Җитештерүне яңарту юлы белән генә уңышка ирешеп була
Яңалык яшәешебезнең һәр тармагына зур тизлекләр белән үтеп кергән шартларда яшибез. Кырыс базар мөнәсәбәтләре эшмәкәрләрдән көндәшлеккә сәләтле булу өчен кулланучы ихтыяҗларын сизгер тоемлау, аңа бик җитез яраклаша белүне таләп итә. Бу шартларда заманча технологияләрне гамәлгә кертү, җитештерүне яңарту юлы белән генә уңышка ирешеп була. Моның ачык мисалы белән муниципаль район...
Пластик тәрәзәләр ясап сату белән шөгыльләнүче бу оешмада автоматлаштырылган яңа линия сафка басты, иркенрәк бинага күчеп җитештерүне киңәйткәннәр. Моның өчен "Камский" хуҗалыгының элеккеге яшелчә саклагычларын 3 миллион сумга сатып алганнар, җиһазлар алуга 9 миллион сум тотылган. Идәннәрне бетонлап, биналарны җылыту өчен 2 казан куелган. Аларның һәркайсы 100әр квадрат метр мәйданны җылытуга исәпләнгән. Җылы тигез таралсын өчен махсус бүлү пункты урнаштырылган. Хезмәткәрләр эштән соң юынып, өс-башын алмаштыру өчен ясалган уңайлы юыну бүлмәләренә дә җылы су шушындагы бойлерлардан җибәрелә. Ярым подвал бинаны яктырту мәсьәләсенә дә хуҗаларча оста чишелеш тапканнар. Электр энергиясен азрак кулланып эшләүче диод лампалары куелган, шактый чыгымлы булса да алар үзләрен 1,5-2 елда акларга тиеш диделәр. Ә көндезен урамдагы яктылык бина эченә төшә алсын өчен, түшәмдә зур гына тишекләр ясалган. Алар аша үтеп кергән якты ихтыяҗның 50 процентын тәэмин итә. Бинаның үзенчәлекле корылышы аркасында анда йөк төягән машиналар керә алмый, зур-зур пыялаларны ташу өчен рельслар ярдәмендә махсус җайланма көйләгәннәр. Шулай итеп, пыяла, кирәкле материаллар кайта, цехта конвейер тәртибендә эш кайный. Биредә тәрәзәләр өчен пыяла пакетлар җитештерелә. Чит илдән кайтартылган җиһазлар "кеше факторы"н киметергә ярдәм иткән. Элек, бу эшләрне кулдан башкарганда, пыяланың 18-20 проценты калдыкка чыкса, хәзер 6 процентка калган. Югалтуларны киметү, уңайлылык өстенә сыйфат та яхшырган. Әйтик, тәрәзә пыялалары махсус камераларда автомат ярдәмендә юыла, кул белән сөрткәндә кала торган эзләр дә беткән. Шуның өстенә яңа төр - энергияне саклый торган пыяла пакетлар да ясый башлаганнар.
Эшне автоматлаштырсалар да, җәмгыятьтә эшләүчеләр санын киметмәгәннәр. Моңа җитештерүне арттыру исәбенә ирешелгән. Биредә бүген 100гә якын кеше эшли. Шул рәвешле эшмәкәр Калмаш, Яңа поселогы, Олы Шилнә, Калмия, Боерган авылында яшәүчеләрне эшле итә. Чаллыдан килеп эшләүчеләр дә бар икән. Сумлап әйтмәсәләр дә хезмәт хакы начар түгел диделәр, шулай булмаганда эшләргә кеше таба алмый интегерләр иде. Җәмгыятьтә хезмәткәрләр өчен социаль яклау чаралары да каралган. Бала туганда, туган көннәргә матди ярдәм күрсәтелә. Бәйрәмнәрдә дә бүләкләрсез калдырмыйлар.
Җәмгыять җитәкчесе Павел Комлев - тыйнак, эчкерсез кеше. Тәкәбберлек, масаю сизмәдем анда. Аның тормышка булган карашлары да бик фәлсәфи. Һәр эштә дә партнерларың белән намуслы, гадел булырга кирәк, ди ул. Шулай булмаганда, эшеңнең уңышсызлыкка очравын көт тә тор. Кемне дә булса бер тапкыр кыен хәлдә калдыргансың икән, бүтән инде сиңа ышанмаячаклар. Хан сарайларын хәтерләткән зур коттеджларда яшәүне бәхеткә санамый Павел Васильевич. Теләсә инде әллә ничәне салыр иде.
- Хатыным шушы бер салган йортыбыз безгә җиткән, ди. Мин дә риза. Аның каравы менә җитештерүне киңәйттек, сүз дә юк, бурычка да керергә туры килде, - ди ул зур канәгатьлек белән.
Кече Шилнә җирлегендә ул күптән инде үз кеше. Ильбухтинода менә дигән балалар мәйданчыгы төзеп куйды. Мәктәп, балалар бакчаларына ярдәм итеп тора, Ильбухтино чиркәвен торгызуда булыша. Җирлектә үткән һәр чарага матди ярдәм күрсәтә. Бер барганда аның җирлек биләмәсендәге сулыкны чистартып, тәртипкә китереп, халыкка файдалануга бирүе турында сөйләп шаккаттырганнар иде. Аптырамас та идең, гадәттә, буа, карьерларга хуҗа булып алучылар халыкны аларга якын да җибәрмичә интектерә. Ә биредә киресенчә. Болар барысы да җирле хакимият һәм эшкуар арасында күркәм социаль партнерлык үрнәге булып тора.
Җитәкче кешеләр белән уртак тел таба белә. Ул биредә үз командасын туплаган. Җәмгыятьтә гаиләләре белән эшләүчеләр бар. Урынбасары Владимир Подъячев - җирлектә генә түгел, районда да хөрмәтле кеше. Төрле елларда авыл Советы рәисе, район хакименең төзелеш буенча урынбасары булып эшләде. Хәзер улы Константин белән биредә хезмәт куялар.
Павел Комлев җитәкчелегендәге "Пластик" җәмгыяте җитештерүне арттырып, колачын киңәйтә. Апрель ахырларына яндагы икенче корпуста да эшләр төгәлләнеп, әлегә төрле биналарга чәчелеп урнашкан башка цехлар да бер түбә астына күчәргә тиеш. Менә шушындый кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләренең эшләве, ишәюе - районның социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләренең берсе һәм алар - район хакимиятенең төп игътибар үзәгендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев