Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Сугышта – герой, тынычта – алтын куллы төзүче

Бөек Ватан сугышы ерагайган саен, ветераннарның да сафлары сирәгәя бара. Бүген районда барлыгы 77 ветеран яши. Менә 68нче тапкыр күз яшьләренә буылып алар Җиңү язын каршылый. Болай да истән чыкмый бимазалаган, төшләрдән китми интектергән ул дәһшәтле елларның авыр хатирәләре бу көннәрдә кабат яңара, яралы йөрәкләр тагын бер кат сулкылдый. 77...

Сугыш башлану турындагы йөрәкләрне өтеп алырлык ачы хәбәр туган авылы Ташкичүгә килеп ирешкәндә Тависка 14 кенә тулган була әле. Хәрби хезмәт яше җиткәнче Мусабай Завод авылында колхозда эшли егет. 17сенә аяк басуга ук армиягә чакыру ала. Сугышка китәсе егетләрне башта 15 көн үз җирлекләрендә әзерлиләр, аннары Биклән, Бәтке авылларында, Чаллы хәрби комиссариатының үзендә өйрәнүләр узалар. Кышка кергән буранлы салкын көндә бер төркем егет җәяүләп Чаллыдан Бөгелмәгә кузгалалар. "Үзебез белән запас чабаталар алган идек. Барып җиткәнче өч киемне туздырдык", - дип искә ала бүген ветеран сугыш юлына аяк баскан беренче көннәрен.

Фронтта Тавис Фәрхетдинов Польша җиренә эләгә. Озак та тормый, сугыш бетте дигән хәбәр дә килә анысы. Ләкин атышулар моның белән тәмамланмый әле. "Ул вакытта үзебезнең сатлыкҗаннар белән көрәштек. Урманнарда качып ятучылар белән шундый атышулар 1947 елга кадәр дәвам итте", - дип сөйли Тавис Харрас улы. Аннары самолетларга ягулык салучы булып авиация полкында хезмәт итә ул. Шулай итеп, 1944 елда армиягә киткән егеткә солдат итеген сигез еллап кияргә туры килә әле. Ул вакыт эчендә бер мәртәбә отпускка да кайтып килергә өлгерә. Дөрес, ун көнгә бирелгән ялның күп өлеше юлда үтә. "Можга станциясеннән тагын Ташкичүгә кадәр җәяү атларга туры килде, ун көннең җидесе шунда узды", - дип искә ала ветеран.

Хезмәт вакытында ике мәртәбә үлемнән кала. Кышның үзәккә үтәрлек салкын җилле көне. Тавис сугыш кирәк-яраклары куелган склад янында сакта тора. Туктарга ярамый, гел йөреп торырга кирәк. Хәл алыйм дип, берничә мизгелгә туктавы була - ата башлыйлар. Шинеленең итәгенә тия, туналып бетә - Тависка зыян булмый, исән кала. Икенче очрак самолет каравыллаганда була. Таң атып килгәндә аэродром эченнән чит берәүнең атлаганын күреп ала сакчы. Андый вакытта ике тапкыр кисәтү ясагач та тукмаса, территориягә рөхсәтсез кергән кешегә атарга куша торган булалар. "Көтелмәгән кунак" үзе дә сакчыга мылтыгын төзи, Тавис та. Егетнең бәхетенә, әлеге адәм атарга өлгерми.

Хезмәтен исән-имин үтеп, 1952 елның гыйнварында туган авылына әйләнеп кайта Тавис. Башта шәһәрдә вербовщикка язылып, Уралга шахтага китә. Аннары Чаллы ягында зур төзелеш башлана дип, туганнары егетне чакырып кайтаралар. 1953 елда төзелеш оешмасына эшкә урнаша. Круглое Поледа эшчеләр өчен бараклар корудан башлыйлар. Тавис ага бүген горурланып үзен поселокның беренче төзүчеләренең берсе дип әйтә ала. Шулай ук кранда эшли, юллар төзү оешмасына да шактый гомерен багышлый.

1954 елда егет гаилә кора. Хатыны белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүген олы һәм кече кызы Яр Чаллы шәһәрендә яши, уртанчысы Мәскәүдә. Инде үзләре дә олы яшьтәге кешеләр. Оныкларым да күп, ике оныкчыгым бар, ди Тавис ага. Кызганыч, хатынын гына моннан унбер ел элек җир куенына иңдерергә туры килә аңа.

Бүген Тавис ага үз куллары белән җиткереп чыккан иркен өендә берүзе гомер кичерә. Дөрес, балалары ялгызлыкта калдырмый анысы. Җае чыккан саен кайтып хәлен беләләр, ярдәм итәләр. Телефоннан сөйләшү генә бераз авыррак - тугызынчы дистәне ваклап килгәндә колаклар да начар ишетә икән шул.

Ә иркен өенә, күңел җылылыгы биреп эшләнгән андагы матурлыкка шаккатарлык. Бик сирәк йортларда гына була торган бизәкле тәрәзә кашагаларына, капкалар, коймаларга сокланмый үтүче юктыр, мөгаен. Сарайлар, ишегалдындагы башка әйберләр биредә нык куллы хуҗа яшәгәнен күрсәтеп тора. Ә өй эчендәге җиһазлар тагын... Шкафлар, урындык-өстәлләр - барысы да Тавис аганың үз кулы белән эшләнгән. Ни дәрәҗәдә оста куллы төзүче булган ул. Бу йорты үзе өчен төзегән өйләренең икенчесе икән. Башта өч еллап гаиләсе белән баракларда яшәгәннәр. Аннары йорт салып чыкканнар, вакыт узгач, яңасын төзегәннәр. "Монысы газета өчен түгел инде - безнең урамда гына минем кул аша үткән тугыз өй бар, ә болай унсигезләп йорт салуда катнаштым", - ди ул үзенә бер горурлык һәм тыйнаклык белән.

"Хатирәләрне яңарта башласаң, искә алып бетерә торган түгел. Гомер юлы бик озын кебек тоела. Ә икенче яктан карыйсың - әйтерсең, бер мизгел. Әле кичә генә фронт юлларын үтеп кайтып килеш иде - 70 елга якын вакыт сизелми дә үткән", - ди бүген ветеран, моңсуланып. "Иң мөһиме - заяга үтмәсен. Сезгә дә, балалар, шундый игелекле гомер телим", - дип, бизәкле капка баганасына сөялеп безне озатып кала ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бљек Ватан сугышы ветераны