Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Үзе уңган, шуңа сөт тә мулдан

«Гигант» җитештерү кооперативы ҖЧҖдә хезмәт куючы Елена Гәрәева «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» исеменә лаек булды.

«Гигант» җитештерү кооперативы ҖЧҖе авыл хуҗалыгы тармагының барлык өлкәләре: игенчелек, орлыкчылык һәм терлекчелек, аерым алганда, сөтчелек буенча, республика күләмендә алдынгылар сафында. Бу уңышларга ирешү: җитештерү кооперативы директоры Риф Хәниф улы Имамовның алдагысы көнне кайгыртуы, алай гына да түгел, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү максатыннан эшне күпкә алдан планлаштыра белүе, кадрлар мәсьәләсен уңышлы хәл итү юнәлешендә максатчан эш алып баруы нәтиҗәсе. Булдыклы җитәкче авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең эш һәм яшәеш шартларын уңайлы итү, аларның фидакарь хезмәтен тиешенчә бәяләүне намус эше дип саный.

Риф Имамов Республика Рәисе кулыннан дәрәҗәле бүләк алуга ирешкән сыер савучы Елена Степан кызы Гәрәева белән горурлану хисләрен кичерүен белдереп: «Рәисебез кулыннан дәрәҗәле бүләк алу сирәкләр өлешенә тия торган бәхет. Елена Степановна – фидакарьләр җөмләсеннән. Әйтергә генә ансат, ул кырык бер ел фермада сыер сава. Һәм шунысы мөһим, ул – үз эшен яратып, ихластан башкара. Авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре елның 365 көнен хезмәттә үткәрә. Дөрес, ял көннәре, отпусклар бар. Шулай да, алар – тынгысыз, ял иткәндә дә күңелләре белән эштә инде алар. Тырыш сыер савучыбызның хезмәтен югары дәрәҗәдә бәяләүләренә барыбыз да шатландык. Хезмәт коллективы исеменнән Елена Гәрәеваны тәбрик итеп иң матур теләкләрне юллыйм», – диде.

Ул – туган җирендә бәхетен тапкан

Татар халкында «Мал җанлы кеше» дигән гыйбарә бар. Яңа поселогында яшәүче Елена Степан кызы Гәрәева нәкъ шундый кеше. Шундый мөләем сыйфатка ия булмаса кырык бер ел дәвамында сыер савар идемени?! Ә бит дүрт дистә елдан артык вакытның байтагы авыр шартларда – күпчелек эш кул көче белән башкарылган чорда үткән. Яшьлек, урта буын чоры – егәрле чак. Бәлки шуның белән авырлыклар, үзәккә үтәрлек салкыннарны сабырлык белән күтәргәндер. Шулайдыр. Гомумән, авыл хуҗалыгы тармагының барлык өлкәләрендә дә бары тик авылны яраткан, сабыр холыклы, фидакарь кешеләр генә эшли ала.

Елена – Яңа Гәрдәледә туыпүскән. Әти-әнисе «Гигант» совхозында тырыш хезмәт куйганнар. Алар балаларында хезмәт ярату сыйфатын тәрбияли алулары белән дә хөрмәткә лаек булган кешеләр. Менә кырык бер ел инде Елена яраткан эшенә – сыерлары янына ашыга. «Ничек инде менә бу сөйкемле җан ияләрен яратмыйсың?! Алар шундый акыллы, күргәнегезчә, саву залына төркемнәре белән, ашыкмый-кабаланмыйча керәләр һәм үз урыннарына басалар. Уйлап карасаң, кеше нинди генә акыллы зат булмасын, кибеткәмазарга булсынмы, мәйданга яисә башка берәр бинага кергәндә өерелешеп, берсен берсе этә-төртә керә. Ә болар, сыерлар – тәртип саклап кына керә-чыга. Сыерларымның барысын да яратам, араларындагы «Миләш»емне аеруча. Менә шуны сизә бит малкай үзе дә. Тере җан гына түгел, үсемлекләр дә яратуга, игътибарга мохтаҗ», – ди авылны, андагы бетмәс-төкәнмәс эшне яратучы, тынгысыз холыкка ия булган Елена ханым.

Җирдә эшләргә дә яратам!

Елена ханым тереклекне яратуы, үсемлекләр дөньясына гашыйк җан булуы, җир эшен күңел биреп башкаруы хакында да сөйли. Әз генә эштән бушадымы, бакчасына бара – җиргә береккәндәй эшли дә эшли. Бакча кишәрлегендә гөл-чәчкәләр, җиләк-җимеш, яшелчә үстерү – иң яраткан шөгыле. Ул аны шөгыль дип кенә атый. «Җир куенына орлык салу, аның тишелеп чыкканын көтү, лепердәп кенә торган нәзберек сабакяфракларны күрү... Ә инде чәчәккә бөреләнгәч! Бик яратып үстерәм мин аларны», – ди бакчачы. Җиләк-җимеш, яшелчәдән кайнатма, салатлар ясауның рәхәтлеге турында сөйләгәндә Елена ханымның күзләре очкынлана.

Элек һәм хәзер

«Поселок икенче туган җирем кебек, бик якын ул миңа. Әтием Степан гомере буе совхозда комбаинчы булып эшләде, әнием Гөлфинә тегермәндә озак еллар хезмәт куйды. Утыз җиде ел элек Яңа поселогы егете Илһам Гәрәевкә кияүгә чыктым. Каенанам Саимә исемле иде, бик эшчән булды. Каенанам белән бер бригадада биш ел сыер саудык. Пенсиягә чыкканчы ул шушы хезмәтне башкарды. Ә бит ул бик авыр чорларда сыер сауган. Мин фермага эшкә килгәндә саву аппараты белән сава идек инде. Шулай да, күпчелек эшне кул хезмәте белән башкардык: сулы-сөтле чиләк-бидоннарның авырлыгы буыннарга төшкән. Сыер җиленен юуу өчен җылы суны, мал азыгын күтәреп ташуны җиңел дип һич тә әйтеп булмый. Ул чорларда мал тораклары салкын, язын-көзен утарларны чиста тотарга тырышсак та, тездән сазга әйләнә иде. Хәзер! Комплекста хезмәткәрләр өчен барлык шартлар да тудырылган. Җылы, якты бинада кием алыштыру, юыну һәм көнкүреш бүлмәсе бар. Эш стажым буенча озакламый пенсиягә чыгам. Сәламәтлегем булып эшләргә язсын», – ди ферма юлына каенанасы салган эзне суытмаучы Елена Гәрәева.

Саву залында эшләр автоматлаштырылган, саву аппаратлары компьютерга тоташтырылган. Кыскасы, сыер савучылар акыллы техника белән идарә итә. Савымга керешкәнче сөтлебикәләрнең җиленнәре җылы су белән юыла, массаж ясала. Аннары чиста итеп юылган саву аппараты сыер җилененә тоташтырыла. Сөт торбалар аша суыту системасына – цистерналарга озатыла.

«Тәүлегенә 24 тоннага кадәр сөт суыта алырлык җиһазыбыз бар. Хәзерге вакытта тәүлегенә 15 тонна сөт савыла. Сыер савучылар, ветеринар, зоотехник, башка белгечләр терлекчелек буенча бөтен технологияне саклап, санитария-гигиена таләпләрен үтәп эшлиләр», – ди «Гигант» җитештерү кооперативы ҖЧҖе директоры Риф Хәниф улы Имамов хезмәткәрләрнең үз эшләрен намуслы башкаруларына сөенеп. Хактан да, сөтчелек комплексында чисталык-пөхтәлек хөкем сөрә. Тышкы яктан ук биналар үзенә җәлеп итеп тора. Беренчедән, аклык-сафлык күзгә ташлана. Икенчедән, күңел кайтаргыч авыр ис булмау гаҗәпләндерә дә, сөендерә дә. Баксаң, биналар җилләтү, һава алыштыру җайланмалары белән җиһазланган. Аннары килеп, үзвакытында җыештырыпчистартып тору да һаваның сафлыгына зур йогынты ясый.

Һәр сыер савучыга илледән артык сыер туры килә. Берничә тапкыр бозаулаган сыерның холкына-җаена сыер савучы төшенә инде ул. Ә менә таналар өйрәтү – авыр эш. Монда инде тәҗрибә дә, эш ысулын белү дә кирәк. Малның тибү ихтималы да бар. Алар да кешеләр сыман авырый да, кәефләре дә төшә. Шуңа да, мал яраткан, үз эшен ихласлык белән башкарган кеше генә кырыгар ел сыер савучы булып эшли ала. Һәм, гаиләдә алган тәрбия дә моңа зур йогынты ясый. Елена ханымның сүзләре бу фикерне раслап тора. Ул: «Әти-әнинең беркайчан да авыл тормышын, саладагы хезмәтне авыр итеп сөйләгәннәре булмады. Бездә – балаларында терлекчелек, игенчелеккә карата гайрәт чигерә торган хис уятмадылар. Шуңа күрә, туган җиребезне, халкыбызны яраттык, авыр хезмәтне үз итеп кабул иттек. Үкенмим! Кайбер кеше калага китә дә, күңеле белән салада яши. Без шушында бәхетне таптык, үз юлыбызны салдык, – ди туган җирендә үз өен, үз көен – тулы бәхетен тапкан Елена ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев