Якты юл
  • Рус Тат
  • Ватанны саклау изге эш – теләүчеләр генә аз

    Башланды! Егетләрне тагын армия сафларына чүпләр вакыт җитте. Октябрь-декабрь айларында Татарстанның 5 меңләп егетен хәрби хезмәткә алып китәчәкләр. ТР чакырылыш комиссиясенең бу көзгә билгеләгән планы шундый. Бер ел дәвамында егетләр туган йортларыннан, әти-әниләреннән, туганнарыннан, дусларыннан читтә булачак. Яңа шартларда, әйтергә кирәк, күнекмәгән, усал шартларда яшәргә өйрәнәчәк, туган илне саклау кебек...

    Яңалыклар керә тора...

    Һәр чакырылыш булачак солдатлар өчен үз яңалыгы белән килә. Күптән түгел хәрби хезмәт вакытын ике елдан бер елга калдырдылар. Әлбәттә, армиядәгеләр өчен дә, аларны зарыгып көтүче якыннары өчен дә бик яхшы булды ул. Узган ел ата-аналарга балаларын хезмәт урынына кадәр озата барырга рөхсәт иттеләр. Бу да начар түгел. Аннары егетләргә сим-карталары белән бергә кәрәзле телефоннар бирделәр. Ә бу чакырылышның төп яңалыгы - юлга кузгалыр алдыннан булачак солдатларыбыз быел кулларына "ВТБ-24" банкының пластик карталарын алачаклар. Бу турыда ТР Министрлар Кабинетында журналистлар белән үткән видеокиңәшмәдә республика хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте. Хезмәт итү барышында рядовой солдатларга айга 400 сум, сержантларга 500 сум исәбеннән акча күчерелеп барылачак. Хәрбиләр әйтүенчә, бу гамәл "тәҗрибәле" солдатларның яңа килгән яшьләрдән акча кысуына әзме-күпме киртә булачак. Бу яңалык безнең республикада гына түгел, бөтен Россия территориясендә кертеләчәк. Идея дә РФ Оборона министрлыгыныкы. Ә 2012 елда армиягә чакырылучыларның электрон паспортын булдырырга җыеналар. Бу хакта да журналистларга Сергей Погодин житкерде. Әлеге паспортта булачак солдатның сәламәтлек тарихы туган көненнән башлап язылачак. Бу хәрби комиссариатның район бүлекләренә эшне тизләтергә, җиңеләйтергә мөмкинлек бирер дип көтелә. Дөрес, әлегә бу эш проектта гына. Шулай да яңалыкны уйлап табучылар аның тормышка ашарына ышаналар.
    Армиядә хезмәт итүнең егет кеше өчен чыннан да кирәклеген дә тагын бер кат ассызыклады республика хәрби комиссары. Хәрби-патриотик клубларның, кадет мәктәпләренең эшчәнлеген югары бәяләде. Хезмәт итү срогының бер елга калуын, солдатларның йөкле хатыннарына, балаларына федераль пособиеләр түләнүен армия сафына чакырылучылар өчен уңай күренеш буларак билгеләп үтте. Сүз дә юк, хәрби җитәкчеләр частьларда шартларның яхшы якка үзгәрүен, хезмәт урыннарындагы уңайлыкларның артуын да әйтәләр. "Без үз егетләребез өчен борчылабыз һәм алар турында һәрдаим кайгыртып торабыз", - ди республика хәрби комиссары. Хәзер солдатларны яклаучы оешмалар яхшы гына эшләп килә. Алар ата-аналар белән уллары хезмәт иткән урыннарга баралар, очрашалар, проблемалар булганда хәл итү җаен табарга тырышалар. Ләкин, шуңа да карамастан, ата-аналарның күбесе бүген баласын армиягә җибәрергә шүрли. Аның сәламәтлеге, гомере өчен курка.

    Егетләрне хәтта медицина комиссиясенә китереп булмый

    Район хәрби комиссариатына көзге чакырылышта 40 егетне армия сафларына озату планы куелган. Чакырылыш комиссияләренә барысы 310 кеше килергә тиеш. Аларның нибары 187се генә килеп күренгән. 123еннән чакыруга бернинди җавап юк. "Чакыру җибәрдек, өйләр буйлап йөрдек, шулай да 187 кешедән арттыра алмадык", - ди район хәрби комиссары Рәис Юнысов. Аларның да 96сының хезмәт итү вакыты төрле сәбәпләр белән (уку, гаилә хәле һ.б.) кичектерелгән, 83е сәламәтлеге буенча яраксыз дип табылып, өстәмә дәвалануга озатылган. Көзге чакырылыш барышында үткәрелгән өч комиссия нибары 8 егетне армиягә җибәрерлек дип тапкан. Бу, әлбәттә, яхшы күрсәткеч түгел. Узган атнада уздырыласы чакырылыш комиссиясенә үзем дә барып, егетләр белән бераз аралашып кайтырга җыенган идем - кызганыч, насыйп булмады. Инде чыгып китәм дигәндә генә чираттагы комиссиягә килүчеләрнең бөтенләй юклыгын белдем.
    "Авыл җирлекләре эшләмәсә без генә бу мәсьәләне берничек тә хәл итеп бетерә алмыйбыз, бу очракта бергә булу кирәк", - ди хәрби комиссар. Район чакырылыш комиссиясе карары нигезендә, һәр авыл җирлегенә бурыч куелган. Аның үтәлешенә җирлек башлыклары һәм бу эш белән шөгыльләнү өчен махсус билгеләнгән хәрби-исәп хезмәткәре җаваплы. Беренчел хәрби исәпне гамәлгә ашыру өчен федераль бюджет субвенция бүлеп бирә. 2011 елда, мәсәлән, безнең районга бу максатка 1 млн 713 мең 400 сум акча бирелгән. "Акча авыл җирлекләренә китә, ләкин күбесендә тиешенчә кулланылмый", - дип билгеләп үтә Рәис Шаһит улы. Хәрби комиссариаттан агымдагы елның 1 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, авыл җирлекләренең тугызында әлеге акчалар бөтенләй файдаланылмаган. Сәбәп итеп алар вакыт җитмәүне, эш күплеген, федераль казна программасының төзексез булуын китергәннәр. Әҗмәкәй, Бәтке, Боерган, Калмаш, Калмия, Кнәз, Круглое Поле, Кече Шилнә, Мәләкәс, Түбән Суыксу авыл җирлекләренең чакырылыш буенча бик начар эшләвен билгеләп үтә хәрби комиссар. Шул ук вакытта Борды, Иштирәк, Күзкәй, Биклән, Иске Абдул, Иске Дөреш кебек җирлекләрнең чакырылыш кампаниясенә җаваплы карауларын белдерә. Комиссиягә килмәүнең сәбәпләрен белергә тырышып, мин берничә авыл җирлегенә шалтыратып карадым.
    Гозеремне әйтүгә, Боерганның хәрби-исәп хезмәткәре җавабын: "Бигрәк авыр сорау белән мөрәҗәгать итәсез, - дип башлады. - Качып йөрүчеләр берсе дә 18 яшьлек малайлар түгел. Армиягә чакыру яше чыкканны көтеп вакыт уздырырга тырышып йөрүчеләр. Күбесе биредә теркәлгән генә, аларны берничек таба торган түгел. Сәламәтлеге, гаилә хәле буенча азат ителүчеләр күп». Түбән Суыксуда, шушы сәбәпләргә өстәп, исемлекне шартлы рәвештә хөкем ителүчеләр дә тулыландыра икән. Законнары да бик кызык инде аның бездә - бер карасаң, шартлы хөкем ителгән кеше ни өчен армиягә бармаска тиеш соң әле??? Калмашта армия яшендәге 12 кеше исәпләнә. Аларның 5есе чакыруга җавап бирми. "Нишләтим инде мин аларны. Повесткаларны илтеп бирәбез. Участковый белән эшлибез", - ди хәрби-исәп хезмәткәре. Биредә дә шул ук сәбәпләр.
    Хәрби-исәп белгечлекләренә укырга килүчеләр саныннан да канәгать түгелләр хәрби комиссариатта. Югыйсә, бәяләр дә түбән. "С" категориясе буенча машина йөртергә өйрәнү, мәсәлән, бөтенләй түләүсез нигездә башкарыла. 2011-2012 елларда 26 кешене укыту планга куелган. Беренче төркем 10 октябрьдән эшли башлаган. 13 урынына 9 курсант җыелган.
    "Чакырылыш кампаниясендәге бүгенге хәл, әлбәттә, зур борчу тудыра. Мин шәхсән үзем авылларга чыгарга, армиягә чакырылучылар белән, аларның һәм бүгенге көндә хезмәттә булганнарның әти-әниләре белән, мәктәп укучылары белән очрашырга әзер. Егетләребез армиягә барудан курыкмасыннар иде. Ничек хезмәт итү, нигездә, үзеңнән тора. Без аларга начарлык теләмибез, сәламәтлеге туры килмәсә, җибәрмибез. Чөнки аның өчен без җавап бирәбез. Гомумән, безнең кулда - кеше язмышы. Барысын да күреп бетермәгәнбез икән, бер ел эчендә яшүсмер юкка чыгып кайтырга мөмкин. Әгәр барысын да дөрес эшләсәк - солдат чын ир-егет булып кайта", - дип фикерен йомгаклый районның хәрби комиссары.

    Гади хезмәткәме, контракт беләнме?..

    Язгы чакырылыш планы көзгесеннән 26 егеткә артыграк иде. Кимү бездә генә генә түгел, бөтен республика, ил буенча шулай. План кыскаруның беренче сәбәбе - Россия армиясе сафларын контрактчылар тулыландыруы. Контрактчылар - армиянең киләчәге дип билгеләп үтә республика хәрби комиссары Сергей Погодин. Аның әйтүенчә, контрактчыларга аена 27дән башлап 35 мең сумга кадәр акча вәгъдә итәләр.
    Ел башыннан районнан җиде ир-егет контракт буенча хезмәткә киткән. Хезмәт иткән урыннарында төпләнеп калучылар да бар. Алар хезмәт чорында фатир белән тәэмин ителә. Гаилә белән киткәннәрнең хатыннары эшкә, балалары бакчаларга, мәктәпләргә урнаша. Контракт башта өч елга төзелә, аннары теләгән очракта озынайтыла. Нигездә, андыйлар Үзәк хәрби округына, Ерак Көнчыгышка, Таҗикстанга җибәрелә. Әлбәттә, мондый хезмәтнең үз уңайлыклары бар. Мәсәлән, түләүсез яшәү, хезмәт урынына кадәр бушлай бару, 30дан башлап 45 тәүлеккә кадәр түләүле ял, елга бер тапкыр санаторий-курортта дәвалану һ.б.

    Көзге чакырылышта - беренчеләр

    Районнан көзге чакырылышта армиягә алынучы егетләрнең беренчеләре - Биклән авылыннан Марат Хәкимов һәм Мус. Заводтан Разил Шакирҗанов, Круглое Поледан Денис Исаев, Калмаштан Җәлил Сафин кичә ТР җыелу пунктына юл алдылар. Хәрби комиссариатта әйтүләренчә, алар Йошкар-Ола шәһәренә шефлык частена җибәрелер дип планлаштырыла. Ә, гомумән, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин белдерүенчә, республикадан беренче чакырылучылар быел, нигездә, Мәскәү өлкәсенә, Марий Эл, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Псков, Севастополь һәм Северодвинск шәһәрләренә китәчәк.
    Татарстанның 20 егете көзге чакырылышта Президент полкына алыначак. Аларның берсе безнең районнан. Круглое Поледан Альберт Гыйльметдинов хезмәт урынына 15 ноябрь көнне кузгалачак.
    Район хәрби комиссариаты эшчәнлекләрендәге төп бурычларның берсе итеп яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү чараларын көчәйтүне куя. Әлбәттә, качып йөрүчеләр бар дисәк тә, алар янында армиягә җибәрүне үзләре сорап килүчеләр дә күп. Андыйлар барлык чакырылучыларның якынча 50 процентын тәшкил итә икән. Сүз дә юк, Ватанны саклау элек-электән ир-атның изге бурычы саналган. Егетләребез бер мәгънәсез сугыш эченә түгел, ә нәкъ менә туган илне сакларга барсыннар иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: