Сугыш еллары балалары һәм тыл ветераннары дәүләттән аерым ярдәм сорый
Районда Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган бәйрәм митинглары 8 май көнне башланып китте һәм һәр авылда зурлап уздырылды. Сәмәкәйдәге митинг та, гадәттәгечә, истә калырлык, күңелләрне кузгатырлык итеп оештырылган иде. Тик бер генә нәрсә үкенечле - бәйрәмгә килгән ветераннарның саны гына елдан-ел күзгә күренеп кими. Әле берничә ел элек кенә биредә...
Районда Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган бәйрәм митинглары 8 май көнне башланып китте һәм һәр авылда зурлап уздырылды. Сәмәкәйдәге митинг та, гадәттәгечә, истә калырлык, күңелләрне кузгатырлык итеп оештырылган иде. Тик бер генә нәрсә үкенечле - бәйрәмгә килгән ветераннарның саны гына елдан-ел күзгә күренеп кими. Әле берничә ел элек кенә биредә алар шактый иде. Быелгы тантанага нибары берсе - 89 яшьлек Мансур Гәрәев килә алды. Авылда яшәүче 94 яшьлек Ибраһим Сөләйманов, 89 яшьтәге Мөнәвир Салихов бәйрәмне өйләрендә генә каршылады.
Митингта катнашучыларны Сәмәкәй авыл җирлеге башлыгы Зиннур Сәгыйтов, «Ирек» хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев, район хакимияте исеменнән «Якты юл» газетасы баш мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева, мәктәп директоры Миргасим Галимҗанов, Сәмәкәй ветераннар советы җитәкчесе Гөлфирә Петрова җылы котлады. Алар үзләренең чыгышларында җиңү яулаган, илне җимереклекләрдән торгызган буын вәкилләренә олы рәхмәтләр, җылы теләкләр җиткерде. Сугыш елларында фронт тоткан өлкәннәр ул елларның авырлыгын, күз яшьләрен сөртә-сөртә искә алды.
- Сугыш башланганда миңа 13 яшь иде. Ач-ялангач килеш «Фронт өчен, җиңү өчен!» дип эшләдек. Ныгымаган иңнәргә күтәреп орлык ташу, урак уру калмады, колхозда бар авыр эш бала-чага, карт-коры җилкәсенә төште, - дип сөйләде Фаягөл Хәертдинова. - Хәзер барыбыз да олы яшьтә, ярдәмгә, кайгыртуга мохтаҗ. Беркайчан да үзебезгә аерым караш сорамадык. Бу ил белән килгән кайгы иде, без аны ил белән җиңдек. Әмма инде хәзер тыл ветераннары, сугыш еллары балалары да бик аз калып бара. Аларга дәүләттән ярдәм булсын иде.
Хезмәт ветераннары Рәүфә Хиҗалова, Гайнелҗинан Хәйретдинова да үз чыгышларында шушы фикерне әйттеләр. Митингта чыгыш ясаучыларның барысы да диярлек бүген Украинада барган вакыйгаларга борчылуларын белдерде. Фашизм яңадан баш калкыта - бу зур фаҗига. Күкләр аяз, илләр имин булсын, сугышлар кабатланмасын, дип теләде һәркем.
Митингта катнашучылар сугыш корбаннарын бер минут тын калып искә алдылар. Сәмәкәй мәктәбе укучылары бик матур музыкаль композиция әзерләгән иде. Авылның уртасында ук урнашкан һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре салынды. Балалар күккә тынычлык символлары - ак күгәрченнәрне очырды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 май 2022 - 14:38Лаеклы бүләк Тукай районының хакимиятендә узган дүшәмбе киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык төлек министры Марат Җәббаровның рәхмәт хаты белән Тукай районының Калинин исемендәге колхозында, аннары Ворошилов исемендәге совхозында, соңырак «Чаллы яшелчәсе» акционерлык җәмгыятендә зур көч куеп, зур уңышларга ирешкән, 2021 нче елга кадәр район ветераннар hәм инвалидлар оешмасын җитәкләп, шуннан лаеклы ялга киткән Галимҗан Зарипов бүләкләнде.5400
-
17 май 2022 - 14:30Ак халатлы апам Пандемиядән соң илдә урнашкан вәзгыять күп һөнәр ияләренең кадерен белергә өйрәтте. Шуларнын берсе шәфкать туташлары.5301
-
17 май 2022 - 14:29«Безнең авыл хәбәрчесе» бәйгесе тәмам, җиңүчеләр билгеле! «Якты юл» (Светлый путь) газетасы редакциясе «Безнең авыл хәбәрчесе» исемле бәйге игълан иткән иде. Безгә авыллардан бик күп кызыклы язмалар, матур хәбәрләр килеп торды. Гади хезмәт кешесе, данлы гомер юлын үткән ветераннар турында да хәбәрчеләребездән язмалар алдык. Шттаттан тыш корреспондентларының язмалары газетабыз битләрендә урын алды, укучылар тарафыннан яратып кабул ителде. Бәйгедә катнашкан барлык хәбәрчеләребезгә рәхмәт әйтәбез, киләчәктә дә әле мондый иҗадый конкурслар булачак, дип ышандырабыз.9401
-
17 май 2022 - 10:53Язның бер көне елны туйдыра Яңгырлы көннәр язгы кыр эшләренә комаучау итә. Дүшәмбе көнне узган киңәшмәдә дә районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов та бу хакта ассызыклап әйтеп үтте.9300
-
17 май 2022 - 10:34Матур гаилә – авылым күрке Гаилә ул – һәрберебез өчен тормышта иң мөһиме. Гаиләдә җаваплылык, кайгыртучанлык, бер береңне хөрмәт итү кебек хисләр тәрбияләнә. 15май - Халыкара гаилә көне уңаеннан китапханәдә авылыбызның үрнәк, милли җанлы, бар яктан да булдыклы Әхмәтҗановлар гаиләсе белән очрашу булды. Очрашу тирән эчтәлекле, җылы мөхиттә узды.5700
-
17 май 2022 - 09:27Исерекләр руль артында Бәйрәм көннәрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан Тукай районында спиртлы эчемлекләр кулланганан соң руль артына утырган 4 машина йөртүче тоткарланды. Шуларның икесе Тукай районында яшәүчеләр.4600
-
17 май 2022 - 08:34Юл һаләкәте булды 9 май көнне “Яр Чаллы-Водозабор-Боерган” юлында ике автомобиль "Лада Гранта"- "KIA Soul(Киа соул) катнашында юл-транспорт хәрәкәте вакыйгасы булды. 1982 елда туган "Лада Гранта" шоферы Боерган ягыннан Чаллыга таба хәрәкәт иткәндә юл йөрү кагыйдәсенең 1.3 пунктын бозып "обгон запрещён” билгесен санга сукмый каршы юлга чыга һәм KIA Soul (Киа соул) машинасы белән бәрелешә.4600
-
16 май 2022 - 16:49Урманнар чиста булсын өчен Тукай районында чистарту һәм яшелләндерү ике айлыгы дәвам итә. Авыл җирлекләрендә әледән-әле өмәләр оештырылып җыештыру эшләре булып тора, агачлар утырталар.11000
-
16 май 2022 - 15:53Өлкәннәр сынатмадылар Тукай районының “Алга” спорт комплексында һәм “Акчарлак” йөзү бассейнында район пенсионерларының X нчы спартикиадасы булып узды. Анда “өченче яшь” ягъни 70 тән узган өлкәннәр катнашты.10501
-
2 ноябрь 2021 - 13:55Ролик к финалу районных игр КВН «Тукаевский движ…!»
-
12 май 2022 - 10:54Бәрәңге шәңгәсе Ачы камыр рецепты: 200 гр сөт, 200 гр җылы су, тоз, 3-4 кашык май, 1 аш кашыгы шикәр комы, он, чүпрә.12500
-
1 апрель 2022 - 13:53Тәмле прәннек рецепты Өйдә әзерләнгән прәннек үзенең йомшаклыгы һәм тәмлелеге белән аерылып тора. Әйдәгез, әлеге ризыкны пешерергә өйрәник әле. Безгә кирәк булачак: 0,5 стакан катык, 6 аш кашыгы каймак, 5 аш кашыгы көнбагыш мае, 2 йомырка сарысы, 0,5 ст шикәр комы, ванилин, бераз тоз, 5 г разрыхлитель, кирәгенчә он. Крем өчен: 2 йомырка агы, шикәр комы.51300
-
14 май 2022 - 09:29
-
14 май 2022 - 08:27
-
16 май 2022 - 12:19Тукай районы суд приставалары яңа бинага кучтеШушы көннәрдә Тукай районында суд приставлары федераль хезмәтенең район бүлеге хезмәткәрләрен яңа бинага күчеп хезмәт итә башлаулары белән тәбрикләделәр. Заманча төзекләндерелгән бинада тантаналы чара Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, район прокуроры Айрат Галимарданов, хокук саклау органнары вәкилләре катнашында узды.13500
-
16 май 2022 - 12:19Тукай районы суд приставалары яңа бинага кучте Шушы көннәрдә Тукай районында суд приставлары федераль хезмәтенең район бүлеге хезмәткәрләрен яңа бинага күчеп хезмәт итә башлаулары белән тәбрикләделәр. Заманча төзекләндерелгән бинада тантаналы чара Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, район прокуроры Айрат Галимарданов, хокук саклау органнары вәкилләре катнашында узды.13500
-
16 май 2022 - 16:49Урманнар чиста булсын өчен Тукай районында чистарту һәм яшелләндерү ике айлыгы дәвам итә. Авыл җирлекләрендә әледән-әле өмәләр оештырылып җыештыру эшләре булып тора, агачлар утырталар.11000
-
16 май 2022 - 15:53Өлкәннәр сынатмадылар Тукай районының “Алга” спорт комплексында һәм “Акчарлак” йөзү бассейнында район пенсионерларының X нчы спартикиадасы булып узды. Анда “өченче яшь” ягъни 70 тән узган өлкәннәр катнашты.10501
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика