Газетабызның узган җомга санында 27 август көнне Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым республикабызның иң яхшы гаиләләре белән очрашу үткәрәчәк, әлеге очрашуда райондашларыбыз - Яңа Бүләктән Назыйр һәм Дилбәр Гыймазетдиновлар бара дип хәбәр иткән идек. Редакциябезнең иҗат төркеме Казаннан әйләнеп кайтканнан соң Гыймазетдиновлар...
«Яңа Бүләк авылы - безнең иҗат бишеге
Дилбәр ханым һәм Назыйр әфәнде белән мин редакциягә эшкә килгәч үк танышкан идем. Төрле чараларда, концертларда алар матур итеп чыгыш ясыйлар: Назыйр абый төрле музыка коралларында уйнап, моңлы итеп җырласа, Дилбәр апа исә үзен оста конферансье буларак күрсәтә.
Алар мине бик җылы каршы алдылар, кызыклы сәфәрдән кайткач уртаклашасы фикерләрен тыңлау, яшь чакларындагы хатиләрендә бергәләп йөзү күңелемә яктылык бирде.
- Без Назыйр белән 1985 елның 1 октябрендә таныштык. Икебез дә ул вакытта Алабуга мәдәният училищесының II курсында укый идек. Назыйр безнең 30 кыздан торган төркемгә бер егет булып кушылды. Армиядән яңа гына хезмәт итеп кайткан егеткә кызыгып йөрүчеләр дә күп булгандыр, - дип сөйләп китте Дилбәр ханым.
- Мин үзем ничектер бер караудан ук Дилбәрне үз иттем, аның янына барып утырдым. Беренче күрешүебез, күз карашларыбыз белән очрашу шул вакытта ук булды безнең, - дип сүзгә кушылды Назыйр абый. - Шуннан бирле гел бергә булдык инде. 1986 елның май айларында Дилбәрне үземнең туган авылыма Таулыкка алып кайттым. Аннан озак та тормадык, 1986 елның 23 август көнендә Теләнче Тамакта язылыштык без.
- Мин үзем тумышым белән Лениногорск районы Зәй Каратай авылыннан. Назыйр белән өйләнештек, әле ул вакытта укуыбызны да тәмамлыйсы бар иде. Декабрь аенда диплом якладык та, безне Мусабай-Завод авылына җибәрергә тиешләр иде. Ләкин язмыш Яңа Бүләккә «илтеп ташлады» дисәң дә дөрес булыр. Күп тә үтмәде без клубта эшли дә башладык, - дип куя сөйләшкәндә Дилбәр ханым.
Яшь гаиләгә Яңа Бүләк авылыннан фатир бирәләр. Беренче оештырган бәйрәмнәрен алар хәзер дә бик яхшы хәтерлиләр.
- 23 февраль - Совет армиясе көнен үткәрергә кирәк иде. Мин клуб каршына афиша элеп куйдым да, шуның белән кеше дә җыелыр, сценарий да язырмын дип уйлаган идем. Көне килеп җиткәч, клубка бер кеше дә килмәде. Ул вакытларда китапханәдә Рәзинә апа Шакирова эшли иде. Мин аны остазым дип әйтә алам. Афиша элеп кенә эш бетми, аның өчен кешеләр белән аралашырга, авыл яшьләре белән тыгыз элемтә урнаштырырга кирәк, диде ул. Шуннан соң апрель аенда смотр концерт оештырдык без. Монда безгә булышкан, ярдәм кулы сузганнардан Ренат Гобәйдуллинны, ирле-хатынлы Закирҗан абый белән Кифая апа Әхмәтҗановларны атап әйтергә була, - диде Дилбәр Булатовна аерым бер дулкынлану хисләре белән.
Гыймазетдиновлар үзләрен бик бәхетле диләр. Тормышлары авыр чорларга да, акчасызлык заманаларына да туры килгән, ләкин аңа карамастан, гел бергә булганнар, бер-берсенә терәк һәм юаныч булып кыенлыкларны бергә җиңгәннәр.
- Нинди генә эшләр эшләнелмәде: фермаларга барып, концертлар да куйдык, мәктәп балалары белән дә төрле чаралар үткәрә идек, күрше авылларга да барып йөрдек, ул стенд-газеталарны ничәшәр меңне ясаганбыздыр, хәзер барысы да истә дә түгел инде. Сабан туе бәйрәмнәре хәзер дә гөрләп уза безнең авылда, аны бөтен кеше ярата, күп кеше килә. Ул бәйрәмнәрне дә без алып бара торган идек. Илһам абый Шакировның да кайтканы бар, кайткан саен ул да клубка кереп чыгып, моңлы җырларын суза торган иде», - дип искә алалар Гыймазетдиновлар. Яңа Бүләктә яшәүләренә дә 27 ел тулган икән инде.
1988 елда Назыйр әфәнде «Яшьлек» вокаль-инструменталь ансамблен (хәзерге исеме «Мизгел») оештырып җибәрә. Яшьләр белән бергә алар синтезаторда, баянда, гитарада, тальянда, курайда уйныйлар.
- Мин исә 1998 елда «Нур» театр коллективын оештырып җибәрдем. Үзешчәннәр белән бик күп спектакльләр куйдык. Катнашкан артистларның бөтенесенең дә исемнәрен атап китеп тә булмый, алар шулкадәр күп. Спектакльләр белән төрле авылларга чыгып йөрдек. Төннәр буе рольләр өйрәнеп, декорацияләр эзләп йөрүләребез истә калган. 2009 елда безнең коллектив «Халык театры» исемен алды. Яр Чаллы шәһәренең татар драма театрында да чыгышлар ясадык, Казанның Галиәсгар Камал академия театрында да үзебезне күрсәтү бәхете тиде, - дип аерым бер ярату белән сөйләде Дилбәр апа.
Чыннан да, алар үз эшләрен шулкадәр яраталар, ихлас күңелдән сөйләүләреннән үк күренә бу.
Алар бер-берсен тулыландырып, бербөтен булып яшиләр
Гыймазетдиновларның Айгөл, Миләүшә, Алинә исемле берсеннән-берсе чибәр, акыллы кызлары бар. Бүгенге көндә инде алар әти-әниләренә оныклар үстерәләр.
- Балалар безнең белән бергә сәхнәдә үсте. Коляскаларны этеп, балаларыбызны култык астына гына кыстырып, эшләп йөри идек. Алар, бәлки, сәхнә артында үскәнгәдер, талантлы булдылар. Кызларыбыз матур итеп җырлый, оста итеп бииләр. Оныкларыбыз да безгә тартым, шуңа сөенеп бетә алмыйбыз, - диләр Гыймазетдиновлар.
Сүз арты сүз чыгып, яңадан иҗат юлларына барып тоташабыз.
- 2010 елның 25 гыйнварында «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» дигән медаль бирделәр Назыйрга. Моннан тыш, икебезнең дә Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары бар. Шулар белән горурланабыз, - ди Дилбәр Булатовна. - Мин язмышыма бик рәхмәтле, дөресен генә әйткәндә, Назыйр - 70 төрле һөнәр иясе. Нинди генә эшкә тотынса да, аны башкарып чыга, шуңа сокланам. Каенанам Нәкыя әни дә бик тәрбияле, уңган-булган хатын. Нинди генә ризык пешерми, ә ул чиккән, бәйләгән, теккән әйберләрен санап бетереп булмый. Каенатам Фәнир әти дә оста куллы кеше иде. Гармунда уйный, күз ачып йомганчы сандык та ясап бирә торган иде. Назыйр да боларның бөтенесен эшли белә. Моның өстенә әле ул моңлы итеп җырлый да, ретро җырлары бигрәк тә күңелләргә үтеп керешле, - дип горурланып сөйләде Дилбәр апа.
- Яшәгән мәлдә көнләшүләр дә булгандыр. Әллә икегез дә бер казанда кайнаганга андый борчылулар булмадымы? - дип сорау бирәм.
- Яшь вакытта алары да булгандыр инде. Тормыш инде ул җайлы, шома гына бармый. Андый чакларда сабыр, түземле булып, бер-береңне тыңлап, хөрмәт итә белү кирәк. Мин үзем кызмача кеше, ә Назыйр тыныч холыклы. Сүзгә килгән вакытта ул беренче булып эндәшә торган иде, бервакытта да бер-беребезгә ачу-үпкә саклап йөрмәдек, - ди Дилбәр ханым.
- Хәзер исә нинди план-идеяләр белән янып яшисез?
- Белгәннәребезне балаларга өйрәтәбез, театр артистларына киңәшләр бирәбез. Мин сәхнәдә чиле-пешле, ясалып бетмәгән әйберләр куюны яратмыйм. Концерт оештырырга алынам икән, аны җиренә җиткереп башкарып чыгарга тырышам. Театрыбыз артистларын да шуңа өйрәтәм. Алар үзләре дә миңа булышырга гына торалар. Минем күңелдә йөртә торган бер хыялым бар - клубта шундый иске әйберләрдән торган бер бүлмә - музей ясыйсы иде. Бер әйберне дә югалтасы килми, алар шунда сакланыр иде. Назыйр исә балаларны җырга өйрәтә, җыр сайлап алуда үзенең төпле киңәшләрен бирә, үзе дә күп кенә җырлар авторы бит, - ди Дилбәр Булатовна.
- Мин исә клубка капиталь ремонт ясатуларын теләр идем, шунда элеккеге вакытлардагы кебек ЗАГС оештырыр идек. Яңа Бүләк авылын туристлык зонасы буларак та эшкә җигеп була бит. Күрсәтер җирләребез күп безнең: табигате матур, чишмәләре саф, чиста сулы, Илһам абый Шакировның музей-йорты бар. Шуларны күрсәтәсе, бөтен илгә танытасы килә, - дип эч серләре белән бүлешә Назыйр әфәнде дә.
Менә шундыйлар алар Гыймазетдиновлар: үзләре өчен бер әйбер дә кирәк түгел, һаман да яраткан авыллары өчен тырышалар, эшлиләр, яшьниләр, гөрлиләр.
- Без беркайчан да акчага кызыкмадык, байлык артыннан кумадык. Безнең өчен иң мөһиме - балаларыбызның, якыннарыбызның исән-сау булулары, аларның матур итеп гомер кичерүләре, һәм хезмәтебезнең кешеләргә кирәк булуы - диләр әңгәмәдәшләрем.
Бу очрашу күңелдә җылы тәэсир калдырды
Казан Кремлендәге очрашуга гаилә традицияләренә тугрылык саклаган 50дән артык пар килгән. Алар арасында - республикабызда яшәп, төрле өлкәләрдә хезмәт куючы һөнәр ияләре.
- Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән гаиләләрне башта Казан гаилә үзәгендә җыйдылар. Соңыннан исә безне Кремльгә алып киттеләр. Президент алдында мәртәбәле конкурслар җиңүчеләре, үрнәк гаиләләр чыгыш ясады. Шул вакытта олы экранда очрашуга килгән гаиләләрнең фотолары чыгып барды. Барысы да шундый зәвыклы, матур итеп эшләнелгән, кыскасы, югары дәрәҗәдә оештырылган. Безгә Президент имзасы куелган истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Рөстәм Миңнеханов исә: «Бүген бирегә иңне-иңгә куеп, озын гомер юлы үткән, башкаларга үрнәк булырлык гаилә корган, игелекле балалар үстергән парлар җыелды. Гаилә ул - нәни бер дәүләт. Шунда тынычлык, тырышлык, иминлек булса, дәүләтебез дә нык булыр. Мондый очрашуларны күркәм традициягә әверелдереп, ел саен уздырырга кирәк», - дигән сүзләрне әйтте. Кремльдә шундый җылы мохит хөкем сөрде. Президет һәм аның хәләл җефете белән очрашу күңелдә искиткеч җылы тәэсир калдырды, - ди Дилбәр Булатовна.
Нет комментариев