Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Үстергән бәрәңгеңнән бизнес ясыйм дисәң, аны юарга һәм төрергә дә кирәк әле

Кечкенә генә булса да, эшмәкәрлек – ул бизнес. Халыкны сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итүдә, товар әзерләүдә һәм хезмәт күрсәтүдә генә түгел, ә эш урыннары булдыруда, төбәкнең икътисади торышын үстерүдә шушы тармакның өлеше зур. Республика җитәкчелеге үз эшен башлап җибәрүче, бизнесын киңәйтүче, яңа юнәлешләр ачып җибәрүче эшмәкәрләргә ярдәм итү программалары тәкъдим итә. Яр Чаллы шәһәрендә Тукай районы эшмәкәрләре «Бизнес-десант» вәкилләре белән очрашып, гамәлгә керүче яңа программалар белән танышты.

Районда бюджетка кергән акчаларның 63 проценты кече һәм урта бизнеска туры килә. Эшмәкәрлекнең 43 проценты сәүдә өлкәсенә туры килә. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгатендә бизнес вәкилләренең бары 9 проценты гына шөгыльләнә. Дөрес, бу өлкәдә табыш тиз генә килми, ул күп тырышлык, көч һәм матди чыгымнар таләп итә. Шулай да азык-төлеккә, бигрәк тә сыйфатлы продукциягә ихтыяҗ беркайчан да бетмәячәк. Шуңа күрә республика бу өлкәне үстерүгә юнәлтелгән программаларны активрак кулланырга чакыра. Берникадәр туктап торган лизинг-грант та икенче елдан гамәлгә керәчәк. Бу бигрәк тә башлангыч эшмәкәрләр өчен файдалы. Беренче взносны түләмичә техника яисә эш җиһазы алу мөмкинлеге бар.
ТР икътисад министрлыгы һәм эшмәкәрлекне яклау фонды белән берлектә оештырылган «Бизнес-десант» семинары барышында шулай ук яңа программалар хакында да сүз булды. Мәсәлән, сәнәгать ипотекасы (Промипотека) ярдәмендә эшмәкәрләр җитештерү бинасына ия булалар. 500, 1000 яки 1500 квадрат метр мәйданлы цех тулысынча факторинг компаниясе хисабына төзелә. Эшмәкәр бинаны үз милке итеп рәсмиләштерә һәм банктан кредит ала. Залог урынына шушы ук бинаны кертә. Министрлык кредит ставкасын елына 5 процентка кадәр калдырып субсидия бирә. Әлеге программа турында тулырак район икътисад бүлегеннән һәм министрлыктан белешергә була.
Зур биналарга йөз тотмыйча, җирдә хезмәт итеп, шушы табыштан бизнес ясарга теләүчеләр өчен дә әлеге семинар файдалы булды. Бүгенге көндә һәрнәрсә сатыла. Семинарны алып баручы, үзе дә эшмәкәр Полина Рыдванская әйткәнчә, кеше хәтта йолдызлардан да акча ясый – астрология өлкәсендә акча әйләнеше елына 10 миллион сумга кадәр җитә. Ә менә авыл җирлегендә бәрәңге үстереп көн күрүче фермер ничек шушы күләмгә чыга ала соң? Беренче елны ул 10 капчык бәрәңге сатып табыш алса, икенче елны 100 капчык сата. Өченче елны 1000 капчык бәрәңгесен тотып кемгә сатарга белми утыра, чөнки таныш-белешләр шуның белән чикләнә. Бу очракта маркетинг ярдәмгә килә. Фермер махсус укулар уза һәм аңлый – бәрәңгене юсаң, әле тагын матур итеп төрсәң һәм ни өчен нәкъ шушы бәрәңгене алырга кирәк икәнен әйтеп күрсәтеп үз брендыңны ясасаң, бу бәрәңге алтын бәясенә күтәрелергә мөмкин икән бит. Фермер үзенең сайтын булдыра. Сайт ясау чыгымнарының яртысына субсидия бирелә. Шулай итеп, интернетта реклама кампаниясе башлап җибәрә, чыгымнарга оптимизация ясый һәм заказлар кабул итә. Ерактан килгән заказларны илтеп тапшыру өчен юл чыгымнары бик зур булырга мөмкин. Логистика буенча да субсидияләр каралган. Хәтта чит илләр белән хезмәттәшлек итү теләге булганда да эшмәкәрләргә ярдәм итү юллары бик күп. Бизнес белән шөгыльләнү генә аз, аны әле үзеңнең максатчан аудиторияңә күрсәтә белергә дә кирәк.
Бизнес инде эшли, эшчәнлек ниятләгән план буенча бара, ди. Һәр өлкәдә үзенең тикшерү органнары бар. Алар план буенча да, планнан тыш та, әледән-әле эшмәкәрләрнең эшчәнлеген контрольдә тоталар. Хезмәт барышында нинди тикшерүләр булырга мөмкин, кул астында нинди документлар булырга тиеш, кайсы очракта үзеңне ничек тотарга – болар хакында provbiz.ru сайтыннан белеп була. Шушында ук юристлардан консультация алу мөмкинлеге дә каралган.


Үз эшчәнлеген Калмаш авылында алып баручы, инде 22 ел бизнес белән шөгыльләнүче үз исемен әйтергә теләмәгән эшмәкәр сәнәгать ипотекасы программасы белән кызыксынды. «Мин республиканың төзелеш тармагына караган өлкәдә бизнес алып барам. Төрле программаларга чыгып караган булды, ләкин әле бүгенгә кадәр зур ярдәм күрмәдек. Һәркайда залог сорыйлар, эшмәкәрнең каян булсын андый милке. Шуның белән бик күп авырлыклар туа. Факторинг компанияләре, сәнәгать ипотекасы буенча программага керергә ниятебез бар», – диде эшмәкәр.
Эшмәкәрләргә файдалы булган телефон номерларын, кайсы программа буенча кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турындагы мәгълүматны исә газетаның рәсми сайтыннан табарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев