Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тукай районындагы юл һәлакәтләренең төп сәбәбе – тизлек режимын сакламау

Узган ел нәтиҗәләре буенча район буенча Юл хәрәкәте иминлеге бүлеге республикадагы II категория ЮХИДИ бүлекләре арасында беренче урынга чыкты. Нәтиҗә ясаганда район территориясендә юл йөрү кагыйдәләренең ни дәрәҗәдә үтәлүе, балалар белән эшләү, штраф түләмәүчеләр белән эш алып бару һәм башка күрсәткечләр исәпкә алынды. Бүлек башлыгы, полиция майоры Шамил Ганиев юл...

Һәлакәтләр күбрәк, үлүчеләр азрак

Юл һәлакәтләре 2013 ел белән чагыштырганда 7гә күбрәк теркәлсә дә, алар арасында кеше сәламәтлегенә зыян килү, үлем белән бәйлеләре азрак булган. 2013 елда юлдагы аварияләрдә 30 кешенең гомере вакытсыз өзелсә, 2014тә 15 кешенең үлеме теркәлгән. Балалар катнашында 10 һәлакәт килеп чыккан. Бәхеткә, үлүчеләр булмаган. 12 бала тән җәрәхәтләре алган. 2013 елда, кызганычка каршы, район юлларында 2 баланың гомере өзелгән булган.

Правалары булмаса да, руль артына утыралар

Бүген юлда транспорт та көннән-көн арта, шуның белән бергә һәлакәтләр дә. Шуларны истә тотып, куркынычсызлыкны тәэмин итүдә өстәмә чара буларак, ЮХИДИ инспекторлары быел һәр атна саен участок вәкаләтлеләре белән берлектә профилактик рейдларга чыга башлады. Ел дәвамында шундый 83 чара оештырылган, аларда 1500дән артык кагыйдә бозу очрагы теркәлгән.

Узган ел районда 142 кеше машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Аларның 33е таныклыкларын китереп тапшырмаган. Инспекторлар рейдлар вакытында машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителеп тә, руль артына утырган 19 шундый хокук бозучыны туктатканнар.

Машина йөртү хокукына ия наркоманнар да бар

Наркотикларга һәм алкогольгә бәйлелекләре булган 11 кешене прокуратура һәм суд органы ярдәме белән машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Мәгълүматлар базасы буенча, шундый 27 кешенең автомобиле барлыгы билгеле. Аларның исеме махсус системага кертелгән. Тоткарлау һәм таныклыкларын алу буенча эш быел да дәвам итәчәк, дип кисәтәләр инспекторлар.

Җәяүле балаларны да, мотоциклчыларны да күздән ычкындырмыйлар

Югарыда билгеләп үтелгәнчә, аварияләрдә 16 яшькә кадәрге балаларның үлеме теркәлмәгән. Гомумән, балалар катнашындагы һәлакәтләрнең дә, аларда зыян алучыларның шактый кимүе күзәтелгән. Бу җәһәттән мәгълүмат чараларында пропаганда алып баруның, мәгариф учреждениеләрендә балалар белән, әти-әниләр белән әңгәмәләр оештыруның нәтиҗәсе булуын билгеләп үтәләр юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре. Шулай ук балаларның автомобильдә махсус креслода алып барылуын һәрдаим тикшереп тору фаҗигаләрне киметергә ярдәм итә, диләр. Шулай ук рейдлар вакытында балаларның үзләренең юлда кагыйдәне үтәп йөрүе тикшерелә. Узган ел дәвамында юл кагыйдәсен бозган 150 бала ачыкланган (2013 елда - 106), аларның әти-әниләренә карата административ чаралар күрелгән.

Иң начар юллар «Түбән Кама» милли паркы территориясендә

Һәлакәтләр юл өслегенең начар булуы аркасында да килеп чыга. Районда «Түбән Кама» милли паркы территориясендәге юлларны норматив хәлгә китерү буенча эш начар оештырылган дип билгеләп үтә ЮХИДИ бүлеге башлыгы. Бу участоктагы автомобиль юллары беркайда да рәсми рәвештә теркәлмәгән, шуңа күрә аның кемгә караганлыгы да билгесез. Бу юлларны төзекләндерүдә кыенлыклар тудыра, ди ул.

Ә юл билгеләренә килгәндә, узган ел район территориясендәге юлларда 95 юл билгесе куелган, 37се алмаштырылган. Шулай ук авылларда җәяүле кичүләре ясалган. Әле бу юнәлештә башкарасы эшләр дә шактый.

Гыйнвар аендагы һәлакәтләрдә бер кешенең үлеме теркәлде

Быел гыйнвар аенда исә район юлларында кеше үлеме һәм сәламәтлеккә зыян килү белән бәйле 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 287 очрагын ачыклаганнар. Бер йөртүче эчкән килеш, ике кеше правасы булмаган килеш руль артына утырган. Тизлекне арттыру буенча 124, номерлар укылмаган өчен - 50, ярамаган урында каршы як полосага чыккан өчен - 22 беркетмә төзелгән.

Ел башына түләнмәгән штрафлары 10 мең сумнан артыграк булган 136 кеше район буенча ЮХИДИ бүлегендә исәптә торган. Ай дәвамында аларның 13е бурычын түләргә өлгергән.

фото http://www.protaksi.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрәкәт иминлеге