Якты юл
  • Рус Тат
  • «Җәйләүгә интернет керсә, мин дә рәхмәт әйтер идем...»

    Чәршәмбе көнне авылларда халык җыеннары башланды. Беренчеләрдән булып мондый очрашулар Борды һәм Мусабай-Завод авыл җирлекләрендә үтте. Җыеннар башланганчы, халыкның сорауларын район бүлекләре һәм хезмәтләре белгечләре тыңлады.

    Борды мәдәният йортына мондый чарага халык башка елларда да тамаша залы тулып килә иде, быел да традиция югалмаган, буш урыннар бөтенләй дә калмаган диярлек иде, авыл җирлеге башлыгының хисабын һәм киләсе елга планнарын, мөгаен, бик күпләрнең ишетәсе килгәндер. Ә хисап тоту башланганчы халык фойеда бер-берсе белән аралашты, «Тәңкәләр» керәшен фольклор ансамле балаларының матур җырларын тыңлый алды. Шунда ук кечкенә ярминкә дә оештырылган иде. Халык биредә «Касакин» крестьян-фермер хуҗалыгының сөт продуктларын, «Клементьев» шәхси предприятиесенең ысланган итләрен, «Әшрәфуллин»ның бәрәңгесен, «Закиров»ның тере тавыкларын сатып алды.

    Башка еллардан аермалы буларак, авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова чыгышын җылы итеп әзерләргә, хезмәт кешеләренең, хөрмәткә лаек башка авылдашларының исемнәрен кертергә, аларга рәхмәт әйтергә тырышкан иде. Җыен башында җирлекнең хөрмәтле кешесе, инде 90 яшен тутыручы Нина Касакинаның әдәп һәм әхлак, балалар тәрбияләү турында үз фикерен әйтүе дә җыенга үзенчәлекле бер төсмер бирде. Теманы дәвам итеп, Борды, Бордыбаш һәм Җәйләү авылларының 50 елдан артык иңне-иңгә куеп яшәгән гаилә парларын котладылар, аларга бүләкләр тапшырдылар, слайдта һәр парның фотолары күрсәтелде. Шулай ук узган ел гына гаилә корган яшь парларны да билгеләп үттеләр. Андыйлар җирлектә алтау булган. Яңа йорт төзүчеләрне дә исемнәрен атап, слайдта йортларының фотоларын күрсәтеп үттеләр. Әдәбият елы уңаеннан җирлектәге иң күп китап укучы өлкән кешене һәм мәктәп укучысын бүләкләделәр. Бүгенге көндә армиядә хезмәт итүче бердәнбер егетнең әти-әнисенә хәрби комиссариат вәкиле Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырды. Роза Николаевна авылның элеккеге һөнәрчеләрен дә искә алды: аларның балаларына һәм оныкларына әти-әниләренең, әби-бабайларының исемнәрен ишетү бик күңелле булгандыр. Бүгенге һөнәр осталарын, кул эшләре белән шөгыльләнүчеләрне атады. Күңелне кырган мәсьәләләрдән мал асраучыларның кими баруын әйтеп үтте.

    Авыл җирлеге башлыгы узган елгы зират өмәләренең бик оешкан төстә узуына, авылдашларның актив катнашуына тукталды, рәхмәтен белдерде.

    Быелгы планнарга килгәндә, үзара салым һәм аңа өстәп дәүләттән бирелгән акчага су челтәрләрен документлаштыру ниятләнүен әйтеп үтте Роза Николаевна. Шулай ук Борды авылындагы сугыш корбаннары һәйкәле янында ял паркы ясый алсак яхшы булыр иде, диде. Бордыбашта су трассасын яңартасы, Җәйләүдә урам юлларын төзекләндерәсе, яңа участокларны су, газ, электр белән тәэмин итәсе барлыгын билгеләп үтте.

    Район башлыгы Васил Хаҗиев та беренче очрашуның бик җылы үтүен ассызыклады, үземне яхшы коллективка кунакка килгән кебек тойдым, диде. Авылның лаеклы кешеләренең исемнәрен сәхнәдән атау бик күркәм гамәл дип билгеләде. Җыеннарны да Бордыдан башлавыбыз юкка түгел, мондагы халык бер гаилә кебек, диде. Аннары районның яшәешенә, икътисадый үсеш күрсәткечләренә тукталды.

    Ахырдан күпкатлы йортта капиталь ремонт үткәргән, урамнарны төзекләндергән өчен җирлектә яшәүчеләрдән рәхмәт сүзләре яңгырады. Борчыган проблемаларга килгәндә, Җәйләү авылында яшәүче авылда интернет юклыгын әйтте, бу мәсьәләне хәл итәргә иде, дип мөрәҗәгать итте. «Интернет керсә, мин дә рәхмәт әйтер идем», - диде сорау бирүче. «Таттелеком»да белдерүләренчә, Җәйләүдә әлегә интернет кертү өчен линия бөтенләй сузылмаган, җиһазлар куелмаган. Линия төзү «Таттелеком» исәбеннән башкарыла. Шуңа күрә, җәйләүлеләр интернет кертергә телиләр икән, гариза белән «Таттелеком»ның Яр Чаллыда Тынычлык проспекты, 20/18 йортында урнашкан зона электр элемтәсе челтәренә абонентлар белән эшләү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Гаризалар никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак.

    Кемдер ихатасына су кертү буенча ярдәм сорады. Белгәнебезчә, бу эшне шәхси хуҗалыклар үз исәпләреннән башкара.

    Мусабай-Завод авылында да халык белгечләргә үз сорауларын бирә алды, җирлек башлыгының узган елга хисабын тыңлады, быел нинди эшләр башкарылачагы белән танышты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: