Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Җиңү бәйрәме белән!

Сезне чын күңелдән Бөек Жиңү Көне белән тәбрик итәм. 70 ел элек дөнья тарихында күпме канлы эзләр, күпме күз яшьләре калдырган Бөек Ватан сугышы тәмамланды. Ләкин аның кайтавазы әле һаман да йөрәкләрне әрнетә. Дәһшәтле сугыш елларында фашист илбасарларына каршы бәрелешләрдә үзләрен аямыйча сугышып, Җиңү яулап кайткан, яу кырларында батырларча һәлак...

Сезне чын күңелдән Бөек Жиңү Көне белән тәбрик итәм. 70 ел элек дөнья тарихында күпме канлы эзләр, күпме күз яшьләре калдырган Бөек Ватан сугышы тәмамланды. Ләкин аның кайтавазы әле һаман да йөрәкләрне әрнетә. Дәһшәтле сугыш елларында фашист илбасарларына каршы бәрелешләрдә үзләрен аямыйча сугышып, Җиңү яулап кайткан, яу кырларында батырларча һәлак булган, көнне-төнгә ялгап басу-кырларда эшләп, тылда фронт тоткан әби-бабайларыбыз алдында без баш иеп рәхмәт әйтәбез. Сезнең буын - жиңүчеләр буыны - күпме авырлыклар, ачлык-ялангачлык, иң газиз кешеләрен мәңгегә югалту бәрабәренә дөньяны фашизмнан коткарган. Сез күрсәткән батырлык, илсөярлек, ватанпәрвәрлек үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйный. Сугыш тәмамланып инде ничә дистә еллар узса да, Җиңү көне - һәркайсыбызга якын, кадерле бәйрәм. Шушы якты матур көннәрдә барыгызга да сәламәтлек, бәхетле һәм тыныч картлык, иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев