11 август 2022 яңалыклары
-
Тынгысыз җан
Һәр елны август аенда физкультурачылар һәм спорт сөючеләр бәйрәме билгеләп үтелә. Быел ул 13 августка туры килә. Гомерен спортка багышлаган кешеләр арабызда шактый. Шуларның берсе- Чулман аръягы төбәге милли спорт һәм уен төрләрен берләштерелгән “Батыр” исемле федерация рәисе Мәүлет Галимҗан улы Хисамиев. Ул җитәкләгән спорт федерациясе составына Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Менделеев, Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Тукай районнары ветеран спортчылары керәләр.
-
Тукайлылар кырларыннан үрнәк алып
Тукай районы Сәйдәшев исемендәге хуҗалык районда гына түгел, республикада да авыл хуҗалыгының игенчелек, терлекчелек һәм орлыкчылык тармаклары буенча алда бара. Сәйдәшлеләрнең орлыкчылык тармагы буенча эш тәҗрибәсе республика игенчеләренә үрнәк. Агротехник чараларны төгәл үтәү, кыр эшләрен үзвакытындла башкару һәм, иң мөһиме – җир куенына салыначак орлыкны дөрес итеп сайлау һәм үстерү, җыеп алынган уңышны тиешле шартларда саклау югары дәрәҗәдә куелган.
-
Дәүләт программалары үтәлә
Районыбызда республика һәм федераль программалар нигезендә башкарыла торган төзү, төзекләндерү буенча эшләр үз вакытында эшләнеп килә, дәвам итә.