Якты юл
  • Рус Тат
  • Йөз сумга – Бәткедә балалар өчен уен мәйданчыгы

    Соңгы вакытта халыктан җыелган үзара салым акчасының һәр сумына дәүләттән дүрт сум өстәп бирелә башлады. Бу акчалар җирлекләрдә территорияне төзекләндерү, юлларны ремонтлау, зиратларны тоту, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, көнкүреш калдыклары җыюны оештыру, ял урыннары төзү кебек максатларга файдаланыла. Бәтке авыл җирлегендә узган ел җыйган үзара салым акчасын һәм дәүләттән кайткан...

    Безнең районда үзара салым акчасының суммасы 100 сум дип билгеләнгән. Ташламага ия кайбер категорияләр исә бу акчаның яртысын гына бирә. Үзара салымны жыю, аның нинди максатларга тотылуы референдумда хәл ителә. Узган ел мондый референдумда 13 авыл җирлеге генә катнашкан булса, быел бер генә җирлек исемлектән төшеп калып, 22се референдум үткәрергә булдылар. Бәткелеләргә килгәндә исә, былтыр үзара салым акчасын җыярга 1000нән артык кеше генә ризалык белдергән булган. Ә быел 22 мартта үткән референдумга 1983 кеше, җирлектә теркәлгән барлык халыкның 64 проценты килгән. Аларның 1854е, ягъни 94 проценты акча түлим дип тавыш биргән. «Шулай булгач, халык хәзер бу чараның ни дәрәҗәдә мөһим икәнен көннән-көн ныграк аңлый дигән сүз. Чөнки җыелган һәм дәүләттән килгән акчалар яшәү өчен уңайлыклар тудыруга тотыла. Киләчәктә дә бәткелеләр шулай активлык күрсәтсә, ишегаллары әкренләп төзекләндерелер дип уйлыйм. Узган ел 104 мең сум җыеп, дәүләттән 416 мең сум алсак, 22 мартта үткән референдум нәтиҗәләреннән күренгәнчә, быел 200 мең сумлап акча җыярбыз, дәүләттән килгәне белән 1 млн сумга тулар дип фаразлыйм. Бу - территорияне, юлларны төзекләндерүдә зур ярдәм булачак», - ди авыл җирлеге башлыгы Максим Ионычев.
    Балалар өчен яңа уен мәйданчыгы Гагарин һәм Яңа урамнарында урнашкан йортлар арасындагы территориядә төзелә. Дөрес, биредә элек тә мәйданчык булган. Ләкин уен корылмалары берничә генә, алары да бик тузган хәлдә булган. Балалар алардан файдаланмаганнар да. Бүген территориягә сигез төрле уен җиһазы көйләп куелган: беседка, төрле атынгычлар, таучыклар, карусель, спорт мәйданчыгы бар монда. Әле эшләрнең бер өлеше генә башкарылган. Кайбер иске корылмаларны туң эрегәч җирдән тартып аласы, участокка ком саласы, брусчаткадан тротуарлар ясыйсы, мәйданчыкны койма белән әйләндереп аласы һәм, ниһаять, яшелләндерәсе, чәчәкләр утыртасы бар.
    «Башта уен мәйданчыгын мәктәп территориясендә төзү варианты каралган иде. Аннары, бу урамнарда Бәткедәге балаларның күп өлеше яшәвен, һәм, гомумән, күпфатирлы йортларның да шактые биредә булуын искә алып, мондагы мәйданчыкны яңартырга булдык», - ди «Доверие» идарә компаниясенең Бәтке участогы башлыгы Сергей Федоров. Гомумән, тиздән бу территория шәһәрдәгедән ким булмас дип фаразлыйлар биредә яшәүчеләр. Бу ике урамда урнашкан күпфатирлы йортларга да әкренләп капиталь ремонт ясалып бара. Инде соңгы икесендә генә эшләрне тәмамлыйсы калган. Төзекләндерелә торган балалар мәйданчыгы белән рәттән генә узган ел республика программасы кысаларында футбол, баскетбол кебек спорт уеннары өчен мәйданчык төзегән булганнар. Аның бер ягында берничә уен җиһазы куелган. Кыскасы, планлаштырылган эшләр тулысынча башкарылган очракта биредә балаларның ялы өчен барлык уңай шартлар тудырылачак.
    «Мәйданчыкны йортлар арасындагы территориядә төзергә уйлап бик яхшы эшләгәннәр. Йорт тәрәзәләреннән ул уч төбендәге кебек күренеп тора. Шулай булгач, балалар һәрвакыт күз уңында булачак дигән сүз. Җыйган акчаларыбыз саваплы эшкә җәлеп ителгәнгә без бик шатбыз. Чит кеше өчен түгел, үз сабыйларыбыз өчен бит», - ди шушы йортларның берсендә яшәүче Ольга Кузнецова. Аның фикерен башкалар да куәтли. Төзекләндерү шулай дәвам итә алса, без бик шат булыр идек, диләр алар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: