Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Яңа парламент авылның да өметен акласын иде

Россия Федерациясе алтынчы чакырылыш Федераль җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар районыбыз җирлегендә зур активлык белән үтте, алдагы 5 елда илебез язмышын хәл итүдә катнашачак яңа парламентка исемлектәге 26836 сайлаучының 96,89 проценты үз тавышларын бирде. Районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Валентина Игнатьева хәбәр итүенчә, "Бердәм Россия" - 92,81 процент, «Гадел Россия»...

Авыл хуҗалыгын үстерүгә, авылларны яшәтүгә, мәктәпләр, балалар бакчаларының матди-техник базасын ныгытуга, яшь гаиләләрнең бүгенгесен, киләчәген тәэмин итүгә юнәлтелгән максатчан программалар, яңа законнар кабул итәрдәй кыю фикерле, көчле депутатлар килсен иде яңа Дәүләт Думасына. 4 декабрь көнне зур өметләр баглап сайлау участокларына килгән райондашларның теләге-фикере шул. Без Мәләкәс мәдәният йортында урнашкан 2687нче сайлау участогына килгәндә, әле яктырып кына килә, ләкин барлык өйләрдә дә утлар кабынган иде. Гомер-гомергә таң белән торып, мал-туарын карап, хуҗалыктагы башка эшләрен дә барлап, сайлау участогына иң беренчеләрдән килергә күнеккән авыл өлкәннәрен көтәм. Һәм, ниһаять, нәкъ 7.30 сәгатьтә тышкы ишекнең киереп ачылган тупсасында беренче сайлаучыбыз - әби дә, бабай да түгел, 19 яшьлек мәһабәт гәүдәле егет күренә. Яр Чаллы шәһәрендә электр-газ белән эретеп ябыштыручы булып эшләүче Ринат Сәмигуллин икән. Сайлау участогы ачылганчы, бәйрәмчә бизәлгән иркен фойеда егет белән якыннанрак танышам, сайлауларга мөнәсәбәте белән кызыксынам. «Минем көчле һәм бай илдә яшисем, яхшы хезмәт хакы алып эшлисем, үз фатирымны булдырасым, гаилә корасым, балалар үстерәсем, аларны лаеклы шартларда яшәтәсем килә. Яңа парламентка зур өметләр баглыйм. Шуңа күрә сайлауга да беренче булып килдем: үз тавышымны үзем ишеттерәсем килде,» - диде Ринат эчке бер горурлык белән. Беренче сайлаучы буларак, бүләк тә тапшырдылар үзенә. Гражданлык позициясе булган, үз язмышына битараф булмаган шундый төпле, кыю яшьләр үсүе ихлас куандыра. Ә халык, гомумән, актив Мәләкәстә. Без сайлау участогында булган ярты сәгать вакыт эчендә генә күпме кеше тавыш биреп өлгерде. 40 елдан артык терлекчелектә эшләүче хезмәт ветераны Константин Константиновның да өметләре зурдан яңа Дәүләт Думасы депутатларына. Гомер буе фермада савымчы булып эшләүче хатыны Галина белән 3 малай - 3 бөркет үстерәләр алар. Укытасыбыз да, бәхетле гаилә корганнарын да күрәсебез килә. Дөньялар имин, еллар бәрәкәтле булсын иде,» - диде Константин Зиновьевич. Лаеклы ялдагы хезмәт ветераны Людмила Лобачның, «Жилище» ҖЧҖдә сантехник булып эшләүче Виталий Исаевның, участок сайлау комиссиясе рәисе Галинур Булатовның, аның урынбасары Михаил Ананьевның да теләге бер - яшәеш алга, яхшыга гына барсын. Көчле илдә, көчле республикада яшәве-иҗтиһат итүе дә җиңелрәк. Мәдәният йортына һәркем күңел күтәренкелеге, бәйрәм рухы алып керде. Балаларын җитәкләп килгән яшь гаиләләр җанлылык бирсә, башларын югары күтәреп, вәкарь генә атлап кергән, ихлас җитдилек белән кул куеп, сайлау бюллетеньнәрен алган чал чәчле ветераннар мәһабәт олпатлылык өстәде. Соңыннан участок сайлау комиссиясе рәисе Г. Булатовтан алган мәгълүматларга караганда, 2687нче Мәләкәс сайлау участогыннан Дәүләт Думасына сайлауларда исемлектәге 775 кешенең 99,1 проценты тавыш биргән.

Бәтке сайлау участогында да халыкның шау-гөр килеп, бер-берсе белән хәл-әхвәл сорашып, мәдәният йортына агылган мәленә туры килдек. «Бәтке коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ баш энергетигы Андрей Бубенко ун еллап инде шушы сайлау участогы рәисе вазыйфаларын башкара икән. Сайлауларның барышыннан канәгать. «Халык өзелеп тормый, бик теләп гражданлык позициясен белдерә. Яшьләр бу юлы беркайчан булмаганча актив, шунысы бигрәк тә сөендерә», - диде ул. Шушы авылда туып-үскән, биредәге урта мәктәптә белем алган 26 яшьлек Илшат Газизов та авыл яшьләренең киләчәген ышанычлы итәрдәй, туган җирдә, туган нигездә гөрләп яшәрдәй программалар кабул ителсен, булганнары дәвамлы булсын иде дигән теләк белдерде. Торак-коммуналь хуҗалыгында машина йөртүче Яков Дубровин да, Олег Григорьев та, 30 ел шушы хуҗалыкта кәбестә үстерүче Гөлфинә Мисалова да Дәүләт Думасына нинди депутатлар сайлануы безнең өчен барыбер түгел, чөнки 5 ел дәвамында безнең яшәешебезнең нинди булуын алар хәл итәчәк бит, диделәр. Әлеге сайлау участогында исемлектәге 3000 кешенең 98 проценты сайлауларда катнашкан.

Биклән авылында урнашкан 2667нче сайлау участогында тавыш бирү төгәл иртәнге сәгать 8дә башланды. Биредә бәйрәм мохите хөкем сөрә, авыл җирлеге ягыннан дәртле җырлар яңгырап тора иде. Тынгысыз авыл халкы, иртән иртүк торып, сайлауга агыла. Урналар куелган бүлмәдә берничә сәяси партиядән күзәтчеләр утыра.
Иң беренчеләрдән булып Биклән янгын сүндерү бүлегенең янгын сүндерүчесе Дамир Мостафин сайлады, аңа сайлау комиссиясе рәисе Р. Шәйдуллина истәлекле бүләк тапшырды.

- Шөкер, тормышлар бер эзгә салынып бара. Бар партия вәкилләре да халык өчен эшләрбез, дип ышандыра. Бу сүздә генә калмасын, хактан дә шулай булсын иде. Үзем тавыш биргән партиягә зур ышанычлар баглыйм, - диде ул, илгә-көнгә тынычлык, иминлек теләп.

Биклән сайлау участогына барлыгы 1147 кеше килергә тиеш булып, исемлеккә исәптән төшерү таныклыгы белән башка җирләрдән кайткан 6 кеше өстәлгән. Бу көнне барлыгы 97 процент халык тавыш биргән. Килергә мөмкинлеге булмаган 150 урын өстендә ятучыга өйләренә барып сайлату оештырылган. Быел сайлаучылар сафына тагын 8 егет һәм кыз өстәлгән. Сайлау комиссиясе тарафыннан аларның һәрберсенә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Әйе, парламент бердәй максат, бердәй омтылыш белән эшләгәндә, законнар төптән уйланылып, бөртекләп анализланып кабул ителгәндә, илкүләм проектлар халыкның реаль ихтыяҗларын искә алып төзелгәндә 5 ел эчендә бик зур эшләр башкарырга мөмкин. Шундый парламентны, авылның гозеренә дә колак сала белүче депутатларны сайлаганбыздыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев