Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәмәкәй авылы мәктәбе биш кошчыгын очырды

Кичә районның һәр мәктәбендә Соңгы кыңгырау чыңлады. Чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның укытучылары һәм әти-әниләре өчен бу аеруча дулкынландыргыч мизгелләр. Аның шулай икәнен еллар узгач, тормыш дип аталган чиксез дәрьяның дулкыннары эчендә кайнаганда гына аңлыйсың. Ак бантлар таккан, ак канатлы алъяпкычлар, ап-ак күлмәкләр кигән, кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан укучыларның балкып торган күзләренә карап, мәктәп еллары ул бишектә тирбәлгән кебек кенә булган икән, дип уйлап куясың.

Сәмәкәй авылы мәктәбендә 46 укучы белем ала. 9нчы сыйныфны 5 укучы тәмамлады. Аларны алда дәүләт сынаулары көтә. Аннан соң инде һәркайсы үз сукмагыннан тормышка юл салачак. Әлфинә Аждер, мәсәлән, шәфкать туташы һөнәрен сайлаган. Аның исәбе Яр Чаллы медицина көллиятенә укырга керү. Айдаш Гыйззәтуллин исә автомеханика техникумына керергә тели. Алмаз Гыймаев та сыйныфташы белән бергә шул ук уку йортына документларын тапшырачак. Эмилия Никалина укуын Яр Чаллының 3нче мәктәбендә дәвам итәргә ниятләп тора. Ә мәктәпнең, Сәмәкәй авылының гына түгел, Тукай районының сандугачы, бик оста җырчы кыз Ләйлә Сөләйманова Яр Чаллы сәнгать көллиятенә укырга керү турында хыяллана.
Башлангыч сыйныф укытучылары Инзилә Шәмсетдинова һәм Сәет мәктәбендә укыткан Тәнзилә Хаҗиева хәзер инде җиткән кыз-егетләр булып басып торган укучыларның әле яңа гына 1нче сыйныфка аяк басуларын хәтергә төшерделәр. Ул елларда балаларга кытлык булып, 1нче сыйныфка бары бер бала – Айдаш кына керергә тиеш булган. Булачак сыйныф җитәкчесе уку елы якынлашканда Гыйззәтуллиннарга китә.
– Айдаш үзе дә, әнисе дә печәнгә киткән булганнар, өйдә юк иделәр. Бераз көтеп торгач, кайтып та җиттеләр. Мине күргәч, Айдашка: «Менә сине укырга алып китәләр, укытучың килгән», – дип әйттеләр. Ул бераз куркып та калды әле. Мине үзен хәзер үк алып китә дип уйлаган икән. Шулай итеп, Айдашка иптәш булыр дип, июль аенда гына 6 яше тулган Ләйләнең әти-әнисе белән сөйләшеп карарга булдык, – дип сөйләде Инзилә Фәйзелхановна.
Ләйләнең әнисе Рушания апа риза була. Шул арада авылга Эмилия күченеп кайта. Һәм алар өчәү булалар. Соңрак Әлфинә өстәлә, һәм 5нче сыйныфтан Сәет мәктәбеннән Алмаз килә.
Мәктәп директоры Миргасыйм Галимҗанов укучыларга һәрберсенә матур теләкләр әйтте, киләчәктә дә, туган мәктәпне онытмыйча, аларга белем нуры биргән укытучыларның йөзләренә кызыллык китермичә, чын кеше булып яшәүләрен теләде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соңгы кыңгырау Тукай районы Сәмәкәй

2
X