Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Соңгы кыңгырау – куанычлы да, сагышлы да

Бүген районның барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады. Бу бигрәк тә мәктәп тәмамлаучылар өчен аерылышу сагышы, якты киләчәккә өметләр белән сугарылган бәйрәм. Бу чәршәмбе санын әзерләгәндә, сишәмбе көнне, без Бәтке авыл мәктәбендә булып, XI һәм IX сыйныфны тәмамлаучы укучылар белән очраштык.

Мәктәп капкасын ачып керү белән, бәйрәм тантанасына әзерләнүче укучылар күзгә ташланды: кайсы асфальтка буяу белән матур бизәкләр ясый, кайсы мәктәпнең алгы ягын шарлар, төсле бантлар белән бизи. Мәктәп бусагасында безне укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Раушания Шаһимәрдәнова каршы алды.

- Бу елны мәктәпне унбер укучы тәмамлый. Ә IX сыйныфны 32 укучы, - дип сүзен башлады Раушания Әнвәр кызы. XI сыйныфта укучы Кристина Кузьмина алтын медальгә бара, имтиханнарын югары балларга бирер дигән өмет бар. Тугызынчылар арасында өч укучы үрнәкле аттестат алырлар, дип ышанабыз. Соңгы кыңгырау бәйрәменә бик күп кунаклар килер, дип көтелә. Бәйрәм линейкасына җыелган кунакларыбыз өчен театральләштерелгән тамаша, җыр-биюләр тәкъдим итәчәкбез, ә мәктәп тормышында иң актив булган уку алдынгыларына Мактау кәгазьләре биреләчәк. Бәйрәмнең беренче өлешеннән соң, актлар залында барлык мәктәп укытучылары һәм әти-әниләр өчен унберенчеләр әзерләгән концерт кичәсе булачак. Әлеге көн укучыларның да, укытучыларның да, әти-әниләрнең дә хәтерләрендә әле озак сакланыр, дип уйлыйм.

Актлар залында үзләренең сыйныф җитәкчесе Гөлфия Галәутдинова белән бәйрәмгә әзерләнүче XI сыйныф укучылары янына уздым. Яңа тормышка аяк басарга җыенган укучыларның һәрберсе белән сөйләшеп алырга, аларның уй-хисләрен белергә тырыштым.

- Минем өчен соңгы кыңгырау бәйрәме аеруча дулкынландыргыч, көтеп алынган бәйрәм. Иртәгә мәктәпкә әти-әнием, әбием һәм энекәшем киләчәк. Имтиханнарга әзерләнер өчен Чаллы шәһәренә барып, репетиторда шөгылләндем. Укытучыларыбыз Светлана Лысенкова һәм Гөлфия Галәутдинова белемебезне ныгытыр өчен күп тырыштылар. Мәҗбүри имтиханнардан кала, җәмгыять белемен бирәчәкмен. Әлегә уку йортын сайламадым, ләкин икътисад юнәлешендәге белгечлекне сайлармын бәлки, дип торам, - дип фикерләре белән уртаклашты Кристина Кузьмина.

- Мине күбрәк медицина өлкәсе кызыксындыра, уку йортын да әлеге кызыксынуыма карап, сайлап алачакмын. Химия һәм биология фәннәреннән югары баллар җыяр өчен минем белән Валентина Сметанина шөгылләнде. Аңа сабырлыгы, тирән белеме өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә, - диде Регина Газизова.

- Бер караганда, әлеге мизгелнең тизрәк җитүен көтәм. Имтиханнарны биреп, олы тормышка аяк басачакбыз, икенче яктан, унбер ел борчу да, шатлыкны да бүлешкән, инде туганлашып өлгергән сыйныфташларымны, тирән белем, төпле киңәшләрен биргән укытучыларны, балачак хатирәләрне саклаган мәктәбемне ташлап китәсе килми, - дип сүзгә кушылды Динара Галләмова. - Имтиханнарга килгәндә, дулкынландыра билгеле, сынау ни әйтсәң дә, сынау инде ул.

Калган укучылар кайсы медицина белән бәйле уку йортына, кайсы Казан шәһәрендә урнашкан энергетика университетына керергә өмет итә, кайберләре әле имтиханнар балына карап кына бер карарга килә алачакбыз, диләр. Ни генә булмасын, укучылар беравыздан мәктәпнең җылы кочагы, укытучылар биргән үгет-нәсыйхәт мәңге күңелләрдә сакланыр, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев