Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Сосновый Бор поселогында тиздән «Солнышко» балалар бакчасы ачылачак

Татарстан Республикасында 30га якын Президент программасы уңышлы гына эшләп килә. Узган атнада Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов әлеге программаларның берсе - «Балалар бакчалары төзү» программасы кысаларында Чаллыда яңа балалар бакчасын ачты. Гомумән, соңгы 5 ел эчендә Татарстанда, республика бюджеты исәбеннән, 200дән артык мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзекләндерелгән һәм ачылган, шуларның 118е...

Татарстан Республикасында 30га якын Президент программасы уңышлы гына эшләп килә. Узган атнада Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов әлеге программаларның берсе - «Балалар бакчалары төзү» программасы кысаларында Чаллыда яңа балалар бакчасын ачты. Гомумән, соңгы 5 ел эчендә Татарстанда, республика бюджеты исәбеннән, 200дән артык мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзекләндерелгән һәм ачылган, шуларның 118е - яңа.
Сөенечле вакыйга - сабыйлар өчен яңа балалар бакчасы тиздән районыбызның Сосновый Бор поселогында да булачак. Биредә, республика программасы кысаларында, тиздән 80 сабыйга исәпләнгән «Солнышко» балалар бакчасы сафка басачак.
Соңгы елларда бакча яшендәге балалар саны арту сәбәпле, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чиратны бетерү өчен ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының 2014 елның 30 сентябрендә бирелгән 65/р боерыгы нигезендә, агымдагы елда Шилнәбаш авылының «Тополек» балалар бакчасында өстәмә төркем булдырылды. Әлеге максатка республика бюджетыннан 1 млн 547 мең сум 66 тиен акча бүлеп бирелгән.
«Өстәмә төркем ачылу, әлбәттә, шатлыклы вакыйга. Ремонт эшләре инде тулысынча төгәлләнде. Бүгенге көндә җиһазлар кайтарту белән мәшгульбез. Яңа төркемгә киләчәк 3-4 яшькәчә 20 бала әлегә бакчаның башка төркемнәренә йөри», - ди бакча мөдире Наталья Заикина.
Тагын бер шундый өстәмә төркем Биклән авылының «Әллүки» балалар бакчасында 2011 елда ук ачылган иде. Анда бирелгән муниципаль бюджет акчаларына: 78 мең сумга җиһазлар һәм 120 мең сумга исәпләнгән ремонт эшләре башкарылган.
2013 елда Бәтке авылының «Аленушка» балалар бакчасында да өстәмә төркем булдыру ихтыяҗы туды. Шул сәбәпле бакчада республика акчалары хисабына 1,6-2,6 яшькәчә 26 балага исәпләнгән 10нчы санлы төркем булдырылды. Бакча мөдире Лилия Хәмидуллина әйтүенчә, сабыйлар өчен бар уңайлыклар да тудырылган «Тамчыкай» исемле төркемне ачуга җирлектә эшләүче оешма-предприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләр дә 243 143 сум акчалата ярдәм күрсәткәннәр.
Гомумән, соңгы биш ел эчендә ачылган яңа балалар бакчасы һәм өстәмә төркемнәр демографик ситуациянең уңай булуы һәм президент программаларының республикада уңышлы эшләп килүе хакында сөйли.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X