Якты юл
  • Рус Тат
  • “Татавтодор” район юлларында чокыр ямый

    Яз башыннан бирле "Татавтодор"ААҖнең Яр-Чаллы филиалы эшчеләре өлгер темплар белән район юлларын төзекләндерә. Узган атналарда Зәй районы чигеннән алып Чаллы борылышына кадәр, аннан соң Чаллы-Сарман трассасының Тукай районына караган участогында - кәгазь-катыргы комбинаты борылышыннан алып Сарман районы чигенә кадәрге юлда чокыр-чакырларны ямадылар. Бүгенге көндә Новотроицкое авылыннан Ташкичүгә илтүче 18 километрлы...

    Чокыр ямау дигәннән, шактый катлаулы һәм үтә дә мәшәкатьле эш икән. "Татавтодор"ААҖенең Яр Чаллы филиалы прорабы Ринат Вәлишиннан барысын да бөртекләп сораштырам. Башта минем кызыксынуга сәерсенебрәк караса да, ниятемнең ихласлыгына инанганнан соң үзе яратып сайлаган юл төзүчесе һөнәре турында да, чокыр ямау технологиясе хакында да тәфсилләп сөйләде яшь белгеч. Башта чокырлы урын фрезерланып, иске асфальт калдыкларыннан арындырыла, аннан соң махсус насос ярдәмендә һава өрдереп тулысынча чистартыла. Әле моның белән дә эш бетми: битум массасы белән эшкәрткәннән соң гына әлеге чокырга кайнар асфальт салына, аннан соң вальсировкалы каток белән тигезләнә. Карап торуга бөтен технологик таләпләр дә тайпылышсыз үтәлә, эшчеләрнең дә һөнәри осталыгына тел-теш тидерерлек түгел, һәркайсының тәҗрибәсе 5-10 елдан да ким түгел. Ә нигә соң безнең юллар бик тиз сафтан чыга, һәр язын-көзен чокыр ямыйбыз? Шул ук сорауны Ринат Мөдәррис улына бирәм. Ә ул бик мәгънәле итеп төзекләндерә торган участокның башына җыелып кычкыртып ашыктыручы машиналар төркеменә ишарәли һәм борчылу катыш чарасызлык белән: "Үзебезнең хезмәтебез өчен эчләр сыза. Әле ахыргача кипшенеп җитмәгән асфальт өстеннән, күргәнегезчә, берьюлы 10 ар автомобиль үтә. Технология ахыргача үтәлсен өчен чит илләрдә бит юлларны берәр тәүлеккә ябып торалар. Хәер, аларның мөмкинлекләре башка - анда запас полосалар бар. Ә без 5-6 сәгатькә дә юл хәрәкәтен туктатып тора алмыйбыз. Авыл кешесе басудан йөри алмый бит. Ә автомобиль хәрәкәте көннән-көн арта, юлларга басым бик зур. Аннан соң шушы ук юлдан зур йөк машиналары да, тракторлар да үтә. Һава шартларының төрле ел фасылларына күчкәндә кинәт үзгәреп торуы - әйтик, кичтән шыгырдатып катыру, ә көндезгә тулысынча җебетү дә асфальтның бик тиз җимерелүенә китерә. Менә шундый объектив һәм субъектив сәбәпләр шактыйга җыела. Шуңа күрә юлларның торышына игътибарлырак буласы, булганны саклыйсы иде", - диде. Тракторчы Риназ Хөснетдинов, кайнар асфальны чокырга җайлап салып баручы Файсал Фәйрушин да җитәкчеләренең сүзләрен җөпләделәр. Юлчылар тиз эшлиләр, Комсомолец поселогыннан Казиле борылышына илтүче юлны төзекләндерү белән беррәттән, берничә атна иң катлаулы участокта хезмәт куйганнар. Чаллы-Сарман трассасының Тукай районына караган өлешендә - Сарман районы чигеннән алып кәгазь-катыргы комбинаты борылышына кадәр 29 километр арадагы чокыр-чакырларны берничә бригада бергәләп ямаганнар. Ниһаять, шушы юлдан көн дә йөрүче шоферларның юл "газаплары" күпмедер вакытка һәм өлешчә кимиячәк. Өлешчә дип әйтүем юкка түгел: кәгазь-катыргы комбинаты борылышыннан БСИ борылышына кадәр совет заманыннан бирле капиталь төзекләндерү күрмәгән 3,8 километрлы җимерек участокны бүген дә төзекләндерергә җыенган кеше күренми. "Татавтодор" ААҖенең Яр Чаллы филиалы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Радис Вәсимов әйтүенчә, әлеге юл участогы Яр Чаллы шәһәре "Автомобиль юллары предприятиесе" муниципаль унитар предприятиесе карамагында, алар төзекләндерергә тиеш. Без шул ук сорауны предприятиенең җитештерү бүлеге башлыгы Эльза Сәфәровага бирдек. "Дистәләгән район халкы йөри торган Чаллы-Сарман трассасының бүгенге халәте безне дә борчый. Әлеге юлга өр-яңадан реконструкция үткәреп, көзгедәй асфальт юл төзү өчен миллиардлаган суммалар кирәк булачак, ягъни һәр километры кимендә 20-30 миллион сумга төшәчәк. Кызганычка каршы, әлеге юлны капиталь төзекләндерүгә ничә еллар инде акча бүленми. Тик юллар бөтенләй төзекләндерелми дигән сүз түгел бу. Әле соңгы елда гына 700 миллион сумлык чыгымнар тотып, Чаллы шәһәренең Тынычлык проспектын капиталь төзекләндердек. Анысына да бит 1970 елдан бирле реконструкция үткәрелгәне булмады. Ә Чаллы-Сарман юлында ел саен җәен чокырларны ямыйбыз, ягъни агымдагы төзекләндерү эшләре үткәрелә", - диде баш белгеч. Кызганычка каршы, әйтелгәннәр әлегә дөреслеккә туры килми. Кар китеп юллар ачылуга ике ай вакыт үтте, ә әлеге участоктагы чокырлар һаман шул килеш тора һәм юл көннән-көн ныграк җимерелә. Баш белгеч әйткән вәгъдә ямьле җәй көннәрендә үтәлер дип өметләнеп көтәсе генә кала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: