Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Төкле аягың белән, Яңа ел!

Яңа елга санаулы сәгатьләр, минутлар гына калып бара. Аны һәркем зур түземсезлек белән көтәдер, чөнки тоташ яллар, мул табыннар, туганнар белән очрашу - үзе бер куаныч. Яңа елны кем ничек каршылый? Шук Маймыл елыннан ниләр көтәләр? Бу сорауларга җавап эзләп, без берничә кешегә мөрәҗәгать иттек.

Район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов:

- Минем өчен, Яңа ел - гаилә бәйрәме. Гадәттәгечә, аны гаиләдә үткәрәчәкмен. Быел мине район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе итеп сайладылар. Яңа вазифа, ышанычны акларга тырышырмын. Беренчедән, бәйрәм уңаеннан, районыбызның барлык ветераннарына сәламәтлек, киләсе елга иминлек телим. Районда 12 меңгә якын өлкәннәребез гомер итә. Яңа елда барысына да уңышлар, гаилә җылысы, балалар ихтирамын теләп калам.

Теләнче Тамак авылының тернәкләндерү мәктәбе тәрбиячесе Роза Абдуллина:

- Яңа ел - шатлык-куаныч бәйрәме. Без гыйнвар ялларында гаиләбез белән бергә-бергә авылның чыршы бәйрәменә бик теләп чыгабыз, уеннарда актив катнашабыз. Ни әйтсәң дә, Яңа ел - иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе, без аны ел саен көтеп алабыз. Бергәләшеп, телевизор экраннарыннан Президент котлаганын тыңларга яратабыз. Әле бит гаиләбез белән бәйрәм тапшыруларын да карыйбыз. Киләсе елдан нәрсә көтәмме? Кече кызым Эльвина тугызынчы сыйныфны тәмамлый, аның имтиханнарын яхшы билгеләренә генә бирүен телим. Аннары һәрберебез дә яңа елдан яхшылыклар, имин көннәр көтәбез.

Иске Дөреш авылының мәдәният йорты директоры Янирә Әминова:

- Без мәдәният йорты хезмәткәрләре белән Яңа ел чыршысын инде әллә кайчан ук бизәп куйдык. Хәзер исә бал-маскарадка әзерләнәбез. Форсаттан файдаланып, бөтен авылдашларымны Яңа ел бәйрәмнәре белән ихлас котлыйсым килә. Бәхетле гомер итсеннәр! Ә үзем бәйрәмне һәрвакыт гаиләм белән каршы алам. Мин ел саен Яңа ел табынына тутырылган каз куям. Бу юлы да традицияне бозмаска исәп. Яңа елда, мәдәният өлкәсендә эшләүче кеше буларак, эшне тагын да җанландырырга максат куйдым үземә. Мәдәният учагы - халык белән аралашу урыны ул. Кайдандыр нидер көтеп ятып булмый, иҗади эзләнүләр кирәк!

Медицина көллияте студенты, Яңа-Байлар авылы кызы - Алия Асылмәрдәнова:

- Яңа ел уңаннан, көллияттә күңелле кичә уздырырбыз дип көтәм. Мин биергә яратам. Кыш бабай, Кар кызы белән рәхәтләнеп биермен дим. Яңа елга ниятем - сайлап алган һөнәремне ныклап үзләштерү. Матур хыялларым, алга куйган максатларым бар. Яңа елда шулар тормышка ашса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев