Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тикшерелгән һәрбер йортта диярлек электр чыбыклары төзек түгел

Татарстан Республикасында «Торак йорт-2016» операциясе бара. Әлеге чара кысаларында районыбызның социаль яктан уңышлы булмаган, күп балалы гаиләләрнең яшәү шартларын тикшерү максаты белән өч комиссия рейдка чыкты. Социаль яклау бүлегеннән хәбәр итүләренчә, районда барлыгы 434 күпбалалы һәм 26 уңышсыз гаилә бар.

Операция Лениногорск районының Иске Кувак авылында булган фаҗигадән соң игълан ителде. Анда шәхси йортта чыккан янгын нәтиҗәсендә биш бала һәм аларның әнисе янып үлде. Гаилә башлыгы - 47 яшьлек ир-атның 70-75 процент тәне пеште. Вафат булган балаларның туу еллары - 2005-2015 еллар. Өй утын белән җылытыла торган булган, аннан тыш, үзләре ясаган электр җылыткычлары кулланганнар. Балаларның әтисе бу төнне исерек хәлдә була, ә әниләре әле күптән түгел патронаж контроленнән алынган, дип язды интернет-басмалар. Хәзерге вакытта тикшерү комитеты янгынның сәбәпләрен ачыклый.

Тукай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге органы инспекторы Илнар Мифтахов, «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге башлыгы Светлана Шәехова, мәктәптән тыш эшләр үзәгенең башлык урынбасары Әлфия Шәйдуллина, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илнур Гәрәев авыл җирлекләренең башлыклары белән берлектә беренче көнне Теләнче Тамак, Останково, Иске Дөреш авылларында эшләделәр. Һәрбер йортта белгечләр электр чыбыкларын, электр җиһазларын тикшерделәр, мичләрнең торышына, җылыткычлар булу-булмауга игътибар иттеләр. Еш кына нәкъ менә электр чыбыклары төзек булмау, мичтән файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле янгыннар чыга.

Тикшерү вакытында күп кенә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозулар ачыкланды. Шулардан иң еш очрый торганы - аш бүлмәсе җиһазларының газ плитәсенә якын торуы. Таләпләр буенча, аларның арасы 10-15 см булырга тиеш. Тышсыз электр чыбыклары, дөрес тоташтырылмаган электр счетчиклары, иске, төзек булмаган мичләр, өйдә тәмәке тарту буенча кисәтүләр ясалды. Инспектор Илнар Мифтахов балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатты, аларга балалар өчен ясалган махсус белешмәләр өләште. Малай-кызлар кызыксынып тыңлап утырды, сораулар да бирде. Комиссия әти-әниләр белән дә лекцияләр үткәрде, аларга балаларын күзәтүсез калдырмаска, шырпы белән уйнауларын булдырмаска кушты. Әти-әниләр күрсәтелгән барлык җитешсезлекләрне төзәтергә сүз бирделәр. Комиссия моны тагын ике атнадан килеп тикшерәчәк. Операция 25 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, комиссиянең әле тагын күп кенә гаиләләрне, ялгыз яшәүчеләрне йөреп чыгасылары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев