Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Терлек азыгы әзерләү өчен иң кулай вакыт – үләннең үскәнен көтүдән мәгънә юк

Район хуҗалыкларында кышкы чорга терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 21 июнь иртәсенә район буенча 277 тонна печән һәм 32 тонна яфраказык әзерләнгән. Гомумән алганда, үләннәр 1943 гектардан артык мәйданда чабылган. Иң беренчеләрдән булып районда терлек азыгы әзерләүгә «Р Агро» предприятиесе кереште. Бүгенге көндә хуҗалык басуларындагы 1200 гектар люцернаның 330 гектары чабылган. Хуҗалыкта план буенча көненә 50-55 гектар мәйданнан яшел масса чабып алына.

– Терлек азыгы әзерләүгә 10 июнь көнне чыктык. Узган ел бер көнгә иртәрәк башлаган идек. Чабуга керешү сроклары бер булса да, бу елның уңышы, узган елныкы белән чагыштырганда, 30 процентка кимрәк. Дым җитәрлек, әмма азык культураларына җылы җитеп бетмәде. Салкын яз һәм җәйнең җылы килмәгән беренче яртысы үзенекен итте – үләннәрнең биеклеге 50-60 сантиметр гына. Аларның тагын да үсүен көтеп ятудан мәгънә юк. Терлек азыгы әзерләү технологиясе буенча, бу культураларны чәчәк бөресе чоры башланганчы чабып алырга кирәк, – дип аңлатып үтә хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов. 
Бүгенге көндә хуҗалык механизаторлары люцерна басуында эшлиләр. Нәзир Хөснетдинов Макдон комбайнында үләннәрне чаба, Александр Шәкүров чабылган яшел массаны әйләндерә һәм җыя. Фәрит Әхмәтов белән Николай Чернов печәнне пресслыйлар. Бүгенге көндә кышкы чорга терлек азыгы әзерләүдә шушы дүрт хезмәткәр эшли. «Өлгерәләр алар, терлекчелек тармагы өчен мөһим чорда тулысынча шушы дүрт егетнең осталыгына ышана алам», – дип мактады механизаторларын җитәкче. 
– Печән өсте өчен 27-30 градус җылылык кирәк. Шушы көннәрдә генә һава температурасы күтәрелде, моңа кадәр 17 градустан артмый иде. Люцернаның беренче катын печәнгә дип планлаштырабыз, бүгенгә 180 рулон печән әзер инде, – диде Ришат Хатыйпов.
Һава торышы мөмкинлек бирсә, люцерна чабуны иң күп дигәндә 10 июльгә кадәр башкарып чыгарга планлаштыралар хуҗалыкта. Алга таба 400 гектарлы кукуруз һәм 637 гектарлы берьеллык үлән басуына керергә ниятлиләр. Кышкы чорга терлекләргә хуҗалыкта 30 тоннадан артык бәйләмле печән әзерләнеп куелган.
– Күпьеллык үләннәрнең икенче катыннан яхшы уңыш көтәбез. Һава торышы гел салкын тормас, җәйге җылы көннәр дә килер дип өметләнәбез, – диде хуҗалык җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев