Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Язгы чакырылыш башланды

Дүшәмбе көнне Тукай районыннан 5 егет хәрби хезмәткә алынды. Язгы чакырылышта барлыгы 39 тукайлы Ватан алдындагы бурычын үтәргә китәргә тиеш. Алар коры җир гаскәрләре, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре, хәрби диңгез флоты һәм милли гвардия гаскәрләренә алыначак. Ә бүгенге көндә армиядә барлыгы 75 тукайлы хезмәт итә, дип хәбәр итте хәрби комиссар...

Бордыбаштан Илназ Сәхәбетдиновка 19 яшь, армиягә китәргә үзе теләк белдергән. Аның белән без узган атнаның пәнҗешәмбесендә чакырылыш комиссиясенә керергә чират торганда сөйләштек.

- 16 яшемдә хәрби комиссариатка чакырдылар, шунда ук инде китәргә әзер идем. Сәламәтлегем яхшы. Спорт белән шөгыльләнәм. Киләчәктә исә органнарда хезмәт итәргә телим. Әтием дә, абыем да армиядә булганнар. Егет кеше өчен хәрби хезмәтне горурлык дип саныйм, - дип Илназ чакырылыш комиссиясенә кереп китте.

Дүшәмбе көнне Илназ, әти-әнисе, туганнары, якыннары белән саубуллашып, хәрби комиссариатка җыелган булачак солдатлар белән бергә Ватан бурычын үтәргә китте. Аның хыялы - милли гвардиядә хезмәт итү, Республика Президентын саклау.

Круглое Поле поселогыннан Дамир Җамалов исә контракт буенча хезмәт итүне сайлаган. Бүгенге көндә ул техникумда укый, автомеханик һөнәрен үзләштерә. Май аенда инде армиягә китәргә планлаштыра.

- Алай да хезмәт итәсең, болай да хезмәт итәсең. Контракт буенча армиягә китсәң, бер елга артыграк. Шул гына. Ә болай - эш хакы түләнә, - ди Дамир.

Әүвәл ул Севастопольгә китәргә уйлый. Тик соңыннан теләген Таҗикстанга алыштыра. Анда хезмәт хакы югарырак икән.

Бәтке егете Булат Закировка 20 яшь. Ул да хезмәткә якынча 20 май тирәләрендә китәргә тиеш. Яр Чаллы шәһәрендә көллиятнең соңгы курсында локомотив машинисты һөнәренә белем ала.

- Мәскәү шәһәрендә хезмәт итәргә телим. Дусларым арасында күбесе армия хезмәтенә яраксыз дип табылды. Минем исә сәламәтлегем яхшы, спорт белән дә дуслыгым бар. Өйдә ике игезәк энем калачак. Аларга үрнәк күрсәтеп, солдат шинеле киеп, туган ягыма кайтырга хыялланам, - ди Булат.

Чакырылыш комиссиясе барышында бер тукайлыга хәрби хезмәт белешмәсе тапшырылды. Сәламәтлеге буенча ул хәрби хезмәткә яраксыз дип табылган. Ләкин, хәрби комиссариаттан килгән чакыруларга битарафлык күрсәтеп, комиссиягә үз вакытында тиешле документлар тапшырмаган. «Әгәр безнең карамакка әлеге документлар килеп ирешкән булса, сез хәзер белешмә түгел, ә хәрби билет алган булыр идегез», - дип аңлатты комиссия әгъзалары.

Шуны да әйтергә кирәк: шушы көннәрдә Кнәз авылының мәдәният йортында «Россиягә хезмәт итәм» дигән исем астында районкүләм призывник көне дә үткәрелде. Бәйрәмне тантаналы рәвештә Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариат бүлеге башлыгы Дамир Вәлиев ачып җибәрде. Ул армиянең ир-егет өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын, аның патриотизм, дисциплиналы булу кебек сыйфатлар тәрбияләвен билгеләп үтте. Шулай ук күп еллар дәвамында Тукай районы солдатларының яхшы һәм горурланырлык хезмәт итүләрен, еш кына аларны мактап, командирлардан килгән рәхмәт хатларын алуларын да әйтте. Бөтен кеше тын да алмыйча яңа гына армия хезмәтеннән әйләнеп кайткан Рәмис Зарипов чыгышын тыңлады. Ул үз үрнәгендә армия һәм аның бөтен нечкәлекләре турында бәян итте.

Бәйрәмнең аеруча да дулкынландыргыч мизгелләре кызлар тарафыннан ир-егетләргә бер уч туфрак бирүләре булгандыр, мөгаен. «Туган туфракны саклагыз. Ул сезнең җаныгызны иркәләп-назлап торсын, сагыш-борчулардан сакласын, ата-баба йорты, әти-әниләр, якын туган-тумачалар турында хәтерләтеп торсын», - диделәр кызлар, армия хезмәтенә чакырылучы егетләргә карап.

Бәйрәмне тагын да ямьләндереп, «Лебедушка» балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар да килгән иде. Алар бөтен җыелганнарга бер-бер артлы матур шигырьләрен бүләк иттеләр. Ә кызлар исә чарага ниндидер әйтеп бетерә алмаслык моң өсти алдылар. Алар чын мәхәббәт турында сөйләделәр һәм егетләрне вальс биюенә чакырдылар. Соңыннан сүзне призывник Ренат Баһаутдинов алды. Ул барлык кешегә дә игътибарлары һәм шундый олы бәйрәм оештырулары өчен рәхмәт әйтте, намус белән хезмәт итәчәгенә ышандырды.

Армия хезмәтенә чакырылучылар Россия армиясе турындагы махсус видеосюжетны зур кызыксыну белән карады. Чара ахырында исә бар җыелган халык «Патриот» хәрби дан музеенда да булды, андагы экспонатлар белән танышты һәм хәрби хәрәкәтләр вакытында ятып калганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев