Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Юллар, юллар озын булса булсын, тик хәвефле генә булмасын...

Әкәмәт кызыклы заманда яшибез: хәзер халык гел юлда. Көн-таң атса, авылда яшәүчеләр район үзәгенә, шәһәр кешеләре авылга юл ала. Балаларыбыз, башлыча, шәһәрдә яши, эшли, ял көннәре җитсә, әти-әниләренә булышырга кайталар, студентларның да туган йортларына сукмаклары өзелми. Авылда көн күрүчеләрнең исә калада гозерләре чыгып тора: өлкәннәр ешрак хастаханәгә, даруханәгә, социаль хезмәт күрсәтү биналарына барса, яшьләрнең дә йомышы төшми тормый. Районда юлга чыгучы якташларыбызга «Пассажир йөртүчеләр ассоциациясе» җәмгыяте хезмәт күрсәтә. Алар 28 октябрь көнне һөнәри бәйрәмнәрен – Автотранспортчылар көнен билгеләп үтә.

Һәр иртәдә авылларга 20 автобус чыгып китә. Барлыгы 14 маршрут, алар 56 авылга хезмәт күрсәтә. Пассажирлар күпләп йөри торган җирлекләргә күп урынлы зур автобуслар йөри. Предприятиедә кырыктан артык шофер, ике механик, кондукторлар, ике шәфкать туташы эшли. Авылларга көн саен барлыгы 126 рейс ясала. Бу – автобуслар тәүлегенә җәмгысе дүрт мең километрдан артык юл уза дигән сүз. Шушы елның яртысында гына да автотранспорт предприятиесе 763 меңгә якын кеше йөрткән.
Туктаусыз юлларда йөргән автомашиналар тузмыйча тормый. Аннары, кешеләрне йөртә торган автобусларга таләпләр дә югары – юлга чыгасы һәр транспорт төзек, чиста, уңайлы булырга тиеш. Биредә бу кагыйдәләрне төгәл үтәргә тырышалар: автобусларны карап, көйләп, яңартып торалар. Никадәр кыйммәт булмасын, ел саен автотранспорт паркын яңартырга, тагын да камилрәкләрен сатып алырга тырышалар. Бүгенге көнгә паркның 40 проценты яңартылган. Шушы елның өч аенда гына да 10 автобус сатып алганнар.
Кайсы гына тармакны алма, эшнең уңышын кадрлар хәл итә. Автопаркның директоры Равил Төхвәтуллин ун елга якын биредә җитәкче булып эшли. Үзе Әҗмәкәй авылында яши, авыл халкының гозер-мәшәкатьләрен яхшы белә. Һәм, иң мөһиме, менә дигән кадрлар туплый алган ул. Кешеләр төяп юлга чыгасы машина йөртүчеләргә карата таләпләр катгый, тәртип әйбәт куелган монда: юлда ватылып калу, элекке көнне бәйрәм иткәннән соң рульгә утыру, үз белдегең белән маршрут үзгәртү юк. Биредә ун-унбиш ел эшләүче шоферлар бар. Алар: Альберт һәм Эдуард Айдаровлар, Газинур Газетдинов, Рөстәм Габдрахманов, Марсель Закиров, Рәсим Әхмәтшин, Илдар Төхвәтуллин, Роберт Рәҗәбов, Ринат Габдрахманов ун елдан артык эшли, инде улы Рөстәм дә аңа алмашчы, Эдуард Кашапов, Мулланур Әхмәтшин. Биш-алты ел эшләүче, үзләрен яхшы яктан таныткан шоферлар да байтак монда.
Маршрут автобусларында еш йөрергә туры килә. Үзем генә түгел, юлда йөрүче барлык пассажирлар исеменнән коллективны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, хәерле юллар, уңышлар телим.

Мәүлетҗан ХИСАМИЕВ,
Оргыды авылы.

Фото автор тарафыннан бирелде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев