Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Улым Чернобыльгә киткәндә гладиолуслар шау чәчәктә калды»

Тынычлыктагы атом энергетикасы дөнья тарихында иң зур саналган Чернобыль авариясенә 30 елдан артык вакыт узды. 1986 елның 26 апрелендә атом электростанциясенең 4нче блогында янгын чыга, атмосферага бик күп радиоактив матдәләр бүленеп чыга. Әлеге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү өчен Татарстаннан да яшь ир-егетләр Украина территориясенә җибәрелә. Шулар арасында Тукай районы Кече Шилнә...

- Үзем тумышым белән Аксубай ягыннан мин. Армия хезмәтеннән соң кайда барып төпләник микән дип, эшләү, яшәү өчен уңайлы урын эзләдек. Шулай Чаллы шәһәре янына - хәзерге Тукай районына килеп урнаштык, - дип сөйли Сергей Иванович.

Кече Шилнәдә Бобковларның өлкән балалары - Рома туа. Тулы тормыш белән яшәп ятканда Сергей военкоматтан чакыру кәгазе ала. Әлбәттә, җыелу урынына китә Сергей. Шуннан Тукай районыннан берничә егетне Казанга җибәрәләр. Сергей Иванович үзе дә, гаиләсе дә бу вакытта әле берни белмәгән булалар. Казанга килеп җиткәч исә егетләргә хәлне аңлаталар, бу чакыруның хөкүмәт кушуы буенча башкарылганын әйтәләр. Шунда бер тукайлы әйтә: «Мин мәктәп директоры, мәктәп яңа уку елына әзер түгел». Икенчесе: «Минем әнием ялгызы калды, кышка печән әзерләнмәгән, булышыр кеше юк», - ди. Аларны кире җибәрәләр.

- Ә минем әзерлисе мәктәбем дә юк иде, печәнем дә әзер иде, әнием янында исә күкрәк баласы белән хатыным калган иде, - ди Сергей Иванович.

Шулай итеп алар - Сергей Бобков белән Круглое Поле поселогыннан Гафур Акмалов Чернобыль территориясенә китәләр.

- Ул елны гладиолуслар шундый эре, матур итеп чәчәк атканнар иде, - дип искә төшерә Сергейның әнисе Клара Гавриловна ул вакытларны. - Улымның кайда, нәрсәгә, күпме вакытка киткәнен белмәдек. Чәчәкләрне шәһәргә сатуга алып бара идек. Сергей киткәч, сатып та булмады.

Нәрсә уйларга да белмәгән Бобковлар, кечкенә Романы иңсәләренә утыртып, хәрби комиссариатка китәләр. Аларга: «Бездә 6 айга хәрби җыюларга чакыру хокукы бар», - дип кенә җавап бирәләр. Кайда тавыш күтәреп, кайда ялварып сорый торгач, дөресен әйтәләр. Хәзер инде кире чакыртып ала алмыйбыз, диләр. Күп тә узмый, Сергейдан «Минем белән бар да яхшы. Кайгырмагыз» дигән хат та килеп ирешә.

Бу вакытта исә Сергей һәлакәт булган станция тирәли нурланышны үлчәп йөри торган була.

- Без барганда инде энергоблок калын бетон катлам белән капланган иде. Беренче ике көндә әле төркем белән бетон салуда эшләдем. Аннан миңа хәрби машина бирделәр. Геодезист белән зур әйләнештән төрле урыннарда нурланыш үлчәп йөри башладык. Гафур исә кече әйләнештән йөрде. Аның бакыйлыкка күчкәненә менә өч ел булды инде, - дип сөйли Сергей Иванович.

Бирегә килгәннәргә радиация турында, әлбәттә, әйтәләр. Тик алар нәрсәсе белән куркыныч икәнлеген генә аңламыйлар. Кеше алган нурланыш дозасы 12-15 бэрга җиткәч, Чернобыльдә хезмәт итүчеләрне кире өйләренә җибәрәләр. Сергей сөйли:

- Мин зур әйләнештә йөрдем, һәр чыгу өчен миңа 1,2 бэр язалар иде. Гафур исә кече әйләнештә булды, аңа 1,6 бэр язылды. Безгә алмашка башкалар килгәч, кайтарып җибәрделәр.

Ике айдан соң алар туган якка кайталар. Станциянең үзендә исә 28 көн булалар. Өйгә кайтып ике ай узуга Сергей, сәламәтлеге какшау сәбәпле, дәваханәгә бик еш йөри башлый.

- Хезмәттән кайтканда инде Сергей баягы көрлеген югалткан иде, - ди аның әнисе.

Сергейның аяклары авырта. Бот сөякләре уала башлый. 26 яшендә инде ул инвалидлыкка чыга. Бүгенге көндә эндопротезларда йөри. 2000 елда операция ясата. 140 мең сум акча кирәк була шул вакытта. Кредит сорап администрациягә килә, ләкин булыша алмыйлар. Шулай да 10 мең сум матди ярдәм бирәләр. «Ул вакытта әйбәт акча санала иде ул», - дип сөйли Сергей.

- Бер сыер 12 мең тора иде. Ике сыерыбызны, машинамны саттым. Кем күпме бурычка бирә ала, шулай һәммәсеннән җыеп операция ясаттым, - ди ул.

2002 елда Сергей Бобков «Батырлык ордены» белән бүләкләнә. Гаиләнең кече балалары - кызлары Альбина Сергей Чернобыльдән кайткач туа. Бүген инде аларның 4 оныклары бар. Ике баласы да Чаллыда яши. Роман үзенең консалтинг фирмасын ачкан, Альбина икътисадчы булып эшли. Ялларда, бәйрәмнәрдә бергәләп төп йортка җыелалар.

- Һәр елны Чернобыль һәлакәтен искә алып администрациядә табынга җыелабыз. Бер-беребезнең хәлләрен белешәбез. Көндәлек тормышта үзебез әле җыела алмас идек, ә болай чакыргач, бар мәшәкатьне ташлап киләбез, - ди Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан Сергей Бобков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев