Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Яңа поселогында спорт мәйданчыгы төзелә

Бу көннәрдә Казанда су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионаты бара. Аның ачышында РФ Президенты Владимир Путин һәм Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та катнаштылар. Казан бүген Россиянең спорт башкаласы. Республикага Россия дәрәҗәсендәге генә түгел, дөньякүләм дәрәҗәдәге спорт чараларын уздыруны ышанып тапшыралар. Татарстан - башкалада гына түгел, һәр район һәм авылда профессионал...

Республика президент программасы кысаларында безнең районның ике җирлегендә - Түбән Суыксуда һәм Яңа поселогында спорт мәйданчыклары төзелә. Түбән Суыксудагы спорт мәйданчыгын үз эченә алган ял паркы төзелеше турында газетада язма басылган иде инде. Ә бүген без Яңа поселогындагы мини-футбол мәйданчыгы төзелеше белән танышып кайттык.

Поселоктагы әлеге объект өчен урынны мәктәп каршындагы территориядән сайлаганнар. Элек биредә хоккей уйнау урыны булган. Мәктәп ишегалдында яңа хоккей корты барлыкка килгәч әлеге участок бушап калган. Поселок зур, бүгенге көндә монда 1800дән артык кеше теркәлгән, мәктәп яшендә 170тән артык бала исәпләнә. Ә спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар юк диярлек. Дөрес, андый максатларга поселок халкы мәктәп спортзалын файдалана торган булган. Мини-футбол буенча яшьләр командасы күптән түгел үткән ярышларда район күләмендә беренче урынны алуга да ирешкән. «Шуңа күрә мондый спорт мәйданчыгы безгә бик кирәк иде инде. Президент программасының эшләве безнең өчен бик тә кулай булды. Анда катнашып карарга уйладык, ниятебезне район җитәкчелегенә җиткердек», - дип аңлатып үтә Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗанов. Шулай итеп, әлеге программа кысаларында быел районга бүленгән 4 млн 550 мең сум акчаның 2 млн 275 мең сумы Яңа поселогы мини-футбол мәйданчыгы төзелешенә юнәлтелә. Территория чистартылып, тәртипкә китерелеп, май аенда биредә эш башлана.

Без барганда, сишәмбе көнне, тугыз сутыйга якын мәйданны үз эченә алган әлеге мәйданчыкның җирлеге салынган, анда вак таш җәелгән, уен капкалары урнаштырып куелган, яктырту көйләнгән иде. Подрядчы оешма эшчеләре коймалар утырту белән мәшгульләр иде. Әле җирлекне тигезләп бетереп, ясалма үлән җәясе бар. Төзелеш материаллары кайтарылган инде.

Поселок халкы үзләрендә яңа спорт мәйданчыгы барлыкка килүгә бик шат. «Өлкәннәр дә төзелешнең кайчан тәмамланачагы белән кызыксына, балалар исә үткән саен кереп сорап чыгалар», - диләр төзүче егетләр. «Юк, спорт мәйданчыгының күршедә генә урнашуы бер дә комачауламаячак, - ди якындагы йортта яшәүче Равил Хәлилов. - Туп ишегалдына керсә, аны кире тибеп чыгаруы авырмыни?! Җитди итеп әйткәндә, поселокта спорт белән шөгыльләнү өчен шартларның арта баруына бик сөенәбез», - ди ул. «Улларымның икесе дә футбол ярата. Мәйданчыкның ачылуын түземсезлек белән көтәбез», - ди төзелеш яныннан җиде яшьлек улы Таңбулат белән узып баручы Татьяна Галиәкбәрова.

Соңгы елларда районда спортны үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Республика программаларында катнашып та, үз исәпләреннән дә, шул ук вакытта иганәчеләр ярдәме белән дә авыл җирлекләре спорт объектларын төзергә, тузганнарын яңартырга тырышалар. 2012-2014 елларда авылларда өч универсаль спорт мәйданчыгы, бер универсаль спортзал, бер мини-футбол мәйданчыгы сафка басты, 16 яңа хоккей корты төзелде, 12сенә капиталь ремонт ясалды. Бүгенге көндә 200дән артык спорт корылмасы эшли. Халык аларның һәрберсендә бик теләп шөгыльләнә. Озакламый, август аенда, Түбән Суыксудагы һәм Яңа поселогындагы мәйданчыклар да үз ишекләрен ачачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев