Яшел чыршы, басып торчы авыл түрендә!..
Яңа 2012 елны каршы алырга санаулы көннәр генә калып бара. Алда безне зур бәйрәм, ун көнгә сузылган яллар көтә. Авыл җирлекләрендә бу бәйрәм чараларын мавыктыргыч һәм истә калырлык итеп үткәрү, бигрәк тә балаларның кышкы каникулларын күңелле һәм файдалы итеп оештыру бурычы куелды. Әлеге җәһәттән узган җомгада Сәмәкәй авыл җирлегендә булып,...
Сәет авылы клубында җылыту системасы туңып эштән чыккан. Без килгәндә гадәттән тыш хәл килеп чыккан бу участокта "Тукай җылылык-газ оешмасы" хезмәткәрләре эшли иде. Оешманың җитәкчесе Вахит Насыйбуллинны да биредә очраттык.
- Авыл бәйрәмсез калырга тиеш түгел. Бүген кичкә җылылык системасын тулысынча алмаштырып бетерәбез, - диде ул безгә.
Клуб мөдире Айсы-лу Габдрахманованың әйтүенә караганда, Яңа ел киченә биредә авыл үзешчәннәре катнашында бәйрәм концерты әзерләнә. Урманнан алып кайтылган яшел чыршы ишек катында үз чираты җитүне көтә. Җылылык бирүчеләр эшләрен төгәлләп китүгә, ул сәхнә түренә урнаштырылачак. "Ирек" җитештерү кооперативының баш бухгалтеры Фәрит Хөсәенов та биредә. Ул күркәм гадәт буенча бәйрәмдә чыршы утларын кабызу хокукының бу юлы да хуҗалык алдынгыларына биреләчәген әйтте. Бәйрәм булсын дип тырышып йөрүләре. Башланган эш - беткән эш, ди халык, бер тотынгач барып чыгар, шәт! Әнә бит районнан ярдәме дә вакытында килгән. Без газетаны басмага әзерләгәндә редакциягә Сәет клубына җылылык бирелде дип шалтыраттылар.
Сәмәкәй мәдәният йортына курка-курка гына атлап керәм. Җыеннарда, очрашуларда йөргәндә салкынлыгы белән үзәккә үткән бу мәдәният учаклары балкып, үзенә дәшеп тормый шул. Кайвакытта шәлгә төренгән клуб мөдирләре шушы ук бинада үлеп барган мәдәнияткә ясин чыгучы карчыкларны хәтерләтә. Сәмәкәй җирлегенең яңа башлыгы Зиннур Сәгыйтовның, яңа елга матур гына программа әзерләнә, дигәнен искә төшереп, тирән сулыш алып, мәдәният йорты бусагасын атлап кердек. Фойега утыргычлар урнаштырып, бинаның шул өлешен җылытканнар, түрдә - чыршы. Мәдәният йорты директоры Илдар Гадиев, сәнгать җитәкчесе Раушания Габдрахманова, техник хезмәткәр Гөлфәния Шәрәфиева урман гүзәлен бизиләр. Стеналарга кар бөртекләре ясап, түшәмнәргә ялтыравыклар элгәннәр. Бүлмәгә бәйрәмчә ямь кергән.
- Тәрәзәләрне өлешчә җылыттык. Клубка кеше йөрми диләр. Салкын бинага кем килсен!? Олы залны җылыта торган да, аның чыгымнарын түләп бетерә торган да түгел, - диде мәдәният йорты директоры И. Гадиев.
Биредә Яңа елга кызыклы бәйрәм программасы вәгъдә итәләр. Яр Чаллыдан җырчылар Дәниф Шәрәфетдинов, Сәлим Солтанов килергә тиеш. Төрле уеннар, бәйгеләр үткәрергә, лотерея уйнатырга җыеналар. Бу чараның югары дәрәҗәдә үтәсенә ишарәләп: "Шәп гармунчыбыз бар безнең", - дип мактанып та алдылар. Җирлек башлыгы Зиннур Мәсгуть улының танылган җырчы Салават Фәтхетдинов иҗат төркемендә эшләгәнен искәрттеләр. Ә авыл җирендә җырлата да, биетә дә белгән оста гармунчы табу хәзер бик җиңел эш түгел!
Сәмәкәй мәктәбенә дә кагылдык. Балалар мәктәп янына кардан төрле әкият геройлары сыннарын ясап куйган. Алар янәшәсендә фотосурәткә төштеләр. Зур булмаса да шугалак катырганнар. Без килгәндә мәктәп капка төбендә, Сәмәкәйнең символына әверелгән самовар янында, трактор белән эттереп, балаларга шуып уйнар өчен тау ясыйлар иде. Чыршылар да алып кайтканнар. Кышкы каникуллар вакытына балалар өчен ял программасы төзедек, диде мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Әлфира Исхакова. Сүз уңаеннан, район башкарма комитеты "Яңа ел чараларын иң яхшы оештырган белем бирү учреждениесе" исеменә бәйге игълан итте. Ярыша-ярыша әзерләнү өчен этәргеч бар.
Мәктәп эчендә дә Яңа елга әзерлек барганын күрдек. Зал түрендә - бизәлгән чыршы. Балалар тәрәзәләргә төсле гуашь белән рәсемнәр төшерә. Без 9 сыйныф укучылары Алмаз Җаббаров, Алия Минвәлиева, Булат Ситдыйков, Илгиз Хәйруллиннар белән сөйләшеп алдык. Алар өчен киләсе 2012 ел үтә дә җаваплы. Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып, алга таба кайда белем аласыларын хәл итәселәре бар. Безнең кызыксынуга барысы да 9 сыйныфтан соң Яр Чаллы шәһәрендәге төзелеш, педагогика техникумнарына укырга керергә ниятләүләрен әйтте. Якты теләк, уй-хыяллары тормышка ашсын! Яңа ел һәммәбезгә дә шатлыклар гына алып килсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев