Якты юл
  • Рус Тат
  • Тәвәккәл яшьләребезгә таяна бүген авыл

    Авылларда эшмәкәрлек көннән-көн киңрәк колач ала. Бүгенге көндә үз эшен ачкан райондашларыбызның саны 3000нән артып китә. Шәһәр халкының авыл хуҗалыгы продукциясенә, халык куллануы товарларына булган ихтыяҗын канәгатьләндерү белән беррәттән, бу уңганнар ай саен район бюджетына саллы өлеш кертәләр һәм, иң мөһиме, үз гаиләләрен генә түгел, авылдашларын да даими эш белән...

    Сүзне иң беренче шуннан башлыйк: үз эшен башлаган һәркемгә күпмедер дәрәҗәдә тәвәккәлләргә туры килә. Элеккеге колхоз остаханәсен сатып алу уена керү белән, Илдар күптән түгел әти-әниләре белән бергәләп, үзе дә тырышып өлеш кертеп алган 3 бүлмәле фатирын сатарга теләве турында алар белән һәм әле яңа гына ярәшкән хатыны белән киңәшләшә. "Тәвәккәллә, улым, булдыра алганча без дә булышырбыз, эшең барып чыкса, фатиры да, башкасы да булыр", - дип беренче адымнарын ясаганда әнә шундый зирәк киңәш бирә аңа якыннары. Түгәрәк өстәл артында барысын да уртага салып сөйләшәләр: авыл кешесе дә сатып алырдай, сату базарында ихтыяҗ да булырдай нинди товар җитештерү кулайрак булыр - озак еллар КамАЗда коммерция бүлеген җитәкләгән әтисенең дә, бухгалтер булып эшләгән әнисе Сәмига апаның да тәҗрибәсе ярап куя. Үзе белән бергә Кама политехника институтын тәмамлаган хатыны Татьяна белән кабаттан бөтен мөмкинлекләрне барлыйлар. "Аларның ярдәме булмаса, мондый зур эшкә тәвәккәлли дә алмас идем", - ди Илдар.

    Узган ел март аенда Мус. Завод егетләре белән бергә бинаны капиталь төзекләндерүгә керешә яшь эшмәкәр һәм май аенда инде металл кисү, штамповкалау станокларын алып кайтып урнаштыра. Бүген пластик тәрәзәләр куелган яп-якты бинада һәр хуҗалыкта кирәкле металл эшләнмәләр: капка, ишек күгәннәре, келәләр, тоткалар, мебель өчен фурнитура ясыйлар. "Товарыбызга ихтыяҗ зур, айныкы-айга сатылып бара. Шундый эшләнмәләр сату базарында да үз урыныбызны таптык дияргә була. Алга таба башка регионнарга да чыгарга исәп, - ди Илдар Равилович.

    Станоклар гөрелтесеннән кайнап торган цех буйлап барганда куәтле металл кисү станогы янында аерым туктала ул. Эшкә керешкән көннән бөтен эшне башлап йөргән ышанычлы ярдәмчесе, кечкенәдән бергә уйнап үскән авылдашы Данил Мәүләвиев белән якыннанрак танышабыз. Чаллыдагы техник һөнәр көллиятен тәмамлаган токарь егет дусты хәбәр салуга, ике дә уйламыйча, эшләгән җиреннән расчет алып, туган авылына кайткан. "Бер-береңне аңлап эшләүгә, яраткан эшең белән шөгыльләнүгә ни җитә! Ә саф һавалы авыл иртәсендә эшкә килүләре үзе бер бәхет," - ди егет, канәгать елмаеп. Бинаны саклауга алынган авылдашлары Рамил Гыйлаҗев, Фазыл Афзалов, ирле-хатынлы Илзирә һәм Валера Десятниковларга да эш булуга да ихлас сөенә ул. Халыкны эшле итү максатыннан тиз генә икенче бинаны да төзекләндергәннәр. Андагы компьютерлы программага көйләнгән плазма белән металл кисү, металл бөгү станокларын аеруча горурланып күрсәтте Илдар Фәссахов. 10 миллионга төшереп кредит алган. Минем сораулы-гаҗәпләнүле карашыма: "Эшебез әйбәт кенә бара, менә дигән коллектив тупланып килә, ерып чыгабыз, Аллаһы боерса", - дип җавабын да бирде. Ә мин 30га да җитмәгән бу егетнең ихтыяр көченә, чын ирләргә генә хас тәвәккәллегенә, үз-үзенә ышануына ихлас сокланып куйдым. Заманча станокларда эшләргә профессиональ операторларны да кызыксындырган ул. Шушы авыл егете Ринат Гыйлаҗев та кубарылып шәһәрдән кайткан, шәһәр белгечләре дә бик теләп эшләп йөри. "Хезмәтебезгә лаеклы итеп түли, көн саен вахта белән йөрибез, мөнәсәбәт бик яхшы, андый җитәкче белән эшләве дә рәхәт", - ди Чаллы егете Антон Ведерников. Шушы ук автобуста сөенә-сөенә көн саен эшкә килүче пенсионерлар - шәһәр заводларында эшләп лаеклы ялга чыккан тәҗрибәле штамповкалаучылар куәтләде аның сүзен. Чыннан да, бәхет төшенчәсен кем ничек аңлый бит: яшь эшмәкәр Илдар Фәссахов бер ел эчендә генә әнә күпме кешене эшле-бәхетле иткән, күпме кешене сөендергән. Шундый өметле киләчәкне күзаллап эш йөртүчән акыллы яшьләребезгә таянып яши бүгенге авыл.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: