки анда көтәләрдер? Туган йортта чәйләр тәмле, йокылар татлы була бит. Ләкин ул анда да якты чырай күрми. Иреңнең бертуганы була торып, килен хуҗа булып калган өйдә торып кара син! Җитмәсә, Сәрия апа да башына төшкән кайгылардан сәламәтлеге какшап китеп, иртә дөнья куйган. Баласы белән булган хәсрәт бетергән аны. Әнисе исән булсамы... Әнисе исән булса әле урыны гел түрдән генә булыр иде дә бит. Шулай инде эшкә яраклыгың бетсә, сәламәтлегең дә какшаган булса, син кемгә кирәк тә, мин кемгә кирәк...
Уйлап карасаң, авырмыни соң ул бер-береңне аңлавы, туганың мохтаҗ чакта ярдәм кулы сузуы?
Әйтерсең, бөтен дөнья да сиңа чит, ят. Барлык җиһанга үпкәләгән абзыйның бер өмет чаткысы калган икән әле. Ул да булса – кызы. Читтә яшәүче бердәнбер кызы ничек үз әтисен кире каксын ди инде? Үзенеке бит. 
Шундый уйларга чумып, күп дигәндә, өйдәге бер почмактан бәлки урын бирерләр дигән өмет белән, яшәү ямен югалткан абзый автобуска утырып Чаллы вокзалы ягына юнәлде. Әле аннан да барасы юлы озын аның...

Лилия ШИҺАПОВА.

​​​​​​Николай Туганов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев