Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тукай районында ВИЧ белән күбрәк яшь ир-атлар авырый

Кешенең иммун системасына дәвалап булмаслык зыян сала торган ВИЧ инфекцияле пациентларның бүгенге уртача портретына күз салсак, ул ир-ат, 30-39 яшьләрдә, социаль яктан яраклашкан, эш урыны бар һәм авыруны парентераль юл белән, ягъни шприц, инәләр, яисә кан аша йоктырган. Үзәк дәваханә табиб-инфекционисты Мәрьям Нурхәмитова әйткәнчә, 1989 елдан бирле Тукай районында 104...

Кешенең иммун системасына дәвалап булмаслык зыян сала торган ВИЧ инфекцияле пациентларның бүгенге уртача портретына күз салсак, ул ир-ат, 30-39 яшьләрдә, социаль яктан яраклашкан, эш урыны бар һәм авыруны парентераль юл белән, ягъни шприц, инәләр, яисә кан аша йоктырган. Үзәк дәваханә табиб-инфекционисты Мәрьям Нурхәмитова әйткәнчә, 1989 елдан бирле Тукай районында 104 пациентта ВИЧ инфекциясе табылган. Шуларның 35 проценты хатын-кызлар булса, 65 проценты ир-атлар. Яңа, Круглое Поле поселокларында, Бәтке авылында ВИЧ статусы уңай булган кешеләр бар. Гади караш белән авыру кешене танып булмый. Мондый кешеләр безнең арада йөрергә, алар безнең хезмәттәшебез, күршебез булырга мөмкин. Ләкин, белгечләр әйткәнчә, көнкүреш тормышта инфекция йогу куркынычы юк. Авыру бары тик кан аркылы, стерильләштерелмәгән шприцлар һәм җенси юл белән йога.

Башкарма комитетның ведомствоара комиссия утырышында җенси юллар белән күчә торган авырулар һәм ВИЧ белән көрәшү, аларны булдырмый калу чаралары турында сөйләштеләр. Узган 2017 елда Тукай районы дәваханәсендә ВИЧ инфекцияле 59 кеше исәптә торган. Чагыштыру өчен кайбер күрше районнар күрсәткечен дә китерәбез: Актаныш - 8, Мамадыш - 20, Минзәлә - 36, Менделеевск - 89, Зәй - 107, Алабуга - 184, Түбән Кама - 527 һәм Яр Чаллы шәһәрендә 1940 пациент. Әле 2015 елда гына Тукай районында авыручыларның яртысы ир-ат, яртысы хатын-кыз булса, 2016 елда ир-атлар 80 процентны тәшкил итә, узган елгы күрсәткеч - 62,5 процент. Яшь буенча да ВИЧ бүгенге көндә «яшәрә» бара. 2015 елда күпчелекне 40-49 яшьлекләр тәшкил итсә, 2016 елда инде барлык авыручыларның 60 проценты, ә 2017 елда 75 проценты - 30-39 яшьлекләр. Һәм алар арасында амораль тормыш рәвеше алып баручылар күп түгел. Шуңа күрә табиблар шәхси тормышта бик сак булырга, җенси партнерыңның ВИЧ-статусын сорауны норма итеп кабул итәргә куша. Ләкин, статистика күрсәткәнчә, инфекция күбрәк парентераль юл белән күчә. Бу очракта ВИЧ авыруларын профилактикалау наркотик матдәләр куллануны булдырмый калу чаралары белән тәңгәл килә. Күкрәк сөте белән авыру йоктыручы бала да бар Тукай районында. Барлыгы 3 яңа туган бала бүгенге көндә ВИЧтан дәвалану курсы ала. Күптән түгел Круглое Поле поселогыннан бер гаилә табиб-инфекционистка мөрәҗәгать иткән. Мәрьям Нурхәмитова әйткәнчә, ире дә, хатыны да гаилә җанлы кешеләр, эшлиләр, балалары бар. Ир-ат элек наркотик матдәләр кулланган булган, үзенең сүзләренчә, соңгы мәртәбә мондый очрак узган елны булган. Канның иммун функциясен тикшергәндә, бер миллиметр куб канда нибары 91 саклагыч күзәнәк барлыгы ачыкланган. Ә сәламәт кешедә саклагыч күзәнәкләр 800-1200 була, дип искәртте Мәрьям Фазыловна. Кеше үзенең ВИЧ инфекцияле икәнен беренче вакытта белми. Ул соңыннан, иммун системасы инде авырулар белән бөтенләй көрәшә алмаслык дәрәҗәгә җиткәч кенә табибларга мөрәҗәгать итә. Табиб-инфекционист үз практикасыннан тагын бер очрак сөйләде. Аның янына танышы килә һәм иренең сәламәтлегенә зарлана. Бу симптомнарны тыңлап торган табиб ВИЧка анализ бирергә киңәш итә. Һәм, чыннан да, әлеге шик дөрес булып чыга. Бүгенге көндә ул дәвалану курсы ала. Мәрьям Нурхәмитова шуны искәртә, әгәр кеше дәүләт тарафыннан бирелгән препаратларны үз вакытында дәваханәдән алып, дәвалану курсын үтәсә, кеше тулы тормыш белән яши, эшли, балалар үстерә ала. Ләкин, ВИЧ-статусы уңай икәнлеген белә торып та, дәваланудан баш тартучылар бар бүгенге көндә. Алар белән, әлбәттә, шәхси эш алып барыла, аңлатыла. Шунысын да әйтергә кирәктер, әлеге дәвалану препаратлары бик кыйбат, һәм ул дәүләт тарафыннан финанслана, ягъни пациент өчен түләүсез.

Комиссия утырышында ВИЧ авыруларын булдырмый калу өчен яшьләр арасында аңлату эшләре алып бару кирәклеген сөйләштеләр. Районның мәгариф, мәдәният сферасында үзәк дәваханә белгечләре белән берлектә флешмоблар, сыйныфтан тыш чаралар уздыру турында үзара килешенде. Шулай ук мәктәптә җыелышлар вакытында да әти-әниләргә әлеге авыру турында сөйләп, үз сәламәтлекләренә игътибарны арттыру киңәш ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев