«Газета – табадан төшкән коймак сыман»
– «Якты юл» («Светлый путь») газетасын безнең поселокта яратып укыйлар. Икенче яртыеллыкка язылу да актив дәвам итә. Район басмасына бездә теләп язылалар, – дип сөйли Комсомолец поселогының почта хезмәткәре Наталья Наумова. Бу көннәрдә газетага ташламалы бәядән язылу барды. Газета алучыларның күбесе бу мөмкинлектән файдаланды инде.
«Район газетасының үзенчәлеге – авыл халкы тормышы турында язу, аларны борчыган мәсьәләләрне ачыклау, – дип фикерен уртаклаша Наталья. – Башка бер генә газетада да авыл кешесенә андый игътибар бирелми. Шуңа күрә сезнең язмаларыгызны укучылар көтеп алалар, яратып укыйлар. «Якты юл»да күтәрелгән мәсьәләләр турында авыл халкы үзара фикер алыша, яңалыкларны бер-берсенә сөйли. Ә инде мәкаләнең герое үзебезнең поселок кешесе яисә якын-тирәдәге җирлектән булса, ул инде чын «йолдыз»га әверелә. Менә мин дә сезнең газетагыз аркасында танылган кешегә әйләндем бит әле, – дип елмая ул. – «Иң яхшы почтальон» бәйгесендә җиңгәнемне газетадан белгәч, поселокта яшәүчеләр мине әллә кайдан сәламли башлады: «Укыдык, котлыйбыз!» – диләр. Югыйсә, мин үзем җиңүгә ышанмаган идем, чөнки тәҗрибәм аз, әле гыйнвар аенда гына почтада эшли башладым.
Евгений һәм Наталья Наумовлар Комсомолец поселогына узган елның август аенда күченеп килгәннәр. Күчкәннән соң берничә ай дәвамында Наталья көн саен Яр Чаллыга эшкә йөргән. Соңыннан поселокта почта хезмәткәре кирәклеген белгәч, үз көчен сынап карарга булган.
– Мин почта бүлеге башлыгы Лидия Исмәгыйловага ихлас рәхмәтле. Ул мине барысына да өйрәтте. «Иң яхшы почтальон» бәйгесендә җиңү дә – безнең уртак җиңү, – ди Наталья. – Өйдәгеләр дә минем өчен бик шатланды. Безнең өч кызыбыз бар, аларга да, иремә дә бәйгедә катнашуым турында әйтеп тормаган идем. Моңа кадәр санаторийда ял иткән юк иде, бәйгедә җиңү өчен юллама биргәч, андый мөмкинлек туды. Сезгә һәм газетага язылучыларга бик зур рәхмәт! Хәзер, бер җиңгәч, кызып киттек әле, күзәтә башладык: кайда нинди бәйге үткәрелә, катнашасы килә, җиңәсе килә башлады.
«Якты юл» газетасын сез ни өчен яратасыз? Бу сорауны без Комсомолец поселогында безне даими яздырып баручыларга бирдек.
Татьяна Новикова:
– 1977 елны мин Комсомолец поселогына килен булып төштем. Шул вакыттан бирле без район басмасын укып барабыз. Биредә барлык район хәбәрләре белән танышып була. Кешеләр язмышы, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда ничек яшәгәннәр, авырлыкларны ничек җиңгәннәр, мәхәббәт тарихларын яратып укыйм. Пенсиягә чыкканчы мин токымлы маллар үрчетүче заводта хезмәт иттем, шуңа күрә авыл хуҗалыгы турында язмаларны да кызыксынып укыйм.
Безнең почтальон Наталья яңа гына эшли башласа да, бик ачык, аралашучан, без аның белән дуслаштык. Хезмәте өчен бүләк алганын белгәч, без бик сөендек. Шундый кызыклы бәйгеләр оештырган өчен сезгә дә рәхмәт! Авыл халкы өчен тырышып эшлисез. Киләчәктә дә газетаны яратып укысыннар, тиражыгыз артып торсын, уңышлар сезгә!
Надежда Галицкая:
– 20 елга якын район газетасын алып барам. Авторларның күбесе белән мин таныш, аралашып торабыз. Сез, журналистлар, район тормышын яктыртасыз, бик кирәкле эш бу. Инвалидлар, ветераннар турында кызыксынып укыйм, социаль мәсьәләләргә, авылдагы мәдәни чараларга сезнең басмада зур игътибар бирелә. Шигъри сәхифәләрне аеруча яратам, табигать, мәхәббәт турындагы шигъри юллар күңелемә май булып ята. Күптән түгел Вера Хәмидуллина иҗаты белән таныштырдыгыз, бик ошады. Инвалидларның беренчел оешмасы рәисе булгач, миңа еш кына поселокта яшәүче инвалидларның өенә барырга туры килә. Мин аларга да сезнең газетагызда бастырылган кызыклы язмаларны укыйм, яңалыкларны сөйлим.
Газета укучыга вакытында килеп җитәргә тиеш. Коймакны да без кайнар килеш, яңа гына табадан төшкән чакта ашарга яратабыз бит. Газета да типографиядән чыгу белән укучыга барып ирешсә, кызыклырак, «тәмлерәк» була. Шуңа күрә почтальонның төп эше – газетаны тоткарламый җиткерү. Безнең хат ташучылар бу эшне бик яхшы башкаралар. Наталья да, Лидия дә бик тәртипле, ярдәмчел, киң күңелле кызлар. Шөкер, безнең почта бүлегендә шундый яхшы хезмәткәрләр эшли.
Тамара Лобова:
– Мин китапханәгә 1980 елда эшкә урнаштым. Бу вакытта биредә газета һәм җурналлар саны 40-45 нөсхәгә хәтле җитә иде. Ул заманда бит компьютер да, Интернет та юк иде, барлык мәгълүматны шул басмалардан укып белдек. Без бөтен язмаларны игътибар белән өйрәнеп, укучылар өчен кызыклы темаларны билгеләп картотека төзеп бардык. Мин Алабуга культура-агарту училищесында укыган елларда, мәдәният тарихы укытучысы әйтә иде: «Сезнең алда нинди газета икәнен бер язманы уку белән билгеләргә өйрәнсәгез, үзегезне чын китапханәчәләр дип саный аласыз», – дип. Аның сүзләренең хаклыгына мин хәзер инандым. Сезнең газетагыз аерылып тора, таныла, язмаларыгыз кызыклы, районның тормышын төрле яктан яктыртасыз.
Әлбәттә, бүген китапханәгә килүче басмалар саны кимеде. Ләкин «Якты юл» («Светлый путь») газетасыннан без аерылмыйбыз. Без аларны елныкын-елга тегеп, саклап барабыз. Укучыларыбыз еш кына безгә газетада бастырылган берәр кызыклы мәкалә, белдерү һәм башка төрле язмаларны сорап мөрәҗәгать итәләр. Хәзерге көндә мин әйтә алам: газета уңай якка үзгәрде. Күп еллар дәвамында район басмасын укып баргач, бу сизелә. Сез бер урында гына утырмыйсыз. Һәрчак эзләнүдә, яңа рубрикалар уйлап табасыз. Шәхсән мин үзем балалар кушымтасын бик яратам, ул шундый кызыклы, төсле, без аны түземсезлек белән көтеп алабыз. Шулай ук файдалы киңәшләрне һәм рецептларны кызыксынып укыйм. Районда танышларым күп, шуңа күрә сез бастырган котлауларның һәрберсен иътибар белән укыйм. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев