Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай районының Биклән авылында яшәүче сугыш ветеранына медаль тапшырды (фото)
Бүген, 21 февраль көнне Кремльдә Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел "юбилей медальләрен тапшырды. Тантанага Тукай районынан Биклән авылында яшәүче Шәйхлислам Халик улы Кәримов барды. Шәйхлислам ага 1944 елны Кызыл Армия сафларына хезмәт итәргә китә. Мәскәү янындагы Сокольники шәһәрендә элемтәче һөнәрен үзләштерә. Армиядә...
Бүген, 21 февраль көнне Кремльдә Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел "юбилей медальләрен тапшырды. Тантанага Тукай районынан Биклән авылында яшәүче Шәйхлислам Халик улы Кәримов барды.
![]() |
![]() |
Шәйхлислам ага 1944 елны Кызыл Армия сафларына хезмәт итәргә китә. Мәскәү янындагы Сокольники шәһәрендә элемтәче һөнәрен үзләштерә. Армиядә 354 Запас укчылар полкында элемтәче булып хезмәт итә. Кутаиси шәһәрендәге сугышлардаа катнаша, Украина, Белоруссияне үтә. 1945 елны " Хөкүмәт элемтәсенең 6 Линияле Аерым полкы" элемтәчесе була.
"Татар-информ" МА хәбәр итүенчә, Рөстәм Миңнеханов ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. "Ватанны саклаучылар көнендә без күп милләтле илебезне тышкы һәм эчке куркынычлардан саклаучыларны хөрмәтлибез. Каһарманнарны искә алабыз, ата-бабаларыбызны зурлыйбыз", - дип билгеләп үтте ТР Президенты. Аның сүзләренчә, Россия тарихында Ватанга тугрылыклы хезмәт итүгә мисаллар бик күп. Әмма иң күп батырлыклар Бөек Ватан сугышы елларында кылынган.
![]() |
![]() |
Илледән артык ветеран медальгә лаек булды. Алар арасында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов; ТР Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев; ТР Элеккеге балигъ булмаган фашист концлагерьлары тоткыннары иҗтимагый оешмасы рәисе Рәхилә Габдуллина; "Бөек Ватан сугышы ветераннары - блокадада калган Ленинградта яшәүчеләр" Казан шәһәр иҗтимагый оешмасы рәисе Антонина Рухлова бар. Шулай ук инвалидлар, сугышта катнашучылар, тыл хезмәткәрләре, концлагерь тоткыннары, хәрби хезмәткәрләр дә билгеләп үтелде.
Чара истәлеккә фотосурәткә төшү белән тәмамланды.
![]() |
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 май 2022 - 16:32"Куркынычсызлык каешы" профилактика чарасы башланды Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт инспекциясе 2022 елның 25 маеннан 31 маена кадәр бөтен Республика буенча "Куркынычсызлык каешы" профилактика чарасы башлануын игълан итә. Чараның максаты – машина йөртүчеләрнең куркынычсызлык каешларын куллануын ачыклау һәм башка административ хокук бозуларны булдырмау, кисәтү.6200
-
25 май 2022 - 16:30Юл билгеләрен өйрәнәләр Татарстан авыл китапханәсендә "Юл билгеләре илендә"дип исемләнгән чара узды. Балалар юл билгеләрен һәм юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнделәр. Дәрес барышында презентация күрсәтелде, шулай ук балалар юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, юл билгеләрен өйрәнделәр.5400
-
25 май 2022 - 16:28Сабантуйга кайсы артист киләчәк? Тукай муниципаль районы Сабантуена әзерлек дәвам итә. Быел бәйрәмгә Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев киләчәк. Җырчы тукайлылар, Сабантуе кунаклары өчен махсус программа әзерли.5000
-
25 май 2022 - 16:28Мәктәп ашханәләре төзекләндерелә Быел Тукай муниципаль районында авыл мәктәпләре ашханәләрен ремонтлау һәм яңа җиһазлар алу программасы нигезендә өч мәктәпнең ризык әзерләү блокларын төзекләндерәчәкләр.5100
-
25 май 2022 - 16:26Безнекеләр дә бүләк алды Мөслимдә авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе үтте. Анда Тукай районы делигациясе дә катнашты . Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.4900
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.5200
-
24 май 2022 - 13:01Гомеренең иң бәхетле чоры Бордыбаш авылында яшәүче Тәскирә Мәүләветдинова балачактан ук тормышның ачысын-төчесен татыган, яшьли тол калып тормыш арбасын ялгыз тарткан, өч баласын тәрбияләп зур тормыш юлына чыгарган баһадир ханым. Гомеренең яшьлек чоры, көчле вакытлары, олыгаю еллары эш, тормыш мәшәкатьләре белән узган. Бүгенгесе – бәхетле.16400
-
24 май 2022 - 12:39Мәдәният өлкәсендә - 41 ел Гөлбостан апаны мин китапханә дә эшләгәндә үк белә идем.Ул безгә кызыклы, магыктыргыч кичәләр оештыра иде.Китапка мәхәбәтне дә Гөлбостан апа уяткандыр безгә.Шуӊа да миндә китапханәче хезмәтен сайладым.Ул миңа китапханәчеләр бүлегендә укыганда да узенең кинәшләрен бирә иде.Аӊламаган сорауларым булса тизрәк Гөлбостан апага шалтырата идем.Ул миңа һәр сорауны җентекләп–җентекләп аңлата иде.15100
-
24 май 2022 - 10:42Тылсымлы сәнгать дөньясы Якшәмбе, 22 май көнне Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда районның балалар сәнгате мәктәбенең 35 еллык юбилее уңаеннан зур бәйрәм концерты узды.12000
-
2 ноябрь 2021 - 13:55Ролик к финалу районных игр КВН «Тукаевский движ…!»
-
12 май 2022 - 10:54Бәрәңге шәңгәсе Ачы камыр рецепты: 200 гр сөт, 200 гр җылы су, тоз, 3-4 кашык май, 1 аш кашыгы шикәр комы, он, чүпрә.17900
-
1 апрель 2022 - 13:53Тәмле прәннек рецепты Өйдә әзерләнгән прәннек үзенең йомшаклыгы һәм тәмлелеге белән аерылып тора. Әйдәгез, әлеге ризыкны пешерергә өйрәник әле. Безгә кирәк булачак: 0,5 стакан катык, 6 аш кашыгы каймак, 5 аш кашыгы көнбагыш мае, 2 йомырка сарысы, 0,5 ст шикәр комы, ванилин, бераз тоз, 5 г разрыхлитель, кирәгенчә он. Крем өчен: 2 йомырка агы, шикәр комы.56200
-
20 май 2022 - 09:12
-
20 май 2022 - 09:11
-
20 май 2022 - 09:10
-
25 май 2022 - 16:15Соңгы кыңгырау чыңыБу атнаның кояшлы чәршәмбесе Тукай районы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңы белән истә калды. Быел 9 нчы сыйныфны – 304, 11нче сыйныфны 75 укучы тәмамлады.5500
-
23 май 2022 - 14:29Тукайлылар - Изге Болгар җыенында 21 нче май көнне Изге Болгар җирендә зур җыен үтте. Ул быел Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам дине кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде.19900
-
23 май 2022 - 11:46“Яр Чаллы – Түбән Кама – Иштирәк” автомобиль юлында капиталь ремонт эшләре старт алды Республикада «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча юлларны төзекләндерүгә зур игьтибар бирелә. Ремонт эшләре быел да дәвам итәчәк.17200
-
22 май 2022 - 09:50Гарантия фонды эшкуарларга ярдәм күрсәтә Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды ел башыннан бирле регион бизнесына якынча 700 млн сумлык 170 поручительлек бирде. Татарстан эшкуарларына бирелгән йөкләмәләр бизнеска 2 млрд сумга якын заем акчаларын җәлеп итәргә ярдәм итте.16900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика