24 май 2019 яңалыклары
-
Гармун берләштерде
Элек-электән Россия авылларын гармунчылар тоткан. Авылның җаны булып торганнар алар. Шөкер, хәзер дә аларга кытлык юк. Шуны истә тотып, «Якты юл» газетасы үзенең чираттагы проектын гамәлгә ашырды – Иске Җирекле авылында «Уйна, Тукай гармуны!» бәйрәмен уздырды. Анда район авылларыннан 40тан артык оста җыелды. Төрле милләт вәкилләре берсеннән-берсе уздырып халык көйләрен дә, заманча көйләрне дә сыздырды. Мәскәүдән килгән профессиональ виртуоз баянчы Айдар Сәләхов, Казан кунаклары – җырчылар Хәмдүнә Тимергалиева, Мөнир Рахмаев, Илназ Баh әлеге тамашаны тагын да бизәде.
-
«Газета – табадан төшкән коймак сыман»
– «Якты юл» («Светлый путь») газетасын безнең поселокта яратып укыйлар. Икенче яртыеллыкка язылу да актив дәвам итә. Район басмасына бездә теләп язылалар, – дип сөйли Комсомолец поселогының почта хезмәткәре Наталья Наумова. Бу көннәрдә газетага ташламалы бәядән язылу барды. Газета алучыларның күбесе бу мөмкинлектән файдаланды инде.
-
Мактау грамоталары бирелде
Аппарат киңәшмәсе узды.
-
«Унбер ел үтте дә китте»
Иртәгә районның барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгыраячак. Әлеге уңайдан тантаналар үтәчәк. Быел бездә унберенче сыйныфны 105, тугызынчыны 303 укучы тәмамлый. Шуларның 11е Биклән мәктәбендә: унберенчедән – 5 бала, тугызынчыдан – 6 бала. Бүген алар туган мәктәпләре белән хушлашырга әзерләнә.
-
Семинар-киңәшмә
«Гигант» хуҗалыгы базасында район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә семинар-киңәшмә узды.
-
Бабайлар әйткән : “Үзең ишетәсең килмәгән сүзне кешегә сөйләмә”,- дигәннәр
Һава торышы.