Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Җыеннар башланды

Елның-елында халык көтеп ала бу очрашуларны. Башкарылган эшләргә йомгак ясау, эшлисе эшләрне барлау өчен генә түгел, район җитәкчелегенә шәхси гозерен җиткерү, кызыксынган соравына баш белгечләрдән анык җавап ишетү, проблемаларын уртага салып сөйләшү, күзгә-күз карап фикер алышу өчен килә авыл кешесе җыенга. Дүшәмбе көнне шундый очрашулар Борды һәм Мусабай Завод авыл...

Җыеннар эстафетасын елның-елында беренчеләрдән булып башлаучы бордылылар быел да сынатмадылар. Чыннан да, эшләрен дә оештыра беләләр, халык белән дә уртак тел табып эшлиләр биредә. Мәдәният йортына Борды, Бордыбаш, Җәйләү авылларыннан килгән халыкны башта районның төрле тармакларында эшләүче белгечләр каршы алды, һәркемне игътибар белән тыңлап, сорауларына җаваплар бирделәр. Бордыбаш авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Җәүдәт ага Нуретдиновны ташламалы дарулар белән тәэмин итүдәге кайбер өзеклекләр борчый. Район үзәк дәваханәсе баш табибы урынбасары Ринат Бәшировтан алган җаваптан канәгать калды ветеран. Шушы ук авылдан килгән хезмәт ветераны Нәсимә апа Әхмәтҗанованың гомуми эш стажы 40 елга якын булса да, пенсиясе 5 мең 200 сумнан артмаган. Сыерын да сауган, озак еллар медпукнктта да эшләгән - Пенсия фонды белгечләренә сораулары күп җыелган аның. 86 яшьлек хезмәт ветераны Нурулла абый Әшрәфуллинның гозерен "Татарстан коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ җитәкчесе Риф Миннекәев тыңлады һәм киңәшен дә бирде: суга тиз арада исәпләү приборлары куярга кирәк, шул вакытта гына үзегез тоткан суны төгәл контрольдә тота алачаксыз, диде. Социаль яклау идарәсеннән килгән белгечләргә дә, җирләрне теркәү палатасы җитәкчесенә дә сораулары күп җыелган иде халыкның. Ул арада тамаша залына җыелган халык алдында "Чулпан" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, авыл үзешчәннәре, Борды фольклор ансамбле талантлары чыгыш ясады. Җыенның һәр чарасы әнә шулай бер җепкә тезелеп барды. Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделмәнованың еллык эшкә йомгак ясавы да бихисап саннар белән ялыктыруга кайтып калмады. Үзе белән иңгә-иң куеп эшләгән авыл активистларын сәхнәгә чакырып район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырудан башлады ул үзенең чыгышын. Армия сафларында хезмәт итүче 6 егетнең әти-әниләрен зурлап район хәрби комиссары Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырган чакта зал гөрләтеп кул чапты. "Бу үз җирлегеңдә яшәүче халыкны зурлау гына түгел, үсеп килүче яшь буын, аларның әти-әниләре өчен менә дигән тәрбия мәктәбе дә бит. Бик кирәкле һәм мәгънәле чара бу", - дип хуплау сүзен җиткерде район башлыгы да.

2011 елда башкарылган эшләр дә байтак биредә: иң зур җиңүләре - үзләре яулаган 4 миллион сумлык грант исәбенә Бордыга су кертә башлаганнар, Бордыбаш авылында электр баганаларындагы бөтен чыбыкларны алыштырганнар, Борды авыл зияратының мәйданын киңәйтеп, коймалап куйганнар, урамнардагы бөтен чокыр-чакырларны ямаганнар, Яшьләр урамындагы икенче йортка капиталь төзекләндерү үткәргәннәр. Алтынчы йортның түбәсен яңартканнар. Өч авылда да чүп контейнерлары урнаштырылган. Ә эшләнәсе эшләрдән: клубка газ кертәсе, янгын сүндерү машинасы өчен җылы гараж булдырасы, балалар мәйданчыгы төзисе һәм авыл җирлегенең генераль планын булдырасы бар һ.б. Җыенда шулай ук дуңгызларда африка чумасының нинди куркыныч тудыруы, бу җирлектә халыкның күпләп дуңгыз асравын исәпкә алып, нинди профилактика чаралары кагылгысыз үтәлергә тиешлеге хакында районның баш ветеринария табибы Әнсәр Әбделмәнов чыгыш ясады.

Мус. завод авылының җылы, җыйнак клубында узган җыен да ихлас сөйләшү, фикер алышу мохитында үтте. Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Миннехуҗин үзенең чыгышында өч авыл - Ташкичү, Кызыл Байрак, Мус. Завод авыллары территориясендә башкарылган эшләргә кыскача йомгак ясады. Бу җирлекнең иң зур байлыгы - аның хезмәт сөючән, уңган кешеләре. Колхоз бетте дип төшенкелеккә бирелмәгәннәр, кем нәрсәгә оста, кемнең нинди һөнәре бар - үз эшләрен ачып җибәргәннәр, үзләрен генә түгел, авылдашларын да эш урыннары белән тәэмин иткәннәр. Ташландык остаханәне ремонтлап, компьютерлы станоклар ярдәмендә машиналар өчен запчастьлар җитештерә торган цех ачып, Илдар Фәссахов 100дән артык кешегә эш биргән, Алмаз Шәйхиев Кызыл Байрак авылы халкының пай җирләрен арендага алып, бүгенге көндә әлеге җирлектә шәхси ферма ачкан, 140 баш сарык, 104 баш дуңгыз, 10лап мөгезле эре терлек асрый, 272 гектарда иген үстерә, пай исәбенә халыкка печәнен-саламын, икмәген биреп тора. Роберт Хамеев 20 башлап эре мал асрый, 150 гектарда рапс үстерә, печән, салам белән халыкны тәэмин итә. Кош-кортны да күпләп асрыйлар бу җирлектә. Разия Шәрифуллина, Җиһания Кыямова, Нурдидә Хәкимова кебек уңганнар 120шәр каз үстереп сата. Кызыл Байрак авылы янында җир алып 390шар баш каз, 350шәр баш тавык асраучы тырыш егет Сергей Губаревны да, 45әр сутыйда теплица тотып, бөтен тирә-юньне иртә яздан кыяр-помидор, яшел тәмләткечләр белән тәэмин итеп торучы Александр Тухалкин һәм Ринал Ипкаевны да мактап телгә алды үзенең чыгышында авыл җирлеге башлыгы. Әйе, авыллар үлеп бара, авыл хуҗалыгы бетеп бара дип кемнәрдер зарланып, лаф орган заманда безнең татар авылларында халык тормышка-яшәешкә ябышып ята, йортлар төзи, җан тырмашып яңа шартларда яшәргә өйрәнә. Мус. Завод авыл җирлегендә соңгы елда гына тормышка ашкан максат-алгарышлар - моңа менә дигән дәлил. Бу хакта муниципаль район башлыгы да ассызыклап әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев