Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тынгысыз һәм авыр хезмәт ияләре

13 июль көнне республиканың ветеринария өлкәсе хезмәткәрләре - ветеринария табиблары, ветеринария фельдшерлары әлеге һөнәргә катнашы булган һәркем үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен үткәрәчәк. Котлау сүзләре, матур теләкләр кабул итү белән бергә бу көнне аларның күбесе бәйрәмне эш урыннарында каршылаячак.

Чөнки алар, һөнәрләре таләп иткәнчә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә әзер булырга тиеш. Бәйрәм, ял көнеме ул - кирәк-яраклары тутырылган букчасын алып ул һәрвакыт чакыру буенча чыгып китәргә әзер. Элегрәк, ветеринария табибы авылларда иң хөрмәтле, дәрәҗәле кеше иде. Сыерның имчәкләре бозылса, бозаулаганда, көтүдән мал имгәнеп кайтканда да һәммәсе мал табибына мөрәҗәгать итәләр иде. Әле дә хәтердә: мин яшәгән авыл фермасында Әнәс исемле абый ветеринария табибы булып эшләде. Аның бүлмәсендә һәрвакыт чисталык, тәртип булыр, бөтен пробирка-мензуркалары ялт итеп торыр иде. Үзе дә ул эшкә кара эш халаты эченнән пөхтә ак күлмәк, яхшылап үтүкләнгән чалбардан йөрде. Ул вакытларда минем өчен аңардан да ачыграк кеше, аның һөнәреннән дә кызыграк һөнәр юк сыман иде.
Хәер, бүгенге көндә дә ветеринария хезмәткәрләре абруйлы кешеләр. Эш шартлары, дарулар белән тәэмин ителеш кенә элеккегә караганда үзгәреш кичергән. «Татарстан» совхозы поселогында урнашкан Кнәз ветеринария участогы хезмәткәрләре белән күрешеп-сөйләшкәннән соң, мин менә шундый фикердә калдым.
Участок мөдире Җәлил Зөлкәрнәй улы Әбделменов белән участок бусагасыннан узганда, биредә эшләүче ветеринария фельдшеры Роза Гусенкова белән табиб-эпизоотолог Ирина Сафиуллина эш урыннарын җыештыру-юу, тәртипкә салу белән мәшгуль иде.
- Безнең һәр эш көне әнә шулай башланып китә, - дип сөйли Җәлил Әбделменов. - Иртәнге сигездә участокка килеп эш урынын яңа көнгә әзерлибез, җыелып көнлек эш планы турында сөйләшәбез, - диде ул.
Әлеге пунктта Җәлил әфәнде белән Роза ханым һәм Ирина туташ өчәү генә эшлиләр. Алар 5 авыл җирлегенә, 16 авылга ветеринария хезмәте күрсәтә. Көн саен авыл халкыннан, фермерлардан участокка якынча 3-4 чакыру килә. Телефоннан хәбәр алу белән алар шунда ук юлга чыгалар, тиз арада кирәкле ярдәм күрсәтәләр яисә план буенча үтәлергә тиешле вакцинация кебек профилактик чаралар уздыралар. Гомумән алганда, Кнәз ветеринария участогы халык белән бар яктан да тыгыз эшли: кирәк икән киңәшен дә бирә, терлекне дәвалау, ашыгыч ярдәм күрсәтү ише башка күптөрле эшне башкара. Алай гына да түгел, әлеге пункт районда ясалма орлыкландыру белән шөгыльләнүче бердәнбер ветеринария пункты. Ясалма орлыкландыру өлкәсендә биредә Ирина Сафиуллина эшли. Вазыйфасы белән ул табиб-эпизоотолог булса, шул ук вакытта ясалма орлыкландыру буенча техник-технолог та әле.
- Авыл халкы өчен сыерларны, тана йөгертү бүгенге көндә җитди мәсьәләләрнең берсе булып тора. Күп вакытта мал тотучылар әлеге максатка үгез таба алмый интегәләр. Бу вакытта аларга без ярдәмгә киләбез. Шалтыратулар аркылы килгән мөрәҗәгать буенча авылда шәхси хуҗалык тотучыларга, фермерларга чыгабыз, - ди Ирина туташ.
Чыннан да, сөт малын орлыкландыру бер безнең район проблемасы гына түгел. Авылларда үгез малы юк. Кнәз ветеринария участогы белгеченә Минзәлә кебек күрше районнарга да чыгарга туры килә. Ирина Сафиуллина исә авырсынмый: анда да бара, үз участокларына кермәүче авыл җирлекләренә килеп, авылларда ясалма орлыкландыру хезмәтен күрсәтә.
- Ясалма орлыкландыру - түләүле хезмәт. Орлыкка килгәндә, һәр кеше теләгеннән чыгып сыерларны, таналарны билгеле бер токымдагы үгез орлыгы белән орлыкландыра ала. Әйтик, аңа күп итеп сөт яки ит бирә торган яшь мал кирәк икән, без шул токымда булган үгез орлыгын кертәбез. Кирәге чыкса, орлыкландыру алдыннан сыерларны дәвалыйбыз да, - дип сөйли техник-технолог.
Унбер ел хезмәт стажы булган утыз бер яшьлек Ирина үз эше турында бәйнә-бәйнә, яратып сөйли. Үз һөнәрен яратмаса, аңа күңеле ятмаса, ул республика, район күләмендә ясалма орлыкландыру буенча узган бәйге-ярышларда беренче урыннарны яулый да алмас иде, шәт. Ләкин ул үзенең уңышлары турында сөйләргә яратмый, тыйнаклыкны хуп күрә. Иринаның уңышлары турында да хезмәттәшләреннән генә белеп алдык.
Эштән кала, шәхси тормыш, гаилә дә бар бит әле. Шөкер биредә эшләүчеләрнең тормыш иптәшләре, балалары аларның һөнәр үзенчәлекләрен беләләр, аңлыйлар, авыр чакларда теләктәшлек күрсәтәләр, терәк була беләләр.
- Төнге сәгатъ икедә, яки иртәнге дүрттә эшкә дип чыгып китүләрне кайсы гына ир, хатын-кыз өнәр икән? Ярый без ул яктан уңдык. Гомер ярларыбыз безне аңлый, артык сүз әйтеп тормый, - диләр ветеринария хезмәткәрләре.
Шулай тәүлек әйләнәсенә эш арасында булып та, алар гаиләләренә тиешле игътибар, назны бирергә тырышалар. Ирина Сафиуллинаның тормыш иптәше Альберт «Кама-Бекон»да машина йөртүче булып эшли, бергә алар бер малай белән бер кыз үстереп яталар. Ирина тумышы белән Чаллы кызы булса да, хәзер гаиләсе белән Кнәздә яши.
Ә менә Роза Гусенкова ире Сергей белән Новотроицкое авылында яши. Алар икәү бергә ике кыз бала тәрбияләп үстергәннәр.
- Ветеринарның эше җиңел түгел. Ул ак халаттан гына йөрми. Пычранырга да туры килгәли. Мал белән эш итү еш кына кеше белән эшләүдән да катлаулырак. Эш вакытында мал бәйдән ычкынса, травмаларсыз да булмый. Ләкин мин үз эшемне җаным-тәнем белән яратам. Шунсыз бу һөнәрдә эшләп тә булмый. Авыл халкының күбесе безне хөрмәт итә, аларга хезмәт күрсәткәннән соң рәхмәтләрен әйтә, чәй өстәленә дә дәшә, - ди һөнәре турында Роза ханым.
Егерме елдан артык әлеге өлкәдә эшләгән Роза Рәис кызы белән эшләүче ветеринария участогы мөдире Җәлил Әбделменовның да утыз еллык эш тәҗрибәсе бар. Шул вакытларда күргән-белгәннәрен сөйләсә, авызыңны ачып, сәгатьләр буе кызыксынып тыңларлык. Җәлил әфәнде шактый еллар «Кама-Бекон» җәмгыятендә эшләгән, вазыйфасы буенча бөтен Европаны иңләгән кеше. Ул ике бала атасы, хәзер инде өч оныкның яраткан бабайлары да әле. Җәмәгате Венера ханым - хуҗабикә. Җәлил Зөлкәрнәй улы Кнәз ветеринария участогының мөдире булып күптән түгел, яртыеллап эшләсә дә, хезмәттәшләре белән уртак тел таба, оештыру эшләрен яхшы белә.
Ветеринария өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәрләрендә төрледән-төрле проблемалары булса да, алар бу хакта артык сөйләшеп торуны хупламыйлар. Бәйрәм алдыннан хезмәтләрендә булган якты якларны, сөенечле вакыйгаларны искә алалар.
- Авырлыкларсыз булмый инде. Саный китсәң алар җитәрлек. Ләкин уңай яклар да бар бит. Алар турында да әйтеп узасы килә. Әйтик, менә шушы участок бинасы турында сөйли башласаң да күпме сөенеч, - дип сөйли башлыйлар алар бераваздан.- Элек безнең участокта кирәкле җиһазлар, инструментлар, канлы пробиркаларны, даруларны саклау өчен суыткычыбызга кадәр юк иде. һәммәсен өебездәге суыткычта саклый идек. Дәүләт программасы кысаларында әлеге бинаны төзекләндереп, безне якты, чиста эш урыннары, кан материалларын, инструментларны саклау өчен бөтен шартларны булдырганга рәхмәтләребез әйтеп бетергесез, - дип әйтте алар.
Без исә һөнәри бәйрәмнәре алдыннан аларга эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәри бәйрәм ветеринария