Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Юллар чистамы?

Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, декабрь аеның беренче атнасында республикада җиргә 30 мм тирәсе калынлыкта кар яткан. Бу айлык норманың 76 процентын тәшкил итә. Юл торышы өчен җаваплы оешмалар өчен бу арада эш икеләтә диярлек артты. Юлларда бу көннәрдә, нигездә, карлы-комлы, сулы «ботка», бозлавык булды. Карның бертуктамый явып торуы асфальтка ачылырга...

«Соңгы арада көчәйтелгән режимда эшлибез», - ди район территориясендә трассаларга һәм авыл арасындагы юлларга хезмәт күрсәтүче «Татавтодор» җәмгыятенең Яр Чаллы филиалы башлыгы Рәдис Вәсимов. Кышкы чорга кергәннән бирле алар юлларга 1,5 мең тонна комлы-тозлы катнашма сибәргә өлгергәннәр инде. Җитәкченең сүзләренчә, предприятиенең юлны чистарту, ком сибү кебек эшләрне башкара торган җиде машинаның дүртесе тәүлек дәвамында график буенча трассаларда эшли. Шулай ук ике «К-700» тракторы, өч грейдер юлны чистарта. Дүрт техника тәүлек дәвамында комлы-тозлы катнашманы төяп җибәреп тора.
Дүшәмбе көнне без Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт шоссесы буйлап Иске Җирекле борылышы янындагы ике яклы тимер юл күпере өстендә юл кырыен, тротуарны чистартучылар белән бераз сөйләшеп, фотога төшереп кайттык. Без барганда биредә көрәкләр тоткан алты эшче, бер трактор күпернең кырыен, тротуарны кардан арындыру белән мәшгуль иде. «Безнең өстә тагын Бигеш, Түбән Кама юлларындагы күперләр. Шулай ук тукталышларны чистартабыз, юл билгеләрен карап торабыз», - ди биредә эшләүче Рамил Фәрдиев.
Карның нинди күләмдә явуына карамастан, юлда йөрүчеләргә юлларның һәрдаим чистартылып торуы мөһим. Ә бу юл хезмәтләренең тиз арада чара күрүеннән тора. Әле кыш башлана гына, сынаулар алда. Соңгы бозлавыкларда аварияләр дә күп булды. Юлның тиешенчә чистартылмаган булуы кеше гомерләре өзелүгә сәбәп булмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев