Абрикос кайнатмасы
Абрикос кайнатмасы
1 кг җимешкә 1 стакан су, 1 кг шикәр. 2-3 аш кашыгы лимон согы, абрикос төшләре (үзенекен ватып салсаң да була, сатып алсаң да ярый) кирәк. Җимешләрне юып, вак итеп турарга. Савытка су салырга һәм шикәрнең яртысын салып 10 минут кайнатканнан соң, абрикос төше өстәргә. Аннан соң ваклап туралган җимешләрне салып, лимон согын өстәп, тагын 10 минут кайнатырга кирәк. Калган шикәрне салып, яхшылап болгатырга, эреп беткәч, сүндереп куярга. Әзрәк суынгач, банкаларга тутырырга.
Энҗе Галиәхмәтова, Калмия авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев