Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Унбер ел үтте дә китте»

Иртәгә районның барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгыраячак. Әлеге уңайдан тантаналар үтәчәк. Быел бездә унберенче сыйныфны 105, тугызынчыны 303 укучы тәмамлый. Шуларның 11е Биклән мәктәбендә: унберенчедән  – 5 бала, тугызынчыдан – 6 бала. Бүген алар туган мәктәпләре белән хушлашырга әзерләнә. 

– Унбер ел үтте дә китте. Беренче тапкыр мәктәпкә аяк баскан көн, башлангыч белем биргән укытучы апам бүгенгедәй күз алдымда, – дип искә ала медальгә дәгъва кылучы Ирек Латыйпов.
Ирек Латыйпов уку дәвамында робототехника түгәрәгендә шөгыльләнеп,  2017 елда республикада Wordskills мастерлар чемпионатында җиңүче исеменә дә лаек булды. Егет пилот яки конструктор hөнәрен сайларга җыена.
Ирекнең партадашы – Нәргиз Мирходжаева. Ул Биклән мәктәбендә дүртенче сыйныфтан укый. Кыз мәктәп белән хушлашачагына ышанып бетми. «Менә икенче елга кабат мәктәпкә килербез, парталар артына утырырбыз кебек тоела», – ди ул. Нәргиз мөстәкыйль тормышка аяк басудан да курыкмый, максаты инде төгәл билгеле. Ул киләчәктә инглиз теле укытучысы булачак. Моңа ирешер өчен Алабуга шәhәрендәге Казан федераль университеты филиалында укуын дәвам итәргә булган.
– Мәктәп белән хушлашу күңелле дә, моңсу да, – дип сүзгә кушыла Чулпан Мостафина. Ул да мәктәпне медальгә тәмамлый.
Айрат Василовның дөньяга карата үз уй-фикере. Егет китаплар укый, сәясәт белән кызыксына, үзенең киләчәген төгәл күзаллап яши.
– Иртәгәсе көнне мин кичтән үк планлаштырам. Барысын да көндәлеккә язып барам. Спорт белән дә шөгыльләнәм. Үземне киләчәктә идарәче менеджер итеп күрәм. Төрле блогерларның тәҗрибә алмашу видеоязмаларын карыйм, – дип сөйли Айрат. 
Укучылар үзләрен олы юлга чыгаруга зур көч биргән укытучыларына, ата-аналарына олы хөрмәтләрен белдерәләр.
– Бүген «Соңгы кыңгырау»га әзерләнәбез. Ә алда безне җитди сынау –  бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Укытучы апаларыбызга, әти-әниләребезгә рәхмәтлебез. Алла боерса, без аларның өметен акларбыз, – ди Сәлим Габдрахманов. Укучы БДИга җитди карый. «Вакытны бушка үткәргән юк, бүген төнлә рус теленнән әзерләндем, шуңа йокым да туймады», – дип көлеп сөйли балачактан хәрби хезмәткәр булырга теләгән Сәлим.
Укучыларның тирән фикер йөртүләрендә, аларның киләчәктә нинди юл сайлауларында, җитди карар кыла белүләрендә укытучыларның роле зурдан.
Сыйныф  җитәкчеләре Лилия Латыйпова да дулкынлана. Аның өчен быелгы «Соңгы кыңгырау» икеләтә җаваплы.
– Бу сыйныф – минем беренче чыгарылышым. Яраткан укучыларым белән бергә, улым да мәктәпне тәмамлый. Тиздән имтиханнар. Уңышлы тапшырырлар дип ышанам. Үзләре сайлаган уку йортларында белем алуларын телим. Киләчәктә алар турында «Нинди яхшы белгеч! Ул бит Тукай районыннан!» дигән җылы сүзләр ишетергә иде, – ди Лилия Робертовна.
«Соңгы кыңгырау» бәйрәмен ата-аналар да көтә.
– Мин үзем дә Биклән мәктәбендә укыдым. Кызым Камилла да шушы ук мәктәптә 9нчы сыйныфны тәмамлый. Унга бара. Балалар күңеленә ачкыч таба белгән, аларда киләчәккә  ышаныч тудыра алган барлык укытучыларга рәхмәт, – ди Айгөл Бубенко.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев