Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Туган тел көне – районда яшәүче бар милләт вәкилләре өчен дә бәйрәм

Апрельнең 26сында - бөек Тукайның туган көнендә бар Татарстан халкы туган тел көнен бәйрәм итә. Бу - республикада яшәүче 115 милләтнең теленә, гореф-гадәтләренә, йолаларына хөрмәт тәрбияләү, аларны берләштерү көне дә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм республика җитәкчелегенең сәясәте бүген нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән. Безнең районда да бүген 20гә якын милләт...

Поселокта татар, рус, башкорт, чуаш, мари, мордва, үзбәк, грузин, курд, таҗик, казах, корея, украин халыклары, хәтта немецларга кадәр яши. Иң мөһиме - алар бер-берсен аңлый. Туры мәгънәсендә дә, күчерелмә мәгънәдә дә. Чит телләрне тулысынча аңлап бетермәүчеләргә үзара тату булулары ярдәм итә - бу арада бернинди киртәләргә урын калдырмый. «Милләтләр дуслыгын тагын да ныгыту, телләрне, йолаларны саклау максатыннан, поселокта «Татарстан - уртак йортыбыз» дип аталган фестиваль уздыра башладык. Анда без һәр халыкның милли киемен, гореф-гадәтләрен, милли кухнясын, кул эшләрен, мәдәниятен күрәбез. Фестиваль зурлап үткәрелә, ул бар поселокны берләштерә, уята. Гомумән, поселокта үткән һәр мәдәни чара әлеге максатны үз эченә ала», - ди мәдәният йорты директоры, мондый чараларны чын күңелен биреп оештырып йөрүче, халыкны туплап торучы Тамара Тузеева.

Җирлектә шулай ук халыкларның үз фольклор ансамбльләре эшли. Татарларны «Наз», русларны «Русский звон», керәшеннәрне «Айбагыр», украиннарны «Боровинок» коллективлары үзенә җыя. Соңгы икесенең әле оешканынына күп тә түгел, шулай да солистларны тупларга, үз репертуарларын булдырырга өлгергәннәр инде. Украинлылар, әйтик, үз телләрен, милләтләрен саклауга гаиләләре белән алынганнар. Фольклор коллективка апалы-сеңелле йөриләр, бертуганнарның әниләре дә биредә.

Безнең белән сөйләшүгә «Наз»лылар Тәнзилә Әхмәдиева, Наил Шәймиев, «Айбагыр»дан София Морозова, «Русский звон»нан Николай Самойлов, «Боровинок»тан Татьяна Сторожук һәм поселокта үткәрелүче чараларга һәрдаим иганәчелек ярдәме күрсәтүче шәхси эшмәкәр, таҗик милләте вәкиле Хуршед Муродов килгәннәр иде. Сорауны татарча бирсәң дә, русча әйтсәң дә рәхәтләнеп җавап бирәләр. Таҗикча сорасаң да каушап калмаслар иде, мөгаен. Чеп-чи рус милләтеннән булган Николай Самойловның бернинди акцентсыз татарча сөйләшүен күрү бөтенләй соклану тудырды. «Үзем генә түгел, балаларым да чиста итеп татарча сөйләшәләр. Дусларыбыз, күршеләребез татарлар. Бу милләтне бик хөрмәт итәм», - ди Николай Александрович.

Бу атнада туган тел көнен авылларда һәм район күләмендә зурлап үткәрәчәкләр. Шул исәптән, Кнәз җирлеге дә бу чарадан читтә калмаячак. 25 апрельдә исә туган тел бәйрәме республика күләмендә уздырылачак. Тантанада Президент Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туган тел көне