Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Укытучыларның август киңәшмәсендә актуаль мәсьәләләр каралды

Узган шимбәдә «Энергетик» мәдәният сараенда район мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Ул "Укыту-тәрбия эшләрен оештыруда заманча технологияләрнең роле" дигән темага багышланды.

Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев ачып җибәрде. Аның кыскача чыгышыннан соң сүз район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаевка бирелде. Ул докладында узган уку елы йомгакларына кыскача анализ ясады һәм яңа уку елында алда торган бурычларны бәян итте.
- Мәктәпләр барысы да укучыларны кабул итүгә әзер, педагогик кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Балалар бакчасына 1500ләп бала йөри, узган ел белән чагыштырганда бу шактый артык. Бакчалар төзек, барысы да тәрбиячеләр өчен генә түгел, ә, беренче чиратта, бала өчен уңайлы булсын дип эшләнелгән, - диде Рамил Робертович. Аннары ул районда гына түгел, республикада әйбәт уңышларга ирешкән, имтиханнарда иң югары балл җыйган мәктәпләрне санап үтте.
- Уку елы барышында талантлы балаларга һәрдаим булышлык күрсәтергә, сәләтләрен үстерергә кирәк. Алар - безнең киләчәгебез, - дип тә өстәде мәгариф бүлеге башлыгы.
Мәктәпләрдә белем бирү дәрәҗәсе, башлыча, канәгатьләндерерлек. Унберенче сыйныфны тәмамлаган укучыларның күбесе - Казан федераль университетын (42), Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтын (18), ә тугызынчыларның күпчелеге Кама политехника, Яр Чаллы медицина, Кама автомеханика һәм Бөгелмә төзелеш-техника колледжларын сайлаулары хакында әйтте.
Рамил Робертович мәктәпләрне төзекләндерү, ремонтлау эшләренең уңышлы башкарылуын билгеләп үтте. Бу максатларга республика программасы буенча 71,2 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Аннары, "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе кысаларында, район мәктәпләренә ярдәм иткән иганәчеләрне атап китте. Алар 2 миллион 600 мең сум хәйрия ярдәме күрсәткәннәр.
- Уртак тырышлык белән уку-укыту өчен мөмкин кадәр яхшы шартлар тудырылды. Безнең бурычыбыз - балаларга сыйфатлы белем, яхшы тәрбия бирү, - диде Рамил Исаев, чыгышын тәмамлап.
Конференциядә Кнәз мәктәбенең математика укытучысы Гөлнара Сәйфетдинова чыгыш ясады. Ул мәктәптә математика фәнен укытуда заманча технологияләрнең кулланылышы турында сөйләде. Ә Бәткенең "Аленушка" балалар бакчасы методисты Римма Минхәйдәрова сабыйларга балалар бакчасында ике дәүләт телен өйрәтү алымнары турында сөйләде.
"Энергетик" мәдәният сараеның сәхнәсенә милли көрәш буенча "Универсиада - 2013" җиңүчесе, халыкара класслы спорт мастеры Илнар Галиев чыккач, зал дәррәү килеп кул чапты. Илнар үзенең чыгышында спорт өлкәсендә уңышларга ирешү серләрен сөйләде. Мәктәптәге беренче тренерларына рәхмәтен әйтте, шулай ук үзе укып чыккан Яңа Бүләк мәктәбе укытучыларын яңа уку елы башлануы белән котлады.
- Безнең якны, районыбызны шундый биек үрләргә күтәрүең өчен, укытучыларың, туган Тукай районың турында шундый җылы сүзләр әйтүең өчен зур рәхмәт сиңа, Илнар. Син - безнең горурлыгыбыз! - дип хуплады спортчының сүзләрен Васил Хаҗиев.
Район укытучыларының август киңәшмәсе эшендә Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Хәлимов, ТР Дәүләт Советы депутаты, Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты ректоры Фәйрүзә Мостафина, Казан федераль университетының Яр Чаллы шәһәре институтының социаль һәм тәрбия эшләре буенча проректоры Геннадий Маврин, "Мәйдан" журналы баш редакторы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Вахит Имамов катнашты. Алар район педагогларын яңа уку елы башлану белән котладылар, авыр, җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләделәр.
- Россиянең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә, мәсәлән Саратов, Пенза, Төмән якларында, татар мәктәпләрен күпләп ябу бара. Ә бу бит бер дә алай булырга тиеш түгел. Мәктәптә укучылар үз ана телләрен белеп үсәргә тиеш. Милләтнең киләчәге - укытучылар кулында! Сез, укытучылар, татар җанлы балалар тәрбияләргә бурычлы. Барыгызга да фидакарьлек, җанатарлык телим, - диде үзенең чыгышында язучы Вахит Имамов.
Йомгаклау сүзе белән район башлыгы Васил Хаҗиев чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында район укытучылары алдында торган бурычларга тукталды, бигрәк тә тәрбия темасына басым ясады.
- Без Европада кешеләрне әйбәт яши дибез. Алардан кай җиребез ким соң? Анда да безнең кебек кешеләр яши бит. Чисталык, матурлык, төзеклек үзебездән тора. Гаиләдә дә, мәктәптә дә балаларның күңеленә шуларны иңдерә алсак иде. Моңа бергәләшеп, үзара ярдәмләшеп яшәсәк кенә ирешеп була, - диде ул. - Безнең, тукайлыларның, начар эшләргә хакы юк. Ничек яшәгәнебезне, эшләгәнебезне балалар күреп үсә. Аларга яхшы тәрбия бирүдә иң мөһиме - шәхси үрнәк. Яңа уку елында барыгызга да уңышлар, яңа җиңүләр юлдаш булсын, - дип тәмамлады ул чыгышын.
Аннары киңәшмәнең тантаналы өлеше башланып китте. Бүләкләү өчен сәхнәгә ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы өлкәсендә күзәтү һәм контроль департаменты башлыгы Илмира Галиәскәр чыкты. Ул Комсомолец мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Гөлия Юнысовага "Россия Федерациясенең гомуми белем бирү буенча атказанган хезмәткәре" дигән мактаулы исеме бирелүе турында таныклык тапшырды. Шулай ук Комсомолец мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Һәмдия Сыйразовага ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен" түштамгасы бирелде. Уку елы барышында зур уңышларга ирешкән укытучыларны Илмира Индусовна Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыкларының Мактау кәгазьләре белән дә бүләкләде.
Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хажиев "Белем бирү" милли проекты җиңүчеләрен котлады. Соңыннан исә бердәм дәүләт имтиханнары вакытында күп балл җыйган балаларны әзерләүче укытучыларны атап китте. Алар: Светлана Лысенкова (Бәтке), Светлана Дубей (Кнәз), Любовь Ерхова (Кнәз), Гөлнара Сәйфетдинова (Кнәз), Зөһрә Кашапова (Яңа поселогы), Тамара Чуреева (Яңа поселогы), Любовь Нурханова (Бәтке). Аннары республика һәм Россия күләмендә төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән балаларны әзерләүдә тырышлык күрсәткән укытучыларны бүләкләделәр. Соңыннан сәхнәгә физик культура укытучылары, тренерлар чыкты. Илдус Нәҗмиевка, Рафаил Гыйззәтуллинга, Владимир Карповка, Марат Вәлиевка "Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы" дигән түштамгалар тапшырылды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Роза Гыйзәтуллина балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә капиталь ремонт өчен акчалата ярдәм күрсәткән подрядчы оешмаларның җитәкчеләрен бүләкләде, шулай ук яңа уку елына әзерлекне вакытында һәм тулысынча башкарган мәктәпләрне атады. Беренче урында - Новотроицкое мәктәбе (директоры Әдип Низамов), икенчедә - Мәләкәс (Сәрия Шагалиева), өченчедә - Калмаш мәктәбе (Айрат Габдуллин). Ә балалар бакчалары арасында урыннар түбәндәгечә булды: беренче урында - Шилнәбаш авылының "Тополек" бакчасы (җитәкчесе Наталья Заикина), икенчедә - Иске Абдулның "Гөлчәчәк" бакчасы (Гөлнара Әхтәмова), өченче урында - Сосновый Бор поселогының "Солнышко" бакчасы (Надежда Андрова).
Киңәшмәнең тантаналы өлешен алып баручылар сәхнә түренә яңадан мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаевны чакырдылар. Ул төрле конкурсларда җиңү яулаган укытучыларны котлады, үзенең теләкләрен әйтте. Аннары сәхнәгә күптән килгән традиция буенча беренче уку елларын башлап җибәрүче яшь укытучылар чакырылды. Алар: Гөлшат Зыятдинова (рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Бәтке), Гөлшат Галиева (чит телләр укытучысы, Калмия), Ксения Улеева (башлангыч сыйныфлар укытучысы, Кнәз), Людмила Ильдюкина (рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Кече Шилнә), Наталья Пугачева (чит телләр укытучысы, Кнәз), Гөлүзә Лотфуллина (чит телләр укытучысы, Бәтке), Ирина Меркулова (башлангыч сыйныфлар укытучысы, Круглое Поле). Аларны сайлаган һөнәрләренә керешү уңаеннан җылы котлап, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюзларының район комитеты рәисе Гомәр Хәйруллин пенсия яше җиткән укытучыларны җылы котлады, уңышлар теләде, истәлек бүләкләр тапшырды.
Берничә көннән яңа уку елы башлана. Укытучыларга, укучыларга уңышлар, төрле бәйгеләрдә җиңүләр юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: образование мәгариф