Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Татарстанда буран җомгага кадәр дәвам итәчәк

Татарстанда буран җомга көнне генә туктаячак. Киләсе атнага безне кабат карлы-буранлы һава торышы көтә. Синоптиклар җиткергән мәгълүматларга караганда, алдагы тәүлекләрдә кар явудан туктамаячак. Атлантик циклон тәэсире җомгага кадәр дәвам итәчәк. Шул сәбәпле көчле булмаса да буранлы көннәр хакимлек итәчәк. Узган тәүлектә генә дә Казанда айлык норманың 27 % күләмендә кар...

Татарстанда буран җомга көнне генә туктаячак. Киләсе атнага безне кабат карлы-буранлы һава торышы көтә.
Синоптиклар җиткергән мәгълүматларга караганда, алдагы тәүлекләрдә кар явудан туктамаячак. Атлантик циклон тәэсире җомгага кадәр дәвам итәчәк. Шул сәбәпле көчле булмаса да буранлы көннәр хакимлек итәчәк.
Узган тәүлектә генә дә Казанда айлык норманың 27 % күләмендә кар яуган. Норма буенча 30 сантиметр тиешле кар катламы хәзер 50 сантиметрдан артып китте.
Киләсе атна башында кабат атлантик циклон керүе көтелә. Бу кар яву ихтималы зур дигән сүз.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев