Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Үз һөнәренең остасы гына заманага лаек шәхес тәрбияли ала

Узган шимбәдә район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды. Чара узган уку елына йомгак ясый, киләсе уку елының төп юнәлешләрен, максаты һәм бурычларын билгели, мәгариф һәм фән системасындагы яңалыклар белән таныштыра, мөгаллимнәр һәм тәрбиячеләр утырышы район күләмендә зур вакыйга санала. Шушы ук көнне районда Иске Дөреш авылында урнашкан балалар сәламәтләндерү лагере һәм янгын сүндерү депосы ачылды. Бу турыда тулырак газетаның 4нче битеннән укыгыз. Педагогик совет утырышында исә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин катнашты.

Бүген районда 50 тәрбия һәм белем бирү учреждениесе эшли. Һәр бала сыйфатлы белемгә, тәрбияви һәм сәламәтләндерү чараларына хокуклы. Башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев үз эшчәнлегендә әлеге өлкәгә зур игътибар бирә. Кадрлар белән тәэмин ителеш, укыту сыйфатын күтәрү, дәүләт имтиханнарына ныклы әзерлекне ел дәвамында алып бару, районга кирәкле кадрларны мәктәп бусагасыннан ук әзерләү, савыктыру, ял итү, файдалы күңел ачу чараларын тагын да нәтиҗәлерәк итү – болар барысы да район җитәкчелегенең күз уңындагы мәсьәләләр.

Укучылар саны арта

Быел район мәктәпләрендә 3300дән артык укучы белем алачак. Бу бер сыйныфка уртача 12,3 бала дигән сүз. Узган ел исә 11,9 бала булган. Түбән Суыксу, Кнәз һәм Яңа поселогы мәктәпләрендә укучылар саны арту күзәтелә. Ә Иске Абдул, Мусабай Завод һәм Күзкәй авылларында укучылар кимегән. Педагогик коллективта 578 хезмәткәр, шуларның 89 проценты югары белемле. Ел дәвамында укытучылар, тәрбиячеләр квалификация үстерү курсларында белемнәрен тирәнәйтәләр, яңа юнәлешләргә өйрәнәләр. Соңгы вакытта, мәсәлән, мөмкинлекләре чикле балаларны интеграцияле яисә инклюзив укыту заманча мәгарифнең мөһим юнәлеше булып тора. Мөмкинлекләре чикле һәм мондый чикләүләргә ия булмаган укучыларны бергә укыту мөгаллимнән зур осталык таләп итә. Бу өлкәдә районның 119 укытучысы һәм 32 тәрбиячесе уку курсларында белем алган.

Уңышны җәен саныйлар

Район мәгариф идарәсе башлыгы Айгөл Мөхәммәтҗанова үзенең чыгышында төрле конкурсларда, грантларда катнашып уңышка ирешкән хезмәткәрләрне атады. «Ел укытучысы» район конкурсында Биклән мәктәбе инглиз теле укытучысы Алсу Мөбарәкшина җиңүче, Кнәздән Татьяна Самойлова (тарих), Комсомолецтан Валентина Якушева (физика) призерлар булды. «Ел тәрбиячесе» конкурсында исә Яңа поселогы «Березка» балалар бакчасыннан Лилия Сәлахова җиңүче, Биклән авылы «Әллүки» бакчасыннан Зәринә Гыймазиева белән Түбән Суыксу авылы «Ак каен» бакчасыннан Гөлшат Галиева призер исемнәренә лаек булды. Бу тармакта актив һәм уңышларга ирешкән мәктәпләр арасыннан Айгөл Хәбибҗановна Бәтке, Биклән, Мусабай Завод, Круглое Поле һәм Күзкәй мәктәпләрен атады. Ә Иске Абдул, Яңа Бүләк, Калмия һәм Иштирәк мәктәпләрендә, республика дәрәҗәсендә генә түгел, хәтта муниципаль конкурслар буенча да сүлпәнлек күренә.
Узган уку елында өлгереш 99,4 процент, ә белем сыйфаты 59,1 процент тәшкил иткән. Калмаш, Комсомол һәм Кече Шилнә мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары белем сыйфаты ягыннан югары. 47 укучы дәүләт имтиханнарында 80 һәм аннан да югарырак балл җыйган. Алдагы уку елында исә бу күрсәткеч 19 гына булган. 

Балалар бакчалары

Районның 3 яшьтән алып 7 яшькәчә балалары бакчада урыннар белән тәэмин ителгән. Шулай да 3 яшькә кадәрге 300 баланы бүгенге көндә бакчага урнаштыру мөмкинлеге юк. Бигрәк тә проблемалылардан Яңа поселогы, Кече Шилнә, Калмаш бакчаларын атарга була. Районда бер яңа бакча төзелә, берсендә капиталь ремонт төгәлләнде, икесендә ремонт эшләре бара, тагын бер бакчада якын арада ремонт башлана.

Милли белем һәм тәрбия

Узган уку елында туган телләрне укыту, милли тәрбия буенча бик күп сораулар туды. Дәүләт Советы дәрәҗәсендә күтәрелгән туган телләрне укыту проблемасы бүгенге көнгә кадәр ачык кала бирде. Август киңәшмәсендә әлеге сорау яңгырамый калмады. «Узган уку елы татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен гаять катлаулы һәм зур сынау елы булды. Туган телне укыту өлкәсендә килеп туган проблемаларны район укытучылары, мөгаллим дәрәҗәсенә тап төшермичә, горур һәм зур сабырлык белән үттеләр. Киресенчә, татар телен һәм әдәбиятын укытуга тагын да җаваплырак караш күзәтелде», – дип билгеләп үтте Айгөл Мөхәммәтҗанова. Райондагы 23 гомуми белем бирү учреждениесенең 15е татар, 8е рус мәктәбе. Рус мәктәпләрендә укучыларның саны күбрәк – 2073. Татар мәктәпләрендә 1112 укучы белем ала. Райондагы 1893 татар телле укучының 72 проценты үз ана телендә укый.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга килгәндә, барлыгы 17 татар һәм 9 рус балалар бакчасы бар. Рус бакчаларындагы балалар саны ике тапкырга күбрәк.

Үз туган телен һәр бала укырга тиеш

Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Мәгариф турындагы Россия Федерациясе Законына кертелгән үзгәрешләр хакында сөйләде. Агымдагы елның 3 августында кертелгән төзәтмәләр нигезендә, укучы Россия халыклары телләреннән булган үз ана телендә белем алырга һәм үз ана телен мәктәптә мәҗбүри фән буларак укуга хокуклы. Укучының шулай ук РФ республикаларының дәүләт телләрен укуга да хокукы бар.
Илсур Гәрәевич мәктәп директорларына укыту программаларын тәртипкә китерергә кушты. Ана теле һәм әдәбияты 2 һәм 1 яисә 2 һәм 2 сәгать күләмендә укыту программасының мәҗбүри өлешендә булырга тиеш. «Шушы көннәрдә Россия Федерациясе министрлыгыннан тәкъдимнәр кайтырга тиеш», – дип белдерде министр урынбасары.

Бер укучылы мәктәп авылны саклап кала ала

Район сәясәте авыллардагы мәктәпләрне саклап калу, алай гына да түгел, төзексезлеге, тәэмин ителеше ягыннан күп чыгымнар таләп иткән биналарны оптимальләштереп, анда берничә социаль учреждениене берләштерү юнәлешендә эшли. Шушы биналарга капиталь ремонт уздырып, мәктәп тә, балалар бакчасы да сакланып кала, китапханә, клуб, авыл җирлеге советы кебек социаль объектлар да яңартылган бинага ия була. Хәзерге вакытта нәкъ шушы эш Иштирәк мәктәбендә бара.
Бу нисбәттән Илсур Һадиуллин район сәясәтен уңай бәяләде. Бер укучылы мәктәп авылны саклап кала ала. «Башлангыч мәктәпләр сакланырга тиеш. Бүген бер бала булса, иртәгә 3, ә берсекөнгә 5 була», – диде ул. Авыл хуҗалыгын үстерү буенча бик күп республика программалары тормышка ашырыла. Халык акрынлап авылга якыная бара. Ләкин мәктәбе ябылган авылда беркемнең дә төпләнәсе дә, үз эшен башлап җибәрәсе дә килмәс.
Сәләтле балалар белән эшләү өлкәсендә Иске Дөреш мәктәбендә ачылган үзәкнең потенциалы зур булуын билгеләде министр урынбасары.

Аттестация узу системасында яңалыклар

Укытучыны үз коллективы, мәктәп завучы, директорыннан да яхшырак белүче юк. Аттестация узу өчен элек Казанга барырга кирәк булса, хәзер бу эш җирлекләр карамагына кайтачак. Илсур Һадиуллинның бу сүзләрен мөгаллимнәр алкышларга күмде. Пилот проекты буларак мондый практика хәзер Казан, Яр Чаллы һәм Бөгелмә шәһәрләрендә башлана. Гомумән алганда, Россия укытучыларны аттестацияләүдә яңа системага күчә. Илсур Гәрәевич аттестация вакытында кирәк булган видеодәресләрне бетерү турында да әйтте: «Авыл укытучысы шушы видеодәрес өчен акчасын чыгарып операторын эзләргә тиеш, ә аның чын һөнәри мөмкинлекләрен шушы дәрескә карап кына бәяләп булмый», – диде ул.
Укытучылар тарафыннан БДИ тапшыру да бетереләчәк. Мөгаллимнәр өч елга бер тапкыр квалификация күтәрү курсларына бара. Шушы вакытта алар тест узачак һәм нәтиҗәләре министрлык тарафыннан анализланачак. Шул рәвешле проблемалы урыннарны ачыклау мөмкинлеге булачак.

Укучы укыту программасыннан арырга тиеш түгел

Белем бирү учреждениеләренең төп бурычы – баланың сәламәтлеген саклап калу, үстерү. Министрлык бу өлкәдә мөгаллимнәргә өй эшләре күләмен контрольдә тоту кирәклеген ассызыклады. Район, республика күләмендә оештырылучы олимпиада, конкурс, конференцияләрдә бер үк балаларның катнашуын да искәртте. Бу бигрәк тә азкомплектлы авыл мәктәпләренә кагыла. Сыйныфта 6 бала укый икән, шуның өчесе мөмкин булган һәр чарада катнаша. Аның инде өй эшләрен эшләргә вакыты да, көче дә калмый. Шуңа күрә мәктәптән тыш чаралар уздыру планына да министрлык тарафыннан кайбер үзгәрешләр кертеләчәк.

Заманча белемле эшче һөнәрләр кирәк

Август киңәшмәсен йомгаклап, район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев мәктәп киләчәккә йөз тотып белем бирергә тиеш, дип искәртте. «Бүгенге көндә республикага инглиз телен белгән, заманча технологияләр белән эш итә алган эшче һөнәри белгечләр кирәк. Райондагы кадрлар кытлыгын да без бары тик үзебезнең белем бирү учреждениеләренә таянып кына хәл итәргә тиешбез», – диде Фаил Мисбахович, мөгаллимнәр җилкәсендә торган бурычның мөһимлеген бәяләп. Шулай ук мәктәпләрнең матди-техник базасын яхшырту кирәклегенә дә басым ясады. 2016, 2017 еллар өчен укытучыларга коммуналь түләүләр компенсациясе тулысынча бирелгән. 2018 елныкын исә ел ахырына кадәр биреп бетерү ниятләнә.
Гомумән алганда, районда сыйфатлы белем бирү, укытучыларга исә һөнәри осталыкларын тулысынча тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр бар. Укытучылар, тәрбиячеләр алдында мәгариф өлкәсенең төп бурычларын тормышка ашыруда район җитәкчелегенең, министрлыкның ярдәме булачак, диелде киңәшмәдә.

Рәфкать Билданов фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев