Кыш җитү белән олысы-кечесе тимераякларда, чаңгы-чаналарда шуарга чыга. Авылда исә тимераякларда йөрү өчен махсус шугалак булдыру - үзе үк күңелле хәл. Кар төшеп көннәр бераз суытуга мәктәп ишегалларында шугалаклар, кортлар да ясала башлады. Физкультура дәресләрендә, кичке якта шугалаклар акрынлап балаларны, яшьләрне, олыларны да үзенә җыя. Чәршәмбе көнне мин үзем исә...
Мине ачык йөз белән Түбән Суыксу урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Люция Нуриева каршы алды. Ул, физкультура укытучысы Наис Фәйзуллин белән бергә, миңа яңартылган хоккей тартмасы турында сөйләде.
- Шугалакның мәйданы 50×25 метр. Күнегүләр өчен бу бик уңайлы. Яңа хоккей тартмасы өчен авыл җирлеге башлыгына, иганәчеләргә зур рәхмәт җиткерәбез. Корт кара каты да, калын да фин фанерасы белән әйләндереп алынган. Былтыр кортыбыз такта белән генә тотып алынган иде, кечкенә дә иде әле. Уңайсыз булды, сүз дә юк. Хәзер исә яңа кортта шөгыльләнәсе генә килеп тора, балалар белән дә еш чыгабыз, төрле күнегүләр, хоккей уйнарга өйрәнәбез, - ди Наис Нуриәхмәтович.
- Кортыбыз җайлы, уңайлы җирдә урнашкан. Физкультура дәресләрендә генә түгел, кичләрен дә кеше өзелми аннан. Караңгыда яктыртылып та тора. Мәктәпнең 10 пар тимераягы бар. Ә болай, гомумән, балаларның һәрберсенең үзләренең тимераяклары бар. Боларга өстәп, шуны да әйтәсе килә: безнең мәктәптә әле 40 пар чаңгы да бар. Балалар чаңгыда да рәхәтләнеп шуалар, - дип өстәде Люция Рафаиловна.
Мәктәпнең физкультура укытучысы Наис Фәйзуллин әйтүенчә, аларга махсус хоккей формалары да бирәчәкләр икән. 25 декабрьдән районда хоккей уеннары буенча ярышлар башлана. Түбән Суыксу спортчылары да анда катнашырга җыена.
Соңыннан исә без, бергәләшеп, шугалакка чыгып киттек. Карап торуга бик күңелле, кызык монда. Шугалакка чыккан балалар үзләрен бик иркен тоталар. Минем алда да әллә нинди хәрәкәтләр ясадылар. Малайлар исә кулларына кәшәкә тоткан килеш алка артыннан куып йөриләр. Күбесенчә монда кечкенә сыйныфларда укучылар иде. Кызлар мине күрү белән шундук сырып алдылар. Аларның сөйләве буенча, катокны бик яраталар. Яратмаслык та түгел бит! Дәресләре бетү белән тиз арада өйгә кайтып килеп, шугалакка ашыгалар икән. III сыйныфта укучы Рузия Тимергалина:
- Мин генә түгел, катокны абыем да ярата. Ильяс абыем мине боздан төрле фигуралар ясарга өйрәтә. Шугалакка еш кына аның белән киләбез, - диде.
Шулай ук мин монда III сыйныф укучылары арасында Алия Әхмәтҗанова, Югары Суыксудан килеп йөрүче Карина Вәлиева белән дә таныштым. Алия белән Карина сүзләренә караганда, алар кич белән шугалакка әтиләре белән килә икән. Менә бит нинди спорт сөюче гаиләләр бар авылда! Берәм-берәм кызларның исемнәрен язганда: «Апа, мине дә языгыз, мин дә шугалакны яратам, гел моннан китмәс идем!» - диючеләр дә булды. IV сыйныф укучылары Гүзәл Гәйфетдинова, Эльмира Тимеркаева, Зәринә Вәизова, Настя Арсентьева шулай ук минем янымда булдылар, бергәләшеп аларны фотога да төшереп алырга җитештем. Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Люция Нуриева мине I сыйныф укучысы Алия Галиева белән дә таныштырды. Үзе сабый гына, матур итеп киенгән, аның кигән тимераякларын күргәч, соклануымны яшерә алмадым! Кызлар белән танышкан арада малайлар хоккей уйнарга әзерләнеп йөри иде. Ул да булмады, шау-гөр килеп, командаларга бүленделәр дә, уен башланып китте. Мин бары тик аларны фотога төшереп алырга гына җитештем.
Әле кечкенә булуларына карамастан, мондагы малайларның уенга бик җитди карауларына да игътибар иттем. Танылган җырда «Куркак хоккей уйнамый» диелгән. Юк, Түбән Суыксу малайлары куркаклардан түгел - мин киткәндә шарт-шорт алкага суккан тавышлары ишетелә иде...
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев