Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Ураза бәйрәме котлы, мөбарәк булсын!

Хөрмәтле мөэмин-мөселманнар! Сезне ихлас күңелдән Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм. Бу бәйрәмнең нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Чөнки нинди дингә табынуына һәм кайсы милләттән булуына карамастан, кешегә мәхәббәт, төрле халык вәкилләре мәдәниятен хөрмәт итү генә тынычлык һәм иминлек гарантияли ала. Ислам динендәге халыкларның рухи-әхлакый сыйфатларын,...

Хөрмәтле мөэмин-мөселманнар!
Сезне ихлас күңелдән Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм. Бу бәйрәмнең нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Чөнки нинди дингә табынуына һәм кайсы милләттән булуына карамастан, кешегә мәхәббәт, төрле халык вәкилләре мәдәниятен хөрмәт итү генә тынычлык һәм иминлек гарантияли ала. Ислам динендәге халыкларның рухи-әхлакый сыйфатларын, тарихи традицияләрен гәүдәләндереп, Ураза бәйрәме кешеләрне күркәм эшләргә, игелек кылырга, башка дин вәкилләре белән дус яшәргә чакыра. Районыбызда төрле милләт кешеләренең үзара тату, бердәм яшәүләре үзе бер горурлык. Киләчәктә дә әлеге тиңсез казанышыбызның кадерен белеп, әҗерен күреп яшәргә язсын.
Кадерле тукайлылар! Бу изге Ураза бәйрәме һәрберебез күңеленә иман нуры өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, тормышыгызга - ямь, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык-куанычлар китерсен! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, тынычлык һәм бәрәкәт телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев