Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Ветеринария участоклары машиналы булды

Бәйрәм көннәрендә Казанның Игенчеләр сарае каршындагы мәйданында район ветеринария участокларына машиналар тапшыру тантанасы булды. 99 өр-яңа "Нива" автомобильләре ачкычларын участок ветеринария табибларына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Күзкәй участогы ветеринария табибы Мингасыйм Сөнгатуллин һәм Кнәз участогы ветеринария табибы Ленар Хәбибуллин да бар иде.

Райондашларыбызның кичерешләрен аңларга була: "Президент кулларыбызны кысып, матур теләкләр белән, рәхмәт әйтеп тапшырды ачкычларны. Ничек дулкынланганыбызны үзебез генә беләбез," - дип искә ала әлеге мизгелләрне Күзкәй участогы ветеринария табибы Мингасыйм Миргасыйм улы. Авылда эшләүче участок ветеринария табибларына карата мөнәсәбәтнең уңай якка үзгәрүенә, гомумән ветеринария хезмәтенең сыйфатын яхшырту, матди-техник базасын ныгыту максатында конкрет чаралар күрелүенә ихлас сөенеп кайткан ул. Башкача мөмкин дә түгел. Бүгенге көндә республикабыз терлекчелекне үстерүгә йөз тота. Авылларның яшәешен тәэмин итүче бу тармакка ярдәм йөзеннән максатчан программалар кабул ителә. Эре терлекчелек комплекслары төзелә, гаилә фермалары, күпләп мал үстерүче шәхси хуҗалыкларның саны артканнан-арта бара. Ә аларның эшчәнлеген ветеринария хезмәтеннән башка күз алдына да китереп булмый. Бүгенге ветеринария табибына таләпләр дә көннән-көн катгыйлана. Төрле регионнардан йогышлы авырулар күчү куркынычы югары булган заманда яшибез. Көндәлек профилактика чаралары үткәрү, маллардан анализлар алу, лаборатор тикшерү, дәвалау-тернәкләндерүне югары сыйфат белән башкару өчен һәр ветеринария участогында заман таләпләренә җавап бирә торган инструментлар, төгәл технологик җиһазлар белән тәэмин ителгән эш бүлмәсе булырга тиеш. Әлегә табибларның күпчелеге терлекчелек фермаларындагы яраклаштырылган бүлмәләрдә, күптән яңартылмаган инструментлар белән эшли. Яшерен-батырын түгел, авыл җирлегендә, терлекчелек фермаларында көне-төне маллар янында уралып, уңайлыгы булмаган шартларда җан тырмашып малларның сакланышын тәэмин итүче участок ветеринария табибының эше бүгенге яшь белгечләрне кызыксындырырлык түгел. Хәтта шушы һөнәрне сайлап югары белем алган яшьләр дә кабат авылга кайтырга атлыгып тормый. Әлеге өлкәдә кадрлар проблемасы кичектергесез хәл итүне сорый: участок ветеринария табибларының күбесе пенсия яшенә җитеп килә. Дөрес, соңгы вакытта әлеге һөнәрнең абруен күтәрү, яшь белгечләрне авылларга эшкә кайтырга кызыксындыру чаралары турында ил, республика җитәкчеләре дәрәҗәсендә җитди сөйләшүләр алып барыла. Әйтик, авылга эшкә кайткан дипломлы ветеринария табибына 100 мең сум күләмендә премия бирү(хезмәт хакына өстәмә түләүләрне дә калдырып), федераль максатчан программа буенча ташламалы торак белән тәэмин итү турындагы тәкъдимнәр игътибарга лаек. Төп шарт - яшь белгечнең 5 ел авылда эшләве. Әлеге тәкъдимнәрнең дә якын арада тормышка ашуына ышана ветеринарлар. "Президент белән очрашудан зур өметләр белән кайттык. Ике иң мөһим участогыбыз яңа транспортлы булды. Ветеринария хезмәтен махсус автомобильләр белән тәэмин итү алга таба да дәвам итәчәк. Шушы араларда көндәлек куллану өчен кирәкле яңа инструментлар җыелмасы кайтырга тиеш," - дип куанычын уртаклашты район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Әнсар Әбделманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев