Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тукайлылар кырларыннан үрнәк алып

Тукай районы Сәйдәшев исемендәге хуҗалык районда гына түгел, республикада да авыл хуҗалыгының игенчелек, терлекчелек һәм орлыкчылык тармаклары буенча алда бара. Сәйдәшлеләрнең орлыкчылык тармагы буенча эш тәҗрибәсе республика игенчеләренә үрнәк. Агротехник чараларны төгәл үтәү, кыр эшләрен үзвакытындла башкару һәм, иң мөһиме – җир куенына салыначак орлыкны дөрес итеп сайлау һәм үстерү, җыеп алынган уңышны  тиешле шартларда саклау югары дәрәҗәдә куелган.

Авыл хуҗалыгы
Зәрия Вәлиева

Быел «Сәйдәшев» исемендәге җитештерү кооперативының сөрүлек җирләренең 2452 гектарын иген уңышы били, шуның 624 гектарына көзге, 1828 гектарына язгы бодай чәчелгән. Бүгенгесе көнгә 750 гектар бөртеклеләр урып-суктырылган. Гектарыннан 45 центнер уңыш чыга. 
Чәршәмбе көнне район җирлегендәге «Сәйдәшев» исемендәге җитештерү кооперативында «Урып-җыю эшләрен оештыру, көзге культуралар чәчүне, туфракны төп эшкәртү һәм орлык салу эшләрен оештыру» дигән темага кыр форматындагы республика зона семинары булып үтте. 
Семинар-киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм министр урынбасарлары Дмитрий Яшин, Рафаэль Фаттахов, «Россельхозцентр»ның Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Виталий Новичков, «Татарстанның Элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Юрий Васильевич Еров, НПИ «Биопрепараты» ҖЧҖ директоры Римма Петровна Ибәтуллина, шулай ук 22 районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыклары һәм белгечләре, авыл хуҗалыгы техникасы белән сату итүче дилерлар катнашты.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Тукай районы хакимияте һәм авыл хуҗалыгы идарәсе, «Сәйдәшев» исемендәге җитештерү кооперативы, «Россельхозцентр» тарафыннан оештырылган  кыр форматындагы семинар-киңәшмә «Сәйдәшев» исемендәге хуҗалыкның өч мәйданында барды. 
Семинар-киңәшмә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре, белгечләр, галимнәрнең үзара тәҗрибә алмашу полигонына әйләнде.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин семинар киңәшмәне ачып Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровка сүз бирде. 
Министр чыгышын «Сәйдәшев» исемендәге җитештерү кооперативында басу-кырларның торышын бәяләүдән башлады һәм кыскача гына республикабызда урып-җыюның торышы белән таныштырды:
 – Вертолетта басу-кыр өсләрен әйләндек – бар җирдә тәртип. Күктән җиргә карагач бер генә нәрсә дә күз уңыннан читтә калмый. Хуҗалыкчыл, булдыклы җитәкче һәм үз эшенең остасы булган белгечләр, уңган игенчеләрнең хезмәте басуларыннан күренеп тора. Урып-җыю һәм җир эшкәртү эшләренең комплекслы оештырылганлыгын күреп күңел сөенә. Шунысын да әйтергә кирәк, бүгенге көннең иртәсенә (на утро сегодняшнего дня) республикабызда 1 млн 100  мең тонна уңыш җыеп алынды,  урып-җыю эшләрпе 19% ка башкарылды. Әле бу юнәлештә байтак  эш башкарасыбыз бар. Без, кимендә, 4 млн тонна уңыш алырбыз дигән өмет белән яшибез.  Бай эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, бер-береңнән уңыш серләренә төшенү өчен бирегә җыелдык. Көзге культуралар чәчү, орлыкчылык, җир эшкәртү эшләрен дөрес итеп оештыру буенча чыгышлар кабатланса да, белгәннәрдән өйрәнү артык булмый, – диде һәм семинар-киңәшмәне уздыруда өлеш керткән һәр кешегә рәхмәтен белдерде. 
Семинарда авыл хуҗалыгы хуҗалыгының игенчелек, орлыкчылык, җир эшкәртү тармагы буенча җитәкчеләр, белгечләр һәм галимнәр көзге культураларны чәчү, җир эшкәртү буенча агротехник чараларны дөрес куллану буенча күрсәтмә плакатлар кулланып чыгыш ясадылар. 
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фаттахов сыйфатлы һәм мул уңыш алуның нигезе – туфракны төп эшкәртү эшләрен оештыру буенча төпле киңәшләрен бирде. 
ТатНИИСХ-ОСП «ФИЦ КазНЦ РАН» җитәкчесе Рөстәм Низамов  һәм «Россельхозцентр»ның ТР филиалы җитәкчесе Виталий Новичков, «Агро-Альянс РИА» ҖЧҖ директоры Илдар Имамеев уҗым  культураларын чәчү сроклары һәм көзге чорда аларны карау-тәрбияләү ысуллары, булачак уңышка нигез салуның эш үзенчәлекләре хакында тәфсилләп сөйләделәр. 
«САС «Альметьевская»  ФГБУ директоры Мөхтәсим Маметов авыл хуҗалыгы культураларыннан тотрыклы уңыш алу өчен туфракның уңдырышлылыгын тәэмин итү һәм үсемлекләрне тукландыру мәсьәләләренә тукталды. 
«НПИ «Биопрепараты» ҖЧҖ директоры Римма Петровна Ибәтуллина туфракны саклау, басуларда уңдырышлылыкны күтәрү өчен биопрепаратлар белән җирне активлаштыру хакында тәфсилләп сөйләде. Семинар-киңәшмәдә катнашучы аграрийлар биредә НПИ «Биопрепараты» ҖЧҖ галимнәре белән бергә үткәргән тикшеренүләр белән таныштылар. «НПИ «Биопрепараты» ҖЧҖ директоры Римма Ибәтуллина: «Институт тарафыннан тәкъдим ителгән эшләнмәләр бөртекле культураларның уңдырышлылыгын арттыру һәм аларны үстергәндә чыгымнарны киметүгә юнәлдерелгән. «Биопрепаратлар» фәнни-җитештерү институтында оештырылган «уникаль гумус+ «биодеструкторы туфракка салам салу өчен файдаланыла, ул – аммиак селитрасы кертүдән ике тапкыр арзанракка төшә. Шушы ысулны кулланып тәҗрибә ясалган делянкада сабан бодае уңышы 36% ка артыграк чыга. Үсемлекләрне интеграцияләнгән яклау файдалы биотаны активлаштырырга, туфракка химик йөкләнешне киметергә һәм уңышны 25-45 проценттан да  күбрәккә арттырырга мөмкинлек бирә», – диде. Ягъни биопрепаратлар куллану минераль ашламалар куллануны киметүен ассызыклады
«Сәйдәшев» исемендәге җитештерү кооперативының төп байлыгы – үз эшен намус белән башкаручы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм, шуның белән беррәттән, куәтле техниканың булуы да. Полигондагы рәт-рәт булып тезелгән, куәтле һәм, әйтергә кирәк, акыллы техника – хуҗалыкның матиериаль-техник базасы нык булуын дәлилли. Туфракны эшкәртү, җирне чәчүгә әзерләү, чәчү агрегатларының булуы – заман таләбе. Игенченең эш шартиларын уңайлы итүдә, җитештерүчәнлекне күтәрүдә заман таләбенә җавап бирә торган авыл хуҗалыгы техникасының булуы мөһим роль уйный. Җитештерү кооперативы  директоры Марат Тәлгать улы Сафин семинар-киңәшмәгә җыелган коллегаларын чәчү агрегатлары белән таныштырды. 

Уңыш  сыйфатлы орлыктан тора
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар «Сәйдәшев» исемендәге хуҗалыкның инновацион делянкасына – сынау мәйданчыгына күчтеләр. Семинар-киңәшмәдә катнашучылар игътибарына 101 тәҗрибә делянкасында үстерелә торган бөртекле культураларның 64 сорты күрсәтелде, аларның 62 проценты ГСИ һәм КСИ уза, калганнары РФ Милли реестрына кертелгән. 
Тәҗрибә-сынау делянкасында «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе директоры Юрий Васильевич Еров чәчүлек җирләрне саклау һәм аның уңдырышлылыгын күтәрү, уҗым культураларын чәчү һәм эссе һәм коры һава торышы шартларында һәр хуҗалыкта (индивидуаль якын килеп) орлык сайлау стратегиясен булдыру, чәчүлек җирләрен технологик яктан әзерләү, көзге культураларны чәчү һәм аларны тәрбияләү  буенча башкарылырга тиешле чаралар хакында сөйләде. Ассоциация директоры Юрий Еров: «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе чирек гасырга якын вакыт республикада бөртекле культураларның яңа сортларын булдыру өстендә максатчан эшли. Ассоциация безнең климат шартларында югары уңыш бирә торган яңа сортлар булдыру өстендә эшләүче 15 институт белән хезмәттәшлек итә һәм бөртеклеләрнең 75 сортын үрчетә. Орлыкчылык тармагы белән шөгыльләнүче  37 хуҗалык белән эшлибез. Без Тукай районының «Сәйдәшев» исемендәге җитештерү кооперативы, «Ирек», «Гигант» хуҗалыклары белән хезмәттәшлек итәбез. Биредә үстерелгән орлыкның яхшы даны еракларга таралган. Безнең климат шартларына яраклаштырылган «Скипетр», «Поэма» сортлы уҗым  (көзге)  һәм «Бурлак»,  «Ульяновская 105» сортлы язгы бодай үзләрен уңай яктан күрсәтте. 
Татарстан Республикасында сыйфатлы, мул уңыш алу өчен һәр игенче үзеннән зур өлеш кертергә тиешлеген аңлап эшләгәндә генә басу-кырларыбыз тук башаклары белән сөендерер» дип тәмамлады сүзен орлыкчылык буенча бай эш тәҗрибәсе булган галим.  
Аннары аграрийлар Мерәстәге ындыр  табагында булдылар. Биредә җитештерү кооперативы директоры Марат Сафин урып-сугып алынган, ындыр табагына кайтарылган бөртеклеләрне киптерү, саклау шартлары хакында сөйләде. МИГ-60 орлык киптерү җайланмасының өстенлекле якларына тукталды.  
Шунысын да әйтергә кирәк, «Сәйдәшев» исемендәге җитештерү кооперативында күчмә фондтан әзерләнгән 400 тонна югары репродукцияле «Скипетр» сортлы көзге бодай сатуга әзерләп куелган. Быелгы уңыштан «Поэма», «Скипетр» сортлы көзге бодай сатуда әле бар.   
Республика районнары авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, КФХ җитәкчеләре катнашында узган республика зона семинар-киңәшмәсенең йомгаклау өлешендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров «Сәйдәшев» исемендәге җитештерү кооперативында хезмәт куючы җиде комбаинчыга һәм җиде комбаинчы ярдәмчексенә премия тапшырды.  Министр урып-җыю эшләрен уңышлы тәмамлау, көзге чәчү һәм орлык салуны уңышлы башкарып чыгу бурычын куйды. 
Кыр форматында узган семинар-киңәшмәдә катнашучы аграрийлар үзара тәҗрибә уртаклашуның кыр форматында уздырылуын – теория белән практика үрелеп баруын хупладылар. Җөмләдән, Иске Абдул авыл җирлегенең кунакчыл һәм матур булуына да басым ясадылар.
*** 
Иске Абдул авыл җирлегенә керүче Мерәс урамнары – тел белән ялап алынган сыман – һәр җирдә тәртип, пөхтәлек-чисталык. Яшеллеккә күмелеп утырган авыл урамы буйлап үткән кеше биредә яшәүчеләрнең үз җирлеген яратуын сизми калмый. Шушы якка килен булып төшкән һәм чын-чынлап шушы җирлек халкына хезмәт итүче – Иске Абдул авыл  авыл җирлеге башлыгы Резеда Хасият кызы Сафина үз карамагындагы биләмәләрне үз хуҗалыгыдай якын күрә. Авыл җирлегендә үткәрелгән республика семинар-киэәшмәсен оештыруда ул үзеннән биниһая зур өлеш кертте. Оста оештыручы авыл җирлегендә эшләп килүче мәдәният хезмәткәрләрен (китапханәчеләр, музей һәм клуб хезмәткәре) укытучыларны, балалар бакчасы тәрбиячеләрен үз тирәсенә туплый белүе белән дә мактауга лаек. Алар семинарга килүчеләрне каршы алу, кунакчыллык күрсәтү һәм эшлекле очрашуны мәдәни чаралар белән баетуда зур тырышлык куйдылар. 

  Рөстәм Зәкиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев